Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Diktant_texty_3.docx
Скачиваний:
0
Добавлен:
01.05.2025
Размер:
128.08 Кб
Скачать
  1. Мин шулай язгы җилгә әсәрләнеп басып торганда, агач башларында кошлар чыркылдаша башлады, тополь

Ботаклары хәрәкәткә килде: анда әллә ниткән ыгы- зыгы бар иде. (М. Мәһдиев). 2. Көн- төн җепшек кар ява. Үзәккә үтә торган төньяк җилләре сызгыра, шуңа күрә тоткыннар арасында авырулар, үлүчеләр күбәя бара.(Г. Әпсәләмов). 3. Язмышлары шактый охшаш булса да, сүзләре бәйләнә алмый аптыратты; мәктәп, авыл һәм туган- үскән яклары турында хәбәрләшеп алдылар. ( Р. Мөхәммәдиев). 4. Бер төркем очып китүгә, икенчеләре килеп төшә, ыгы- зыгы туктаусыз дәвам итә.(И. Гайфуллин). 5. Апрель аенда көннәр озая; яз килгәнне борыннары сизеп, җылы өннәреннән аюлар, бурсыклар баш калкыта. ( Г. Хәсәнов).6. Кич җитүгә, ояларында барысы бер җылы йомгак булып оешып йоклыйлар, ә Мирхәйдәр абзый аларга карап куанып йөри. (100 сүз) (И. Гайфуллин)

Диктант №8 (контроль) (“Ел буена үтелгәннәрне кабатлау” темасы буенча)

Җан авазы

( “Мәгариф”журналы, №4, 2010, 18-19 битләр)

Җир өстенә ап- ак карлар явып, көннәр суыткач, авылда каз өмәләре башланып китә. Ул чакның күңеллелекләрен сөйләп бетергесез... Яшь кызлар,килен-апалар, чиратлашып, өйдән өйгә каз өмәсенә йөри. Елның бары шушы фасылында гына һәр йортта күпереп торган мамык мендәрләр әзерләнә. Казлар да, салкыннар җитү белән үзләренең санаулы көннәрен сизенгәндәй, канат җилпеп, каңгылдашып, без белмәгән телдә бер-берләре белән гәпләшәләр. Бәлки, очып ерак- еракларга да китәрләр иде. Түшләре җиргә тиеп тәмам тулышып авырайган казларның уйлары нидә икән? Казлар бик сизгер, горур кошлар бит. Аларның хәтерләре дә яхшы.

Казлар дисәм, бала чагым искә төшә. Авылда иң күп каз безнеке була иде. Өч ояга кырык бишләп бәбкә. Барысы да көрән төстә. Кыр казларының күктән аваз салып кайтуларын күзәтергә ярата идек без. Аларны күрүгә, бер- беребездән уздыра- уздыра салам бөртекләре җыеп, казлар утырган ояга салабыз. Кыр казлары килгәндә, никадәр күп салам җыеп каз оясына салсаң, шулкадәр күп бәбкә чыга, имеш. (147 сүз)

Бирем. Аерып күрсәтелгән җөмләләрнең схемаларын төзергә, төрен билгеләргә.

8 Нче сыйныф Изложение текстлары

Изложение №1 Көзге бизәкләр

(Я.Х. Абдрахимова. Татар теленнән бәйләнешле сөйләм үстерү. 8-11. Казан, “Мәгариф”, 2005, 7-8 битләр)

Тыкрыкларның берсендә, Хуҗа Насретдин өе шикелле, авыш яктан терәтелгән бәләкәй генә агач йорт бар. Аның кыйшаеп беткән капкасы төбендә чәчәк сатучы Мортаза бабай утырган була. Әнә бүген дә ул шунда. Өстендә- озын җиңле ак күлмәк, җиңсез кыска бишмәт; башында- ямьшәеп һәм каешланып беткән түбәтәй. Калын кара кашларына һәм кәҗә сакалына чал йоккан.

Гөлшәһидә көн саен аңардан чәчәк сатып ала. Күпләп алмый, өч- дүрт тармак кына, иң матурларын сайлый ул. Дөресрәге, иртән акчасын түләп калдыра да чәчәкләрне кич кайтышлый кереп ала.

Гөлшәһидә Мортаза бабай белән ягымлы итеп исәнләште, хәлен сорашты.

- Ал да гөл минем хәлләр, кызым, - диде аңа каршы бабай.- Үзең әйбәт кенәме? Сиңа дигәннәрен алып та чыкмадым, өйалдында банкага утыртып калдырдым. Бүгенгеләре бигрәк матур, көнләшеп үзең чәчәк булырсың.

Гөлшәһидә елмайды. Әйе, бүген аңа нәкъ шундый чәчәкләр генә кирәк. Аның эчке сөенечен хәтта карт та сизеп алды.

- Бер- бер шатлыгың бармы әллә, кызым?- дип сорады.

-Үзем дә белмим әле, - диде Гөлшәһидә, кызара төшеп.- Бар шикелле.

