- •Студентлар өчен татар теле әсбабы (Учебное пособие по татарскому языку для русскоязычных студентов)
- •Для русскоязычных студентов
- •I часть. Язык как знаковая система
- •2 Нче дәрес. Сведения об истории татарского литературного языкаСведения языка
- •2 .2. Татарстан Республикасының дәүләт символлары һәм Конституциясе
- •1. Текстны укыгыз.
- •2. Сорауларга җавап бирегез.
- •3. Бу фактлар дөресме (текстның эчтәлегенә туры киләме)?
- •4. Сүзләрнең төшеп калган кушымчаларын язып бетерегез.
- •5. Бирелгән вариантларны сайлап, җөмләләрне дәвам итегез.
- •6. Текстның 4 нче абзацыннан фигыльләр табып, таблицаны тутырыгыз.
- •3 Нче дәрес. Основы орфографии и пунктуации татарского литературного языка
- •Т атарстан халыклары
- •1. Текстны укыгыз.
- •2. Сорауларга җавап бирегез.
- •3. Бу фактлар дөресме?
- •4 Нче дәрес. “ Татар телендә тыныш билгеләре” – үзлектән эш - һәр очракны мисаллар өстендә аңлатырга.
- •5 Нче дәрес. Основы татарской речевой культуры
- •5.1. Принципы построения диалогической речи
- •Диалогларны укыгыз.
- •1. Тәкъдим ителгән схемага, терәк сүзләргә таянып, әңгәмә жанрына характеристика бирегез.
- •2. Текстларны укыгыз. Тексттагы вакыйгаларга мөнәсәбәтегезне белдерегез. Биремнәрне үтәгез.
- •3. Теләсә кайсы сөйләшүне ( мәсәлән, гаиләдә иртәнге аш вакытында сөйләшүне яки җитәкченең үзенең ярдәмчеләре белән эшкә кагылышлы мәсьәләләрдә сөйләшеп утыруын) әңгәмә дип атарга мөмкинме?
- •Эшлекле әңгәмә
- •5. Әңгәмә темасын, аның конкрет бурычларын һәм эшне оештыруны чагылдыручы җөмләләрне тиешле тавыш белән укып чыгыгыз.
- •6. Текстны укыгыз. Телефоннан сөйләшү кагыйдәләренә карата үз фикерегезне әйтегез. Әңгәмә//бәхәс оештырыгыз.
- •6 Нчы дәрес. Принципы построения монологической речи.
- •1. М. Галиев әсәреннән китерелгән өзекне авторның әйтелгәннәренә мөнәсәбәтен тавышыгызда чагылдырырлык итеп укыгыз.
- •2. Текстта автор тарафыннан әйтергә теләгән төп фикерне билгеләгез һәм үз сүзләрегез белән сөйләп чыгыгыз. Текстны укып бирү белән сөйләп бирү процессындагы аермалы һәм уртак якларны билгеләгез.
- •3. Сез һәр алымга тагын нинди этаплар өсти алырсыз, үзегез нинди алымнардан файдаланасыз.
- •4. Сезгә тәкъдим ителгән ситуацияләрнең кайсында нинди алымнан файдаланасыз яки файдаланыр идегез? Нигезләгез.
- •7. Сезнең булачак профессиягез өчен бу жанрларның кайсылары аеруча әһәмиятле
- •Т уй йолалары
- •1. Текстны укыгыз, тәрҗемә итегез.
- •2. Сорауларга җавап бирегез.
- •( Чыгыш әзерләргә)
- •8 .1. Функциональные стили современного татарского литературного языка и их взаимодействие
- •Классификация функциональных стилей татарского языка
- •Книжные стили татарского языка
- •Научный стиль татарского языка - Татар теленең фәнни стиле
- •Официально-деловой стиль татарского литературного языка - Татар теленең рәсми-эш стиле
- •Публицистический стиль татарского литературного языка - Татар теленең публицистик теле
- •Разговорный стиль татарского литературного языка - Татар теленең сөйләм теле
- •Стиль художественной литературы - Матур әдәбият стиле
- •9 Нчы дәрес. Коммуникативные качества речи
- •Многозначные слова
- •Омонимы
- •Антонимы
- •Синонимы
- •7. Мисаллардан тел һәм контекстуаль синонимнарны аерыгыз, аларның синонимлашуы нинди мәгънәви җирлеккә нигезләнүен аңлатыгыз.
- •Архаизмы, неологизмы
- •Фразеологизмы
- •II часть. Коммуникативно-практическая Ватаным Татарстан
- •10 Нчы дәрес.Конец формы Татарстан шәһәрләре
- •1. Текстны укыгыз, тәрҗемә итегез.
- •2. Сорауларга җавап бирегез.
- •11 Нче дәрес. “ Татарстан шәһәрләре турында сөйлисем килә” – үзлектән эш
- •1 2 Нче дәрес. Дөнья һәм татарлар
- •1. Текстны укыгыз, тәрҗемә итегез.
- •2. Үз сүзләрегез белән эчтәлеген сөйләгез.
- •А) Польшада яшәүче татарлар
- •1.5.2. Германиб) Кытайда яшәүче татарлар
- •В) Германиядә яшәүче татарлар
- •Г) Төркиядә яшәүче татарлар
- •15 Нче дәрес. “Бөтен дөньяга танылган татарлар”- үзлектән эш – чыгыш яисә презентация әзерләргә
- •16 Нчы дәрес. Матбугат, мәдәният, сәнгать.
- •1. Татарстан театрлары
- •17 Нче дәрес – үзлектән эш. Тема “ Татар телендәге тапшыруга бәяләмә бирергә”.
- •18 Нче дәрес. Татарстан музейлары, күргәзмә заллары
- •2. Сорауларга җавап бирегез.
- •3. Бу фактлар дөресме (текстның эчтәлегенә туры киләме)?
- •5. Күп нокталар урынына мәгънәсенә ярашлы сүзне языгыз.
- •6. Бирелгән сүзләрне синонимнары белән алмаштырыгыз.
- •19 Нчы дәрес – үзлектән эш. Тема: “Татар язучылары һәм шагыйрьләре”.
- •20 Нче дәрес. Татарстанның истәлекле һәм тарихи урыннары
- •Татар сәнгате
- •1. Текстны укыгыз.
- •2. Сорауларга җавап бирегез.
- •3. Бу фактлар дөресме?
- •4.Татар телендә халык җырларын тыңлау.
- •2.5. Татар матбугаты: кичә, бүген, киләчәге
- •1. Текстны укыгыз.
- •2. Сорауларга җавап бирегез.
- •3. Бу фактлар дөресме?
- •21 Нче дәрес. Татарстