Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Татар теле. Гади жомлэ синтаксисы.doc
Скачиваний:
1
Добавлен:
01.05.2025
Размер:
226.3 Кб
Скачать

Тәмамлык

Төре

Бәйләүче чара

Мисаллар

Туры,

кыек

1. Килеш кушымча-

лары

2. Инфинитив

формасы:

-ырга/-ергә

3. Бәйлекләр,

бәйлек сүзләр:

белән, турында,

хакында, өчен,

башка, тара-

фыннан һ.б.

Аты урман авызында, гамьсез генә пошкыра-пошкыра, үлән чемченә иде.

(М.Г.)

Кызның югалуын искәрмәде Зиннәт. (Н.Г.)

Гамис кош оясына тап булган икән. (М.Г.)

Аларны язмыш очраштырды. (Н.Г)

Пар каен ышыгында агачтан юнып ясалган эскәмия тора. (Р.Г-н)

Әтисе аны берничә ел элек ерак Себердә яшәүче туганнарында калды-

рып кайткан иде. (М.Г.)

Хан мәчет төзергә кушкан. (Ф.Л.)

Керфекләрең тулган кар белән. (И.Ю.)

Армиягә китәчәгем турында өйгә хат салдым. (Х.С.)

Кичәгә бару-бармау хакында Баязит кызыйга шалтыратырга тиеш. (С.С.)

Әтисенең ярдәменнән башка, Камил бу җирләрнең серен ача алмас иде.

(Ф.Б.)

Вакыт хәле

Бәйләүче чара

Мисаллар

1. Килеш кушымчалары

2. Хәл фигыль формалары:

-гач/-гәч; -ганчы/-гәнче

3. Сыйфат фигыль формасы:

-ган/-гән + -да/-дә урын-вакыт

килеше кушымчасы

4. Исем фигыль формасы:

-у/-ү + -га/-гә юнәлеш килеше

кушымчасы

5. Бәйлекләр, бәйлек сүзләр:

чакта, вакытта, арада, соң,

алдыннан, белән һ.б.

Узган ел малай әтисе белән комбайнда эшләгән иде. (Ф.Ш.)

Гөлсем таңнан кырга барып,

Ай-урагын уйната. (М.Хөс.)

Йомшак кына җемелдиләр

Йолдызлар җәйге кичтә. (Л.А.)

Борынгы урамның борылмасына җиткәч, артына әйләнеп карады. (С.С.)

Һади машинаны авылларына җиткәнче үк туктатты. (М.Х.)

Күзләреңне ачканда, син инде боз өстендәге тирән карга чумган була-

сың. (Г.Б.)

Мендәр өстендә утырган эре бөртекле чал чәчле карчыкны күрүгә үк та-

ныды. (М.Г.)

Мине күрү белән торып басты. (Х.С.)

Урманнарга барган чакта

Адаштым юлларымны. (Җ.)