Мортаза бабайлар чатыннан борылгач, хастаханә дә күренә. Әнә аның нык таш нигезгә утыртылган биек чуен рәшәткәсе. Рәшәткә буенда- яшел стена шикелле сәрви куаклары. Аларның башлары, рәшәткәдән аз гына биегрәк калдырып, тип- тигез кыркылган. Эчтәрәк юан-юан карама, өрәңге, каен агачлары. Аларның куе ябалдашлары киртләч- киртләч күтәрелгән яшел тауга охшый һәм бакча түрендәге өч катлы борынгы сары бинаны каплап тора. Өстән караганда хастаханә бинасы “Г” хәрефенә охшый. Әйтүләренчә, аның икенче канаты да салынырга тиеш булган. Әмма вакытында бу эш ниндидер сәбәпләр аркасында җиренә җиткерелмәгән, ә соңыннан инде картлар сүзе: калган эшкә кар ява.

Гөлшәһидә тимер капкадан бакчага керде. Кызу җәй көннәрендә биредә һәрвакыт күләгә була. Авырулар рәхштләнеп ял итәләр. Гөлшәһидә, туктап, “Көз” дигән бөек рәссамның бакчага салган биниһая бизәкләренә сокланып карап торды. Бу бакча бүген генә шулай искитмәле матур һәм купшы булмаган бит. Нигә ул моңа кичә яки аннан элегрәк көннәрдә игътибар итмәде икән?

Ул арада капка төбенә җиңел машина килеп туктады. Башына күгелҗем эшләпә, өстенә шундый ук төстә затлы пальто кигән кыска ак мыеклы, озын һәм төз буйлы бер кеше машинадан төште.Бу- профессор Әбүзәр Таһиров иде. Ул, эшләпәсен салып, Гөлшәһидәгә ихтирам белән баш иде. Уйга чумган хатын аны бик соң күрде һәм, үзенең илтифатсызлыгыннан шактый уңайсызланып:

-Сезгә дә хәерле иртә, Әбүзәр Гиреевич, -диде.

-Күрәм, сез көзге бизәкләргә хәйран, -дип елмайды профессор.- Ләкин көзнең матурлыгыннан ләззәт аласыгыз килсә- урманда йөрегез, Гөлшәһидә.(370 сүз) (Г.Әпсәләмов)

Изложение №2 Синең әниең

(З.Н. Хәбибуллина, И.Г. Гыйләҗев. Изложениеләр җыентыгы. Казан, “Мәгариф”, 2003, 98-99 битләр).

Равил сугыш елларында туды. Ашарга такы –токы, өйләре суык була торган иде. Сәрби апа салкын урынга башлап үзе ятып, Равилне үзенең өстенә сала, урынны шулай җылытканнан соң гына Равилне үз янына урынга яткыра иде. Үзе авырса авырды, Равилне авырулардан саклады. Үзе ач торса торды, Равилне ач итмәскә тырышты. Сугыш беткәч, Сәрби апаны Казан янындагы санаторийга дәваланырга җибәрделәр, аңарда ревматизм авыруы башланган иде. Ара әллә ни ерак түгел, Сәрби апа кай көннәрне улы Равил янына шәһәргә кайта иде. Ул елларда әле хәзерге кебек муллык юк. Өйдә улыма ак булка эләкми, дип уйласа, ананың тамагыннан үтми, шуңа күрә ул, чәй янына бирелә торган булкаларны җыеп, Равилгә алып кайтып бирә иде.

Равил мәктәпне тәмамлап, заводка өйрәнчек булап эшкә кергәч, беренче тапкыр хезмәт хакы алды. Бу бик аз акча иде әле. Шушы ике бөртек акчаны зур итеп әнисенә алып кайтып биргәннән соң, Сәрби апаның башы күкләргә тиде. Аның улы Равил акча эшли башлады бит! Әле кайчан гына Равил беренче тәпи баскан һәм шушы куанычтан “гый!” дип дип көлеп җибәргән иде. Ә бүген инде ул заводтан әнисенә беренче хезмәт хакын алып кайтып бирде. И бу дөньялар! Шундый тиз үтә ләбаса! Кичә генә биләүдә яткан бала бүген инде икмәклек акча эшли башлады. Сәрби апаның куанычын күрсәгез иде! Юк,бу куанычны үзе ана булган кеше генә аңласа аңлар!

Равилне быел армиягә алдылар. Ул әнкәсенә язган хатларында туып үскән шәһәрен, уйнап йөргән урамнарын, өй каршында үскән тирәк агачларын сагынуын яза: “Әни, - дигән ул күптән түгел язган хатында.- Мин ясап элгән сыерчык оясына быел да сыерчыклар оялар микән? Ояласалар, һәр елдагы кебек, канат җилпеп куакта сайрасалар, син миңа язып җибәр, яме? Марсельгә әйтеп кара әле, фотога төшереп җибәрмәс микән? Барыгызны да бик-бик сагындым!”.

Әни, Туган ил... Һәркемнең күңеле өчен иң изге, иң газиз нәрсәләр алар. Балага үз әнкәсеннән дә күркәмрәк, кадерлерәк җан булмаган кебек, егет кешегә, ир кешегә үз иленнән дә матуррак, якынрак ил юк. Әни һәм туган- үскән җир- сине карап үстерүче, сине кеше итүче, сине сагынучы һәм сагындыручы шулар. (323 сүз) ( И. Газидан)

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]