
- •Ияртүле бәйләнеш
- •Ияртүле бәйләнеш
- •Сүзтезмә
- •Катлаулы
- •Кереш сүз
- •Аныклагыч
- •Тәмамлык
- •Кереш сүз
- •Аныклагыч
- •Тәмамлык
- •Гади ия
- •Тезмә ия
- •Гади хәбәр
- •Кушма хәбәр
- •Туры тђмамлык
- •Кыек тђмамлык
- •Туры тәмамлык
- •Кыек тәмамлык
- •Кереш сүзләрнең мәгънә ягыннан төрләре
- •Сүзтезмә
- •Тәмамлык
- •Вакыт хәле
- •Урын хәле
- •Максат хәле
- •Шарт хәле
- •Кире хәл
- •Аныклагыч
- •Ия белән хәбәр арасында тыныш билгесе
Урын хәле
Бәйләүче чара |
Мисаллар |
1. Килеш кушымчалары: -га/-гә, -ка/-кә; -дан/-дән, -тан/-тән; -да/-дә, -та/-тә
2. Бәйлекләр, бәйлек сүзләр: эчендә, өстендә, арасыннан, янында, буена, буйлап, таба, аша һ.б.
|
Кердем карурманнарга Бер кычкырып җырларга. (Г.З.)
Өй артындагы бакчадан Өзеп алдым бер йөзем. (Җ.)
Тирә-якта кошлар сайрый. (Р.Б.)
Алар, бер-берсен узыша-узыша, ишегалдына таба йөгерделәр. (Р.Г-н) Ком сахрасы буйлап автобус бара да бара. (С.С.) Авыл артында җимеш бакчалары урнашкан. (С.С.) Туристлар тын гына хәрабәләр арасында йөриләр. (С.С.) Чыклы үлән өстендә салават күпере уйный. (Г.С.) Авыл янында гына карурман шаулый. (Р.Б.)
|
Рәвеш хәле
Бәйләүче чара |
Мисаллар |
1. Янәшә тору 2. Охшату-чагыштыру кушым- часы: -ча/-чә; -дай/-дәй
3. Хәл фигыль формасы: -ып /-еп, -п; - а/-ә, -ый/-и
4. Бәйлекләр һәм бәйлек сүзләр: кебек (күк), хәлдә, шикелле, сыман, итеп, ки- леш һ.б.
|
Карт имәннәр салмак кына шаулыйлар. (М.М.)
Зарима сабыйларча чыркылдап көлә башлады. (М.Г.) Су өсте көмеш көзгедәй балкып тора. (Г.С.)
Атлар, чаптырып, югары очка менеп китәләр. (М.Г.) Кычкырып көлешә-көлешә кар атышкан игезәкләргә карый-карый атлады. (М.Г.)
Әнә болытлар яшь киленнәр мендәре күк кабара. (Н.Г.) Ике бите ут сыман кызышты. (Н.Г.) Нарат кәүсәсенә сөялгән хәлдә, башын иеп, боегып тора бирде ул. (Ф.Ш.) Осталар таштан, биек итеп, нигез салдылар. (М.Х.) Мин, күзләремне ачкан килеш, караңгы түшәмгә карап ятам. (Х.С.) |
Күләм хәле
Бәйләүче чара |
Мисаллар |
1. Янәшә тору
2. Чыгыш килеше кушымчасы: -дан/-дән, -тан/-тән
3. Охшату-чагыштыру кушымчасы: -дай/-дәй
4. Хәл фигыль формасы: -ганчы/-гәнче, -канчы/-кәнче
5. Бәйлекләр һәм бәйлек сүзләр: кадәр, хәтле, чаклы, саен, кабат, тапкыр, дәрәҗәдә, мәртәбә, чамасы һ.б.
|
Кыскасы, без барыбыз да ялны искитмәле матур, күңелле итеп үткәрдек. (Х.С.)
Су буенда кыяк үлән Билдән күмә торгандыр. (К.Б.)
Сөлге, җәймә ише әйберләре дә сөттәй ак. (С.С.)
Бер әйләнеп, бер тулганып, Туйганчы карыйм әле. (Җ.)
Әниеңнәр сине кичкә хәтле көттеләр-көттеләр дә тарантаска утырып ки- теп бардылар. (М.Г.) Нурислам Мәскәүдән атна саен хат язып торды. (Р.В-в) Монысы да таныш, үзәкләрне өзәр дәрәҗәдә якын. (Җ.Д.) Әтәч өченче кабат кычкырды. (Р.С.) Мин тамгалы бүрене тагын бер тапкыр күрдем. (Ф.Ш.) |
Сәбәп хәле
Бәйләүче чара |
Мисаллар |
1. Килеш кушымчалары: -га/-гә, -ка/-кә; -дан/-дән, -тан/-тән
2. Хәл фигыль формалары: -гач/-гәч, -кач/-кәч; - ып/-еп, -п
3. Исем фигыль формасы: -у/-ү + -дан/-дән чыгыш килеше кушымчасы
4. Сыйфат фигыль формасы: - ган/-гән + -га/-гә юнәлеш килеше яки –нан/-нән чыгыш килеше кушымчасы
5. Бәйлекләр, бәйлек сүзләр: күрә, өчен, аркасында, сә- бәпле
|
Тавышка тирмәдән абыйсы йөгереп чыкты. (М.Г.) Кинәт ачылып-ябылган ишек тавышыннан Исмәгыйль сискәнеп куйды. (Р.Г-н)
Аптырагач, иптәш кызларына яздым. (Х.С.)
Моратбакый, җиңел сулап, гел киеренке утырудан талган буыннарын язып җибәрде. (М.Г.)
Әллә кече яшьтән апасы тирәсендә кайнашканга, кыз кыю булып үсте. (С.С.)
Егетнең яшьлеге, җитезлеге, уңганлыгы аркасында кышны кышларлык утын, азык-төлек, тун-кием әзерләнде. (Г.Г-в) Хәзергә әле, әнә, романын язып бетермәгәнгә күрә генә, болай гади бер кеше кыяфәтендә йөридер кебек иде. (Р.Т.) |