Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
бри татар кл. 11 класс.docx
Скачиваний:
2
Добавлен:
01.05.2025
Размер:
951 Кб
Скачать

Рус телле укучылар өчен (20/3) 1 нче вариант

1 нче өлеш

При выполнении заданий этой части в бланке ответов № 1 под номе-ром выполняемого задания (А1 - А31) поставьте знак «X» в клеточку, но­мер которой соответствует номеру выбранного вами ответа.

А1 (г) авазы булган сүзне табыгыз:

  1. гомер

  2. унтугыз

  3. игътибар

  4. гүзәл

А2 Җөмләләрнең кайсыларында нокталар урынына җ хәрефе языла?

А) Авылыбыз ямь-яшел бак...аларга күмелгән.

Ә) Әбиемнең ...ебиләре сап-сары.

Б) Соңгы елларда яшьләр и...тимагый тормышта актив катна­шалар.

В) Бу сүзләрне тәр...емә итеп язарга кирәк.

1)Ә,В

2)А,Ә

  1. А, Б

  2. Б, В

АЗ Кайсы рәттәге сүзләрнең барысында да нокталар урынына бер үк хәреф языла?

  1. Бөг..лмә, Арч..., Тәт...ш

  2. Чиста..., Питр...ч, Бу...

  3. Осл...н, Биект...у, М...мадыш

  4. Әлм...т, Алаб...га, Әлк...

А4 Хаталы сүзне табыгыз:

1) рәсем

2)кисәкчә

3)түгәрәк

4) сәяһәт

А5 Орфографик хаталы җөмләне табыгыз:

  1. Әңгәмәдәшегезгә һәрвакыт игътибарлы булыгыз.

  2. Без атнаны ике тапкыр дустым белән бию түгәрәгенә йөрибез.

  3. Билгеле булганча, ел саен башкалабызда халыкара фестивальләр үткәрелә.

  4. Иртәнге сәгать алтыда алар мәктәп янында җыелдылар.

А6 Әйтелеше белән язылышы туры килмәгән сүзне табыгыз:

1)көздезге

  1. җәйге

  2. кышкы

  3. кичке

А7 Тезмә сүзне табыгыз:

  1. әфлисун

  2. беренчелек

  3. ат чабышы

  4. тамашачы

А8 Кушма сүзне табыгыз:

1) исәп-хисап

  1. кулъяулык

  2. тәрбияче

  3. язу өстәле

А9 Иярченле кушма җөмләне табыгыз:

  1. Кешеләр судан башка яши алмыйлар.

  2. Сөембикә манарасы - шәһәребезнең горурлыгы.

  3. Кемдер миңа шалтыраткан, әмма әнием аның исемен сора­маган.

  4. Укытучы әкрен генә әйтсә дә, ул сүзләрне язарга өлгермәде.

А10 Сүзтезмәнең дөрес тәрҗемәсен табыгыз: Любить искренне

  1. ихлас яратырга

  2. кешеләрне яратырга

  3. чынлап ярат

  4. яраткан кешем

А11 Кайсы җөмләдәге сүзгә -нан кушымчасы ялгана?

  1. Җәен укучылар мәктәп бакчасы... эшләделәр.

  2. Без шушы йорт... яшибез.

  3. Мин алман дусларым... хат алдым.

  4. Иртән мин укырга китәм, ә әнием эш... бара.

А12 Кайсы раслау дөрес түгел?

  1. Әниемә сүзендә 6 аваз бар.

  2. Кызыграк сүзендә 8 аваз бар.

  3. Дәвам итегез сүзендә 11 аваз бар.

  4. Кайдан сүзендә 6 аваз бар.

Җөмләләрне укыгыз һәм А13 -А16 биремнәрен утәгез.

А. Аның исеме - Антонина Павловна.

Ә. Мин әбиемне яратам.

Б. Минем әбием бар.

В. Хәзер ул пенсиядә, ә элек мәктәптә математика укытучысы булып эшләгән.

А13 Текст булсын өчен, җөмләләрне нинди тәртиптә урнаштырырга кирәк?

1)Ә,Б, А.В

2)Б, А,Ә,В

  1. В, А, Ә, Б

  2. В, Б, Ә, А

А14 Кайсы җөмләдәге сүз “работала” дип тәрҗемә ителә?

1)В 2)А 3)Б 4) Ә

А15 Кайсы җөмләдә бәйлек сүз бар?

1)В 2)А 3)Ә 4)Б

А16 Кайсы җөмләдә төшем килешендәге сүз бар?

1)Ә 2)В 3)А 4)Б

А17 Сүзгезмәнеңтәрҗемәсентабыгыз:

Помогать взрослым -

  1. сон кайтырга

  2. иртә торырга

  3. тырышып эшләргә

  4. өлкәннәргә булышырга

А18 Кайсы сүздә басым дөрес куелмаган?

  1. болытлар (3 нче иҗек)

  2. елгада (3 нче иҗек)

  3. күрегез (2 нче иҗек)

  4. бишенче (3 нче иҗек)

А19 Җөмләнең ахырын табыгыз: Язын елгаларда...

1) боз каплый.

2) боз кузгала.

3) кошлар кайталар.

4) беренче чәчәкләр күренә

А20 Кайсы җөмләдә сызык (-) куела?

  1. Көн җилсез () ләкин салкын.

  2. Иң зур теләгем () югары уку йортына укырга керү.

  3. Билгеле () һәр укучы тырышып укырга тиеш.

  4. Бу китапны сораучылар күп () шуңа күрә озак тотмагыз.

А21 Кайсы җөмләдә нокталар урынына күбәләкләр сүзен кулланырга кирәк?

  1. Кешеләр ... белән көрәшәләр.

  2. Көзен бакчаларда, кырларда мул ... җыеп алалар.

  3. Язгы ... күңелле үткәрдек.

  4. Җәйге чәчәкләр арасында ... оча.

А22 Кайсы җөмләдә өтер (,) куела?

  1. Булат ( ) сыйныфыбызда иң алдынгы укучыларның берсе.

  2. Мин шатлыгымнан ( ) көлеп җибәрдем.

  3. Салкынга карамастан () без урманга чаңгы шуарга бардык.

  4. Поезд килгәнне ( ) мин күрмәдем.

А23 Җөмләнең башын табыгыз:

...якты йолдызларын һәркем белә.

  1. Казан каласыннан

  2. Татар мәдәниятенең

  3. Казанның мәйданы

  4. Татарстанның халкы

А24 Җөмләнең дөрес тәрҗемәсен табыгыз:

Когда она будет готовиться к экзамену?

  1. Ул имтиханга кайчан әзерләнгән?

  2. Ул имтиханга әзерләнерме?

  3. Ул имтиханга кайчан да булса әзерләнәчәкме?

  4. Ул имтиханга кайчан әзерләнәчәк?

А25 Җөмләнең дөрес тәрҗемәсен табыгыз:

Дустым барлык сорауларга да дөрес җавап бирде.

  1. Мой друг ответил правильно на все вопросы.

  2. Друг ответил на все мои вопросы.

  1. Я ответил правильно на все вопросы друга.

  2. с другом ответили правильно на вопросы.

А26 Кайсы җөмләдә ике нокта (:) куела?

  1. «Татарлар» тапшыруын карагач () үзем өчен бик күп кызыклы мәгълүмат алдым.

  2. Эш шунда () бу кеше белән очрашырга туры килмәде.

  3. Чит телләрне өйрәнү авыр () ләкин бик мөһим.

  4. Без килгәнче () ул киткән иде.

А27 Сүзнең антонимын табыгыз: сабыр -

  1. түземсез

  2. саран

  3. кыю

  4. куркак

А28 Фразеологизмның дөрес тәрҗемәсен табыгыз: Телдән телгә -

  1. держать язык за зубами

  2. из уст в уста

  3. быть на устах

  4. язык заплетается

Текстны укыгыз һәмА29 -А31; В1 - В8; С биремнәрен эшләгез.

(1) Менә син иртә белән йокыдан уяндың да күзләреңне ачтың. (2) Бүлмә кояш нуры белән балкып тора. (3) Өйдә тәмле аш исе аңкый. (4) Синең киемнәрең урындыкка пөхтәләп җыеп куелган. (5) Сиңа рәхәт-рәхәт.

(6) Син шул вакытта үзең дә сизмәстән «әни» дип әйтәсең. (7) Нигә? (8) Чөнки хәзер бу иртәнге сәгатьтә синең йөрәгеңдә шатлык тыпырчы­на, һәм ул менә хәзер «әни» дигән сүз булып синең күкрәгеңнән очып чыкты да ананың күңеленә барып кунды. (9) Ананың йөзе елмайды, күзләре ялтырап китте. (Ю) Нигә? (11) Чөнки «әни» дигән сүз белән аңа бу иртәнге сәгать тагы да матуррак булып китте. (12) Аның күңеле тат­лы хисләр белән тулды. (13) Тормыш синең телең аркылы шулай үзенең иң бөек юлдашын котлады.

(14) Әни. (15) Нинди зур сүз бу!

(16) Кеше үз гомерендә шул сүзне ничә тапкыр әйтә икән? (17) Әйткән саен, ул сүз яңадан-яңа мәгънә алып кила (18) Ана шул бер сүздән синең шатлыгыңны да, кайгыңны да, уйларыңны да бела (19) Алай гына түгел, ана бу сүз аша синең йөрәгеңне кура (20) Әйе, күрә (21) Чөнки «әни» дигән сүз ул үзе йөрәктә туа. (22) Ә йөрәктән чыккан сүз йөрәккә барып кера (23) Әни дип әйттеңме, син инде көчле да син инде бәхетле дә!

(Нәби Дәүлидән)

А29 Текстта сүз нәрсә турында бара?

  1. кешенең йөрәге

  2. әниләрнең шәфкатьлелеге

  3. туганнарның күплеге

  4. балаларның уеннары

А30 Кайсы раслау текстның эчтәлегенә туры килми?

  1. Әни өйдә булганда, һәрвакыт рәхәт.

  2. һәр бала үз гомерендә әни дип күпме тапкырлар эндәшә.

  3. «Әни» сүзе кешенең йөрәгендә туа.

  4. Иртән йокыдан уянгач, бала башта «нигә» сүзен әйтә.

А31 Текстның төп эчтәлеге нидән гыйбарәт? Артык җавапны табыгыз:

  1. Аналар - олы йөрәкле затлар.

  2. Аналар балалары белән бәхетле.

  3. Ана бер сүздән баланын уйларын белә алмый.

  4. Ана - тормышның бөек юлдашы.

2 нче өлеш

При выполнении заданий этой части запишите ваш ответ в бланке ответов № 1 справа от номера задания (В1- В8), начиная с первой клеточ-ки. Каждую букеу или цифру пишите в отделъной клеточке. Слова пишите без пробелов, между числами в отделъной клеточке ставьте запятую.

В1 - ВЗ биремнәренә җавапларны сүзләр белән языгыз.

В1 9 нчы җөмләдән тартымлы исемнәрне табып языгыз.

В2 11нче җөмләдән чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфатны табып языгыз.

ВЗ 13 нче җөмләдән бәйлекне табып языгыз.

В4 –В8 биремнәренә җавапларны саннар белән языгыз.

В4 2 нче абзацтан теркәгечле тезмә кушма җөмләне табыгыз һәм санын языгыз.

В5 2 нче абзацтан теркәгечсез тезмә кушма җөмләне табыгыз һәм санын языгыз.

В6 3 нче абзацтан атау җөмләне табыгыз һәм санын языгыз.

В7 3 нче абзацтан тойгылы җөмләне табыгыз һәм санын языгыз.

В8 4 нче абзацтан күрсәтү алмашлыклары булган җөмләләрне табы­гыз һәм саннарын арта бару тәртибендә языгыз.

3 нче өлеш

Для записи ответа к заданию этой части используйте бланк ответов № 2. Запишите сначала номер задания С, а затем напишите сочинение.

С1 Укылган текстның эчтәлегенә карата үз мөнәсәбәтегезне белдереп, сочинение языгыз. Текстта сүз нинди проблемалар турында бара?

Ав­торның аларга мөнәсәбәте нинди? Фикерләрегезне дәлилләгез.