Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Diktant_texty_3.docx
Скачиваний:
0
Добавлен:
01.05.2025
Размер:
128.08 Кб
Скачать

9 Нчы сыйныф Диктант өчен текстлар.

Диктант № 1. Зур тойгылар.

(5-11 нче сыйныфлар өчен диктантлар җыентыгы. Казан, “Мәгариф”, 2001, 169 бит.)

Фазлый сугышны башыннан ахырына кадәр үз җилкәсендә күтәрде, солдатка кичерергә туры килгән барлык авырлыкларны үз башыннан үткәрде. Шунлыктан ул өйгә тәмам арып-талып кайтты. Иң авыры – ул сугышта бер аягын имгәтте. Исәбе – кимендә берничә ай ял итү иде. Ләкин элек- электән үк авыл эшенә күңел салган Фазлый, атна- ун көн үтү белән, үзендә ниндидер уңайсызлык тоя башлады, бөтен халык эшкә чыгып киткәндә, берүзе диярлек йорт арасында калу белән килешә алмый иде ул.

Шулай уңайсызланыбрак йөргән көннәрнең берсендә аңа йомышчы карт килде:

  • Исәнме, Фазлый туган! Мине рәис җибәргән иде. Бүген кич белән сәгать сигездә идарә утырышы була, аяклары бик авыртмаса , килеп китсә яхшы булыр, дигән иде.

“Кызыл таң”да күп еллардан бирле рәис булып эшләүче өлкән яшьтәге Сәлихҗан авылның иң акыллы ирләреннән берсе иде.

Ул утырышта авылның ничен үсәчәген, ничек ныгыячагын җентекләп сөйләде; чәчү әйләнеше, терлек азыгы мәсьәләләренә тукталды, яңа төзелешләргә кагылып үтте.

Бу утырыштан Фазлый, әллә ничек, зиһене ачылып, зур илһам алып кайтты. (151 сүз)

Бирем. Ирен гармониясенә сүзләр язарга.

Диктант № 2. (контроль) Урманда көзге яңгыр.

(5-11 нче сыйныфлар өчен диктантлар җыентыгы. Казан, “Мәгариф”, 2001, 169 бит.)

Урманның матурлыгын, мәгънәлелеген, акылын беләсегез килсә, аның эченә көзге вак яңгыр яуганда керегез.

Карт юкәләр, вак яңгыр тамчыларын үзләренә җыеп, акрын гына шыбырдашып утыралар. Әле яфрак бар, әмма инде соңгы атналар якынлаша. Каен инде, саргаеп, яфрак коя; яфрагын койган чыбыклары күксел-шәмәхә төскә керә бара. Бу вакытта авыл халкы аларны җыя һәм себерке бәйли.

Юеш киртәле печән кибәннәре, җиләк исе, хушбуй исе бәреп торган коры ылыс түшәлгән чыршы төпләре- барысы да көзне көтеп уйга калган. Шулар янында көз килүен тыңлап тору рәхәт тә, сагышлы да. Киләсе елда шулай күрешә алырбызмы? Без исән булырбызмы? Чыршы агай, сине йорт бүрәнәсенә дип кисмәсләрме? Ә сез, печән кибәннәре, киртә буена килгән биек аяклы, кара ахак күзле беркатлы поши малайларына, кызларына бездән сәлам әйтегез. Әй сез, чыбыклы юл буендагы чокырлар! Сезнең иңкүлектә уйнаган төлкеләргә әйтегез: сак булсыннар, аучы килүен сизми калмасыннар!

Вак яңгыр сибәли дә сибәли, ә йөрәккә шундый рәхәт. Кычкырып бер җырлыйсы, шушы гүзәл мәһабәтлеккә гимн җырлыйсы килә. (151 сүз).

Бирем. Икенче абзацны җөмлә кисәкләре ягыннан тикшерергә.

Диктант № 3.( “Сөйләм стильләре” темасыннан соң) Урман бизәге

(5-11 нче сыйныфлар өчен диктантлар җыентыгы. Казан, “Мәгариф”, 2001, 184 бит.)

Каен- туган илгә, җиргә бик тугрылыклы агач. Европа илләрендә, мәсәлән, аны гомерендә бер генә тапкыр да күрмәгән кешеләр күп. Ләкин, ни гаҗәптер, менә ул безнең ил туфрагын сайлаган.

Каен 300 елга кадәр яши. Урман агачлары өчен бу бик күп түгел. Әмма табигый шартларда каеннарга бу гомернең яртысын яшәргә дә насыйп булмый. Урманда аның хәтта 100-120 яшькә җиткәннәре дә бик сирәк очрый. Агачны акрын гына эчтән кимерә торган төрле гөмбә авырулары моңа сәбәп була. Каен суын яратучылар да бу авыруларны таратуга нык булышалар.

Язын рәхимсез кешеләр, балта белән кизәнеп, зифа каеннар тәнендә тирән яралар калдырып китәләр. Күз яшедәй эре, авыр тамчыларның җирдәге корыган яфракларга тамганы ишетелеп тора. Каен суының шифасы турындагы сүзләр, әлбәттә, күп тапкырлар арттырылган, күпертелгән. Яз көне каен агачындагы иң шифалы матдәләр аның яфракларында, бөреләрендә тупланган. Язга чыккач, менә шул ботаклардагы бөреләрне җыеп, аның төнәтмәсен әзерләү тамчылап каен суы җыюга караганда күп мәртәбәләр отышлырак.

Кайчакларда кибет киштәләрендә тезелеп торган банкаларда “Каен суы” дигән язуны укырга була. Дөресен әйткәндә, мондый эчемлекнең каен суы белән һичнинди уртаклыгы юк. (167сүз) (Ф. Вәлиев)

Бирем. Өченче абзацтагы ике җөмләгә тыныш билгеләрен аңлатырга.

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]