Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Diktant_texty_3.docx
Скачиваний:
0
Добавлен:
01.05.2025
Размер:
128.08 Кб
Скачать

Изложение №3 Сугыш чоры икмәге.

(З.Н.Хәбибуллина, И.Г. Гыйләҗев. Изложениеләр җыентыгы. Казан, “Мәгариф” , 2003,53-54 битләр.)

Кулыма икмәк телеме алганда, еш кына сугыш еллары исемә төшә. Ул еллар сабыйларны ятим итте, бер телем икмәккә тилмертте. Җиңү сәгате сукканнан соң да, сугышның авыр нәтиҗәләре байтак вакыт әле үзен сиздерде.. Мин һаман 1945 нче елның август башларында үзем шаһит булган күренешне оныта алмыйм. Без, бер группа солдат һәм сержантлар, туган илгә кайтып бара идек. Һәркайда җимереклек, хәрабәләр күзгә ташлана Авылларның исемнәре топографик картада гына калган. Исәннәр, кайда ничек, үзенчә оя корып, җимерекләрне бетерү, тыныч тормыш башлап җибәрү белән мәшгуль иде.

Шулай кайта торгач, безнең эшелон кечкенә генә станциягә килеп туктады. Төшәргә команда булмаганлыктан, ачык ишектән генә тирә-юньне күзәтәбез. Шул вакыт әллә каян гына безнең вагон турысына 7-8 яшьләр тирәсендәге сәләмә киемле ябык кына малай килеп чыкты. Кызыксынып, бер сүз дәшмичә генә, малайны күзәтәбез. Аның, зур зәңгәр күзләрен мөлдерәтеп,зәгыйфь кенә тавыш белән: “ Абыйлар, ипиегез юкмы, ипи бирегезче,”- диюеннән сискәнеп, эсселе- суыклы булып киттек. Ул тавыш әле дә колак төбендә яңгырап, күңелне тетрәтеп тора шикелле.

Менә бит ул каһәр суккан сугыш! Без фронттан, мең төрле үлем сынауларын үтеп, Европаны азатлыкка чыгарып кайтып киләбез, ә биредә сугышның авыр нәтиҗәләре: йорт-җирсез калган кешеләр, тилмереп икмәк сораучы ятимнәр каршылый. Без, аяусыз һөҗүмнәрдә иң якын дустын югалтканда да сыгылып төшмәгән кешеләр, дошманга чиксез нәфрәт белән сугарылган кырыс сугышчылар, күз яшьләрен күрсәтмәс өчен читкә борылдык...

Малайның без биргән икмәкне ничек кабул итү күренешен, ул минутлардагы кичерешләрне күңелдән бернинди дулкын да юып алып китә алмас, мөгаен.

Башка станцияләрдә дә икмәккә тилмерүчеләрне азмы- күпме шатландырдык, паекларны балаларга өләштек. Әмма беренче очраган малай онытылмый. Табынга утырган саен, икмәк сорап ялварган малай искә төшә, ул хис миңа икмәкне тагын да олыларга куша. (262 сүз) (Көндәлек матбугаттан)

Изложение №4(контроль) Табылдык

(З. Н.Хәбибуллина, И.Г. Гыйләҗев. Изложениеләр җыентыгы. Казан, “Мәгариф” , 2003,58-59 битләр.)

Ял көне иде. Күрше кызы Гөлнара ипигә чыгып киткән җиреннән кош тоткандай сөенеп кайтып керде. Ишек секунд эчендә диярлек ачылып ябылды. Резин итекләр як-якка авып калды.

- Әни, диде ул бүлмә ишеген ачуга, бу сүзнең искиткеч бер куанычны җиткерү теләге белән әйтелгәне сизелеп тора иде: - Мин акча таптым! Менә! Унлык!

Дүрткә бөкләнгән кызыл акчаны әнисенә сузды. Рәйсә апа белән Васыйл абый ни әйтергә белми бер мизгелгә аптырап калдылар. Ә Гөлнара бәхет тулы күзләрен бер әнисенә, бер әтисенә төбәп җавап көтә иде. Йөрәк лепелдәп куйды: “Әти-әнисе нәрсә әйтер икән?” Шул мизгелдә күңел балачакка кайтып, үзем белән булган бер вакыйганы күз алдыннан үткәрдем.

... Беренче сыйныфта укый идем. Кар әле эреп бетмәгән. Аяк асты начар булганга, күрәсең, күзне җирдән алмыйча, я карлырак, я кипкәнрәк урыннарга басып, эреле-ваклы адымнар белән мәктәпкә барам. Ярты юлга җиткәндә, күзем кар өстендә яткан акча янчыгына төште. Бәхет кошы тоткандай, аны тиз генә эләктереп алдым. Эчендә 8 сум акча : берсе- бишлек, икенчесе өчлек иде. Хәзер көлке инде, ул чакта акча тапканымны сыйныфташларыма әйтсәм дә, сумкамны күздән ычкындырмадым.

Дәресләр бетүгә, атылып өйгә кайтып кердем. Бәлки әле, мин Гөлнарадан да ныграк шатланганмындыр. Әни генә өйдә иде. “Әни,акча таптым,”- дип, кулымдагы янчыкны аңа суздым. Әни, аны алып, эчендәге акчасын карады. Әнинең “Молодец, кызым!”- дип әйтәчәк сүзләрен түземсезлек белән көткән минутымны онытасым юк. Ләкин... Әйтерсең мин тоткан бәхет кошы пыяла булган да. Ул әни кулыннан ялгыш төшеп китеп чәлпәрәмә килгән. ” Кайсы бәхетсезе төшереп калдырды икән? Ярар, сораштырырбыз әле, кызым. Авыл җире бит. Бәлки, иясе табылыр,”- диде ул борчулы тавыш белән. Бу сүзләр миңа шулкадәр көчле тәэсир иткән. Күрәсең, ул минем бик нык исемдә калган. Үсә төшкәч тә мин бу турыда уйлана идем. Ә бит аңласаң, ул вакытта минем шатлыгымны кайгыга әйләндергән әни минем күңелемә кешелеклелек орлыкларын сеңдергән. Кеше кайгысы синең шатлыкка әверелмәсен, кызым, дигән ул. Акча мине кызыксындырмый да, шатландырмый да иде инде.

...Икенче көнне Гөлнара тапкан унлык кызыл кофтага әйләнде. Ул болай да матур Гөлнарага бик килешә иде. Ләкин бу матурлык миңа, ни өчендер, сабын куыгы сыман, кагылуга сүнеп китәр кебек тоелды. (344 сүз) ( Көндәлек матбугаттан)

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]