Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
КИМ 2013 тат яз.doc
Скачиваний:
0
Добавлен:
01.05.2025
Размер:
111.62 Кб
Скачать

2013ел. Тест 4 . А1. Бер генә иҗектән торган сүзне табыгыз:

  1. оя 2. алма 3. китап 4. бау

А2. Кайсы рәттәге сүзләрдә [w] авазы әйтелә?

    1. вагон, витамин, вокзал, Владимир

    2. җавап, витрина, волейбол, Вәли

    3. веранда, вакыт, паровоз, тавыш

    4. ватык, ватык, валчык, Вәли

А3. Кайсы сүздә ь билгесе аеру билгесе булып тора?

  1. шагырь 2. дәрья 3. сәгать 4. ямьле

А4. Татар телендә ничә сузык аваз бар?

    1. 9 2. 10 3. 12 4. 11

А5. Татар телендә генә булган сузыкларны табыгыз:

  1. [ы], [э/е], [и]

  2. [ә], [ө],[ү]

  3. [у], [а], [ө],

  4. [и], [о], [ы]

А6. Иҗекләргә дөрес бүленмәгән сүзләр рәтен билгеләгез:

    1. гөл-ләр-гә, әй-те-гез

    2. гө-л-ләр-гә, әйт-егез

    3. кай-тып, кү-реп

    4. үс-кән, ки-теп

А7. Сүзләрне тәрҗемә итәргә ярдәм итүче сүзлек:

      1. синонимнар сүзлеге

      2. татарча-русча сүзлек

      3. орфографик сүзлек

      4. антонимнар сүзлеге

А8. Сыйфат:

  1. предметның санын, исәбен белдерә

  2. предметның билгесен белдерә

  3. предметның эшен белдерә

  4. предметны белдерә

А9. Ясалма сүзләр булган рәтне билгеләгез:

  1. әти-әни, исәп-хисап

  2. үги ана яфрагы, кура җиләге

  3. һәрбер, тузбаш

  4. авылдаш, сыйныфташ

А10. Нинди дәрәҗәдәге сыйфатларга –рак,–рәк кушымчалары ялгана?

  1. гади дәрәҗәдәге

  2. кимлек дәрәҗәсендәге

  3. артыклык дәрәҗәсендәге

  4. чагыштыру дәрәҗәсендәге

А11. Аны зат алмашлыгы кайсы килештә килгән?

  1. баш килештә

  2. юнәлеш килешендә

  3. иялек килешендә

  4. төшем килешендә

А12. Фигыль:

    1. Предметның билгесен белдерә

    2. предметның эшен белдерә

    3. предметны белдерә

    4. предметның санын, исәбен белдерә

А13. Дөн...я сүзендə нинди хəреф төшеп калган?

1. ь 2. ъ 3. ы 4. и

А14. Кушма сүзләрдән генә торган рәтне күрсәтегез:

  1. ап-ак, савыт-саба, Зилә

  2. карабодай, дөнья, кәгазь

  3. ямь, яз, Агыйдел, ашъяулык

  4. аккош, өчпочмак, төнбоек, унбиш

А15. Кайсы рәттәге сүзләр II зат, берлек сандагы боерык фигыльләрдән генә тора?

  1. кайтсын, ашасын, күрсен

  2. кайт, аша, кара

  3. кайтсыннар, ашасыннар, күрсеннәр

  4. кайтам, ашыйм, күрәм

16. Юклык формасындагы фигыльләргә кайсы кушымча ялгана:

  1. – лар (– ләр), – нар (– нәр)

  2. – дан (– дән), – тан (– тән)

  3. – ма (– мә), – мый (– ми)

  4. – рак, – рәк

А17. Күплек санда, урын-вакыт килешендә килгән исемне табыгыз:

  1. бакчада

  2. балаларга

  3. яфракта

  4. урамнарда

А18. Дөрес язылышны тап:

  1. бер мең җиде йөз уналты

  2. бермең җиде йөз ун алты

  3. бер мең җидейөз уналты

  4. бер мең җиде йөз ун алты

А19. Боерык фигыльләрдән торган рәтне күрсәтегез: 1. пешер, борчыла, хыялланыр 2.уянсыннар,туйды, яздым 3. укысыннар, бар, очыгыз 4. карама, укыячак, тудым А20. Синонимлыкка нигезләнгән парлы сүзләр кергән рәтне билгеләгез: 1) берәм-берәм, көлә-көлә, кызып-кызып 2) көн-төн, вакытлы-вакытсыз, яше-карты 3) аң-белем, алай-болай, йөгерә-чаба , уен-көлке 4) савыт-саба, бала-чага

В өлеше (1)Кара белән язу өчен файдаланыла торган корыч пластинка. (2)Укучылар китапларын, дәфтәрләрен алдылар. (3)Бу караш Зарифның икеләнүен өзде. (Ә.Еники) (4) Бала зур булып ачылган күзләре белән аңа бик җитди карап тора.

В1. Икенче җөмләдәге нечкә әйтелешле сүзне языгыз.

В2. Рус теленнән кергән алынма сүзне языгыз.

В3. Сыйфат булган җөмләнең санын күрсәтегез.

В4. Өченче җөмләнең иясен табыгыз һәм юнәлеш килешенә куеп языгыз.

В5. Икенче җөмләнең әйтелү максаты буенча төрен билгеләгез.

В6. Ясалышы буенча дәфтәрләрен сүзенең төрен билгеләгез.

2013ел. Тест 1 . А1. Бер генә иҗектән торган сүзне табыгыз:

  1. ай 2. алма 3. китап 4. ярма

А2. Кайсы рәттәге сүзләрдә [w] авазы әйтелә?