Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Татар теле. Гади жомлэ синтаксисы.doc
Скачиваний:
0
Добавлен:
01.05.2025
Размер:
226.3 Кб
Скачать

Аныклагыч

Төрләре

Бәйләүче чара

Мисаллар

Ялгыз,

җәенке

1. Аныклау

интонациясе

2. Аныклаучы

теркәгечләр:

ягъни, бигрәк

тә, дөресрәге,

аеруча, баш-

лыча, икенче-

төрле әйт-

кәндә, аерым

алганда һ.б.

Без, малайлар, аңа курку һәм эчке бер соклану белән карый идек. (М.Г.)

Тимер капка артында Сәвиләнең күңеле әллә нишләде: читлектән котыл-

ган кош төсле, күкләргә ыргылды. (Н.Г.)

Ул заманда, ягъни революция алды елларында, шәкертләрнең яңа әдәбият

белән мавыгуы искиткеч көчәйгән иде. (Ә.Е.)

Урманда, утарда ул башкалар белән сөйләшми, дөресрәге теләсә дә сөйлә-

шә алмый. (Г.Г-в)

Аннары Максимов быел, бигрәк тә бу соңгы чиректә, шактый үзгәрде: на-

чар укый башлады. (Х.С.)

Ия белән хәбәр арасында тыныш билгесе

Кагыйдә

Мисаллар

Җөмләнең хәбәре баш килештәге исем, сан, алмашлык һәм исем фигыль белән бирелсә, ия белән хәбәр арасына сызык куела.

Җөмләне ике төрле аңлау ихтималы булса, хәбәре фигыль белән белдерелгән җөмләдә дә ия белән хәбәр арасына сызык куела.

Искәрмә:

1) җөмләдә, ияне көчәйтеп, аннан соң ул кисәкчәсе килсә, сызык ул сүзеннән соң куела.

2) ия, күрсәтү алмашлыгы белән белдере- леп, хәбәрдән соң килсә, ия белән хәбәр арасына сызык куелмый.

3) хәбәр составында ярдәмче фигыль яки бәйлек булса, сызык куелмый.

Исәбем – тизрәк үземнең савытны тутыру да сиңа булышу. (Җ.Д.)

Кабан – ерткыч хайван. (Г.Г-в)

Кайчандыр бу – шаулы шәһәрнең бер катлы йортлардан торган киң култыгы булган. (М.Г.)

Бәхет ул – һаман яшь калып,

максатка ирешә алу. (Р.Ф.)

Һәркемгә дә хас бер гадәт ич бу. (Ә.Е.)

Наил яңа гына ава-түнә йөри башлаган нәни бала иде. (Ә.Е.)

Аныклагычлар янында тыныш билгеләре

Кагыйдә

Мисаллар

Аныклаучы теркәгечләр ярдәмендә ияргән аныклагычлар янына өтер куела.

Аныкланмыш алмашлык белән белдерелсә, аннан соң өтер куела.

Урын һәм вакыт хәлләре булып килгән аныкланмышлардан соң өтер куела.

Аныклагыч та, аныкланмыш та исем белән белдерелеп, икесенең дә мәгънә күләме бердәй булса, сызык куела.

Хәбәр булып килгән аныкланмыштан соң ике нокта куела.

Аныкланмышның мәгънәсенә искәрмә булып килгән аныклагычлар җәя эченә алына.

Гаиләне карау, бигрәк тә сеңелкәшне укыту минем өстә. (Х.С.)

Без, малайлар, аңа курку һәм эчке бер соклану белән карый идек. (М.Г.)

Түбәдәге кар өстеннән эз салып, ул иң югарыгы ноктага, кыек очына ук менеп басты. (Р.М-в)

Кемнәрнедер кара кайгыга батырган ул хәбәрләр Хәбибнең әти-

сенә – Вәли картка кагылмады. (Р.Г-н)

Күл өсте белән җир өсте бердәй: дегет кебек. (Х.С.)

Аннары бик борынгы тәңкәләр һәм төрле төстәге ташлар белән бизәлгән бөяте (хәситәсе) бар. (Ә.Е.)

дәвамы

Кагыйдә

Мисаллар

Искәрмә:

  1. Аныклагычлар тиңдәшләнеп килсәләр, мәгънә буталчыгы чыкмасын өчен, ике яктан сызыклар куела.

  1. аныклагыч хәбәр белән янәшә килмәсә, тыныш билгесе ике якта да куела.

3) ярашмаган аныклагычлар аерымланмый.

Аннары алар – әнисе дә, Фәрит тә – теге кызарып пешкән алмаларга карадылар. (Ф.Х.)

Без, бала-чага, Айсылу белән кызыксынмадык. (Н.Г.)

Без бәлагә тарган кунакларны өйдә гаилә җылысы көтә иде. (М.Г.)

Тиңдәш кисәкләр янында тыныш билгеләре

Кагыйдә

Мисаллар

Тиңдәш кисәкләр үзара санау интонациясе ярдәмендә бәйләнсәләр, алар арасына өтер куела.

Каршы куючы яки кабатланып килгән җыючы һәм бүлүче теркәгечләр белән бәйләнгән тиңдәш кисәкләр арасына өтер куела.

Кискен каршы кую интонациясе ярдәмендә бәйләнгән тиңдәш кисәкләр арасына сызык куела.

Теркәгечсез бәйләнгән тиңдәш кисәкләр җәенке булып, үз эчләрендә тагын өтерләр булса, тиңдәш кисәкләр арасына нокталы өтер куелырга мөмкин.

Уйналмаган уен, сөйләнмәгән сүз, җырланмаган җыр калмады. (Җ.Д.)

Өй эченә күз салмакчы булды, тик бер нәрсә дә күрә алмады. (М.Х.)

Илсөяр әледән-әле әнисе янына килде, аңа анарын да, өреген дә, виноградын да авыз иттерде. (Ф.С.)

Әллә гарьләнүдән, әллә башка сәбәптән ташып чыккан күз яшьләрен күрсәтмәскә тели бугай ул. (Р.Г-н)

Бабай йомырканы ватып караган – вата алмаган. (Ә.)

Алай гына да түгел, аның үзенең дә китми торуын, тагы бераз, тагы бераз гына янымда торуын телим; йөзенә туры карый алмасам да, рәхәтләнеп, сөйләвен тыңлыйм. (Х.С.)

Гомумиләштерүче сүзләр янында тыныш билгеләре

Кагыйдә

Мисаллар

Тиңдәш кисәкләр алдыннан килгән гомумиләштерүче сүздән соң ике нокта куела.

Тиңдәш кисәкләрдән соң килгән гомумиләштерүче сүз алдыннан сызык куела.

Бу сагышлы елмаюга һәммәсе: әйтелмичә калган кадерле сүзләр дә, үтелгән гомер дә, аның ачы газаплары да, шатлык-куанычлары да сыйган иде. (Ф.С.)

Умарта кортлары, төклетуралар, шөпшәләр – һәммәсе мәш килеп очарга, безелдәргә, бал җыярга тотынды. (Г.Б.)

Аерымланган хәлләр янында тыныш билгесе

Кагыйдә

Мисаллар

Ияртүче сүздән ераклашкан һәм ярымхәбәрлеккә ия булган хәлләр җөмләдә өтерләр белән аерымлана.

Җөмлә башында килгән аерымланган хәлләрдән соң өтер куела.

Аерымланган хәлләр җөмлә уртасында килсә, ике яктан өтерләр куела.

Киләчәктә матур тигез тормыш кору өчен, Нәфисә үзенең күңелендә яткан авыр таштан арынырга тиеш иде. (Г.Г-в)

Колга очында, мәйданны сискәндереп, әтәч кычкырып җибәрде.

(Р.М-в)

Эндәш сүзләр янында тыныш билгеләре

Кагыйдә

Мисаллар

Җөмлә башында килгән эндәш сүздән соң өтер куела.

Җөмлә уртасында килгән эндәш сүз ике яктан өтер белән аерыла.

Җөмлә ахырында килгән эндәш сүз алдыннан өтер куела.

Тойгы белән әйтелгән эндәш сүз җөмлә алдына чыгарыла һәм аннан соң өндәү билгесе куела.

Юллар, юллар, инде ничә еллар

Аерыла алмыйм сездән мин. (Ә.Ер.)

Чәчләреңә япкан ак яулыгың

Бик килешә, әнкәм, йөзеңә. (Н.К.)

Исләргә төшеп, хисләргә күчеп

Сагындырасыз, әй, сабакташлар. (Н.М.)

И, табигать! Нинди могҗизалар ясарга сәләтле син! (Р.Г-н)

Кереш сүзләр янында тыныш билгесе

Кагыйдә

Мисаллар

Җөмлә башында килгән кереш сүздән соң өтер куела.

Җөмлә уртасында килгән кереш сүз ике яктан өтер белән аерыла.

Җөмлә ахырында килгән кереш сүз алдыннан өтер куела.

Әлбәттә, ул мине танымады. (М.Г.)

Гөлчирәгә, мәсәлән, андый төшнең бөтенләй дә кергәне юк. (М.М.)

Карт җайсыз егылган да очлы ташка эләккән, күрәсең. (Ф.Л.)