
- •Ияртүле бәйләнеш
- •Ияртүле бәйләнеш
- •Сүзтезмә
- •Катлаулы
- •Кереш сүз
- •Аныклагыч
- •Тәмамлык
- •Кереш сүз
- •Аныклагыч
- •Тәмамлык
- •Гади ия
- •Тезмә ия
- •Гади хәбәр
- •Кушма хәбәр
- •Туры тђмамлык
- •Кыек тђмамлык
- •Туры тәмамлык
- •Кыек тәмамлык
- •Кереш сүзләрнең мәгънә ягыннан төрләре
- •Сүзтезмә
- •Тәмамлык
- •Вакыт хәле
- •Урын хәле
- •Максат хәле
- •Шарт хәле
- •Кире хәл
- •Аныклагыч
- •Ия белән хәбәр арасында тыныш билгесе
Сүзтезмә
Төрләре
|
Мисаллар |
Фигыль сүзтезмә
|
укыган саен белү, теләсә эшләү, тапкач югалту, күрү белән әйтү |
Исем сүзтезмә |
халкыбыз моңы, ике китап, барыр юл, эшләпә кадәрле гөмбә
|
Сыйфат сүзтезмә |
кешегә ягымлы, алма сыман кызыл, кырыеннан китек, төлкедәй хәйләкәр
|
Алмашлык сүзтезмә |
иптәшләремнән монысы, күлмәкнең тегесе, кызлардан ул
|
Сан сүзтезмә |
укучылардан бишәү, аларның икесе, ахырдан беренче, синең белән ун
|
Рәвеш сүзтезмә |
бүген иртән, синнән тизрәк, шактый ерак, артык күп, чамасыз югары
|
Хәбәрлек сүз сүзтезмә |
укытучыга мөмкин, Алсуда бар, балаларга кирәк, кешегә ярамый
|
3 нче таблица
Ия
Баш килештә килеп, җөмләдәге башка сүзләргә буйсынмаган баш кисәк ия дип атала.
Төзелеше
|
Үзлекләре |
Мисаллар |
Гади, Тезмә |
1) баш килештә килә
2) башка сүзгә буй- сынмый
3) янында бәйлек- ләр, бәйлек сүзләр булмый
4) барлык сүз төр- кемнәре белән дә белдерелә ала
|
Сөйләшкәннәре ишетелеп тора. (Җ.Тәрҗеманов) Икесе дә, егылмас өчен, чытырдап, көймә кырыена ябышкан. (Н.Гыйматдинова) Мин, ачкан китабымны ябып, печән өстенә утырам. (Г.Сабитов) Кергән бере, мең рәхмәтләр укый-укый, көянтә-көянтә су алып чыгып китә. (Р.Гыйззәтуллин) Алдан күрүчәнлек җитмәгән. (Р.Гыйззәтуллинн) Ак бабай да еш керә. (Г.Гыйльманов) Тирә-юньдә җан иясе күренми. (С.Сөләйманова) Колак яфрагыма орына язып, ялгыз бал корты гына безелдәп үтте. (Ф.Шәфигуллин)
|
4 нче таблица
Хәбәр
Җөмләнең баш килештәге сүзе турында хәбәр итә яки үзе генә дә хәбәрлекне белдерә ала торган баш кисәк хәбәр дип атала.
Төзелеше |
Бәйләүче чара |
Мисаллар |
Гади, кушма |
1. Хәбәр итү интонациясе
2. Сүз тәртибе
3. Кушымчалар: – хәбәрлек ку- шымчасы; – зат-сан; – килеш; – сүз ясагыч; – -ныкы/-неке
4. Бәйлекләр һәм бәйлек сүзләр
|
Әйткән сүз – аткан ук. (Мәкаль)
Егет матур. (М.Х.)
Картаймыйсың, әнкәй, минем өчен Син һаман да яп-яшь сылусың. (Р.К.) Син гел каядыр китеп югаласың. (М.Г.) Хәбир тигез җирдә сөртенеп егыла язды. (Ф.Ш.) Күбесенең өй түбәләре саламнан. (Р.С.) Икенчесе озын буйлы. (Р.Г-н) Почмактан өченче, дүртенче тәрәзәләр Бибисаныкы. (С.С.)
Ә Лачын тавы түбәсендәге ташлар өстәл кебек. (Ф.Ш.) Борыны төймә кадәр генә. (Ф.Ш.)
|
Аергыч
Бәйләүче чара |
Мисаллар |
1. Янәшә тору
2. Иялек килеше кушымчасы: - ның/-нең
3. Сыйфат фигыль формалары: -ган/-гән, -учы/-үче, - а торган/-ә торган һ.б.
4. Сүз ясагыч кушымчалар: -ча/-чә, -дай/-дәй, - лы/-ле, -сыз/-сез, - лык/-лек, -дагы/-дәге
5. Бәйлекләр, бәйлек сүзләр: кебек, шикелле, сыман, кадәрле, хәтле, чаклы, төсле, турындагы һ.б.
|
Төннең кара буявы урманга җәелгән иде. (Н.Г.)
Сәвилә баланың йөзенә иелде. (Н.Г.)
Челтерәп аккан көмеш елга җир астына китеп югала. (С.С.) Коридорда ул елап утыручы бер кызны шәйләп алды. (С.С.) Суга сикерә торган басма өстендә камыш сабагыдай кыз басып тора.(С.C.)
Җемелди көз кояшында Уттай яфрак һаман да. (Ш.М.) Салам эшләпәле карт аның артыннан нәрсәдер кычкырып калды. (Ф.Ш.) Урамдагы хәрәкәтне тыныч кына күзәтеп басып торуын белде. (Р.Г-н)
Тагын чөгендер, кишер, шалкан кебек яшелчә азыгы калды әле. (Г.Г-в) Аю юеш тәпие белән Хәлим маңгаендагы борчак кадәрле миңгә тиеп-тиеп карый иде. (Г.Г-в) Иргали яңадан ындыр табагы чаклы өстәл артында утыра. (М.Х.) |