Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
бри татар кл. 11 класс.docx
Скачиваний:
8
Добавлен:
01.05.2025
Размер:
951 Кб
Скачать

1 Вариант

А 1 Фигыльнең юнәлешен билгелә.

Укытучы контроль эш эшләтә.

  1. йөкләтү юнәлеше

  2. уртаклык юнәлеше

  3. кайтым юнәлеше

  4. төшем юнәлеше

А 2. Синонимнардан торган рәтне табыгыз.

  1. дәүләт, ил, көнбатыш

  2. көн итәргә, яшәргә, торырга

  3. фигыль, сыйфат, сан

  4. иртәгә, бүген, кичә

А 3. Кайсы җөмләдә нокталар урынына -гән кушымчасы языла?

  1. Сирень чәчәкләренә бал кортлары куналар, тырышып-тырышып бал эзли...

  2. Быел без бакчабызда кавын үстерергә бул....

  3. Бакчабызда җиләк-җимеш һәм яшелчә өлгер...

  4. Ул газетага мәкалә яз...

А 4. Фигыльнең юнәлешен билгелә.

Ул бакчада бәрәңге утыртыша.

  1. йөкләтү юнәлеше

  2. уртаклык юнәлеше

  3. кайтым юнәлеше

  4. төшем юнәлеше

А 5. Алан таныш түгел иде. – җөмләсендә хәбәр....

  1. алан

  2. таныш

  3. түгел

  4. таныш түгел иде

А 6. Кайсы җөмлә ахырына сорау билгесе (?) куела?

  1. Кайчакта Лилия әнисе белән бергә кибеткә бара

  2. Гаиләгез татумы

  3. Кешенең асылы эштә беленер

  4. Нинди матур рәсемнәр

А 7. да, -дə кушымча булып килгән җөмлəне билгелəргә.

1) Яфрак (та) түгел, ботак (та) түгел,

Үзе агачта үсə. (Т.)

2) Икесе (дə) ак, икесе (дə) вак,

Аерыйм дисəң – кап. (Т.)

3) Көч белем (дə), белем корал (да). (М.)

4) Җəй (дə) егет, кыш (та) егет,

Картайганы юк, гел егет. (Т.)

А 8. Син машинада гына торып тор. - җөмләсендә гына...

1)теркәгеч

2)кисәкчә

3)бәйлек

4)бәйлек сүз

А 9. Җөмләнең төрен билгеләгез: Боз әле калын түгел. 1) раслау 2) инкяр

А 10. Әтием спорт белән шөгыльләнергә ярата. - җөмләсендә белән...

  1. теркәгеч

  2. кисәкчә

  3. бәйлек

  4. бәйлек сүз

А 11. Укучы ишек янында басып тора иде. – җөмләсендә хәбәр....

  1. укучы

  2. ишек янында

  3. тора

  4. басып тора иде

А12. Нинди сүз тамырдан, ясагыч, модальлек һәм бəйлəгеч кушымчалардан тора?

1) сайлаучылар

2) кибетченең

3) авылдашларыбыз

4) китапханәләрне

А13. Җыючы теркәгечләр генə язылган рəтне билгелəргә.

1) һәм, та, тә, тагын

2) ләкин, әмма, бәлки

3) я, яки, яисә

4) чөнки, әгәр, гүя

А 14. Иянең төрен билгелгез: Ат кузгалагы биек булып үсә. 1)гади ия 2) тезмә ия

А 15. Җөмләдә нинди хәл аерымланган: Кояш, күк читеннән үрмәләп, югары күтәрелә башлады. 1)вакыт хәле 2)сәбәп хәле 3) рәвеш хәле 4)максат хәле

А.16 Түбәндәге җөмләләрдән гади җөмләне күрсәтергә.

1) Минем, берәүдән дә курыкмыйча, аның белән сөйләшеп торасым килә.

2) Кызарып кояш чыкканда, уйсу җирдә су кибә.

3) Кайчан әйтсәң, шул вакытка килермен.

4) Бер-ике көн ява да, аннары, матур булып, кояш чыгып җитә.

А 17. Тиңдәш кисәкләр арасында ... 1) тезүле бәйләнеш 2)ияртүле бәйләнеш 3) хәбәрлекле мөнәсәбәт 4)бәйләнеш булмый

А.18 Түбәндәге җөмләдә канат сүзенең лексик мәгънәсен билгеләгез.

Камышлык арасында, бер канаты белән генә талпынып, кыр казы очарга азаплана. (М.Гафури)

1) исем сүз төркеме, берлек санда

2) авылларда идән себерү өчен кирәкле эш коралы

3) тамыр һәм бәйләгеч кушымчалардан тора

4) кошларга очу өчен ярдәм итә торган әгъза

А.19. Кем үзен тыйнак тота, аны һәрчак хөрмәт итәләр. Бу җөмлә мәгънәсе ягыннан нинди?

1) иярчен ия

2) иярчен хәбәр

3) иярчен тәмамлык

4) иярчен аергыч

А.20. Кайсы вариантта өтерләр куелырга тиешле урындагы саннар дөрес күрсәтелгән?

Сугыш бетеп (1) бер ел узгач (2) кайтты ул (3) минем кара егетем (4) минем Бәхетгәрәем. (Ә.Еники)

1) 2, 4

2) 2, 3, 4

3) 1, 2, 3, 4

4) 1, 2, 4

А. 21 Җөмләдә тыныш билгесенең куелышы кайсы вариантта дөрес күрсәтелгән?

Мин (...) туган җиремнең сөекле баласы (...) чит илдә шуны аңладым (...) минем өчен туган ил (...) иң изге нәрсә.

1) сызык, сызык, өтер, өтер

2) өтер, өтер, ике нокта, сызык

3) өтер, өтер, нокталы өтер, сызык

4) өтер, өтер, сызык, сызык

А. 22

Бу җөмләдә нарат җиләге нинди җөмлә кисәге булып килә?

Нарат җиләге йөзем җиләге шикелле сабакка тезелеп үсә бит ул! (Э.Касыймов)

1) тәмамлык

2) ия

3) хәл

4) аергыч

А. 23 Гомумиләштерүче сүз янында нинди тыныш билгесе куела?

Көзге урман, басу, кырлар (...) барысы да уйга чумганнар.

1) сызык

2) ике нокта

3) өтер

4) нокталы өтер

А. 24 Җөмләнең башы булырлык татарча вариантны күрсәтегез.

... , все выбежали на улицу.

1) Җәй салкын булганга

2) Син әйткәннән бирле

3) Ул кычкыргач

4) Кайчан килерсең

А. 25 Түбәндәге җөмләләрдән гади җөмләне күрсәтергә.

1) Минем, берәүдән дә курыкмыйча, аның белән сөйләшеп торасым килә.

2) Кызарып кояш чыкканда, уйсу җирдә су кибә.

3) Кайчан әйтсәң, шул вакытка килермен.

4) Бер-ике көн ява да, аннары, матур булып, кояш чыгып җитә.

В. Боз китүгә су ташуы да башланды. Киң болыннарга диңгез булып җәелде. Без – (1)малайлар да йоклап ятмадык.Бер-бер артлы суга көймәләр төшердек. Судан калкып торган һәр коры җирне карадык.Тилмереп, (2) безне көткән җәнлекләрне эзләдек. Кыр кәҗәсен, (3) куян һәм керпеләрне очраттык. Очраган берен көймәләргә алырга, (4) тизрәк коткарырга тотындык.

Биремнәрне үтәгез:

В. 1 тыныш билгеләренең куелышын аңлатыгыз

В. 2 тиңдәш кисәкләрне язып ал, асларына сыз

В. 3 аныклаулы мөнәсәбәткә мисал яз.

В. 4 җыючы теркәгечне күрсәт.

С.1. Әниеңә гөбәдия пешерергә булышуың турында яз.

С.2. Сез нинди эш кәгазьләрен беләсез? Үзегезнең исем-фамилиягезне күрсәтеп һәм Казан дәүләт университетына кабул итү имтиханнарын бирергә рөхсәт сорап, гариза языгыз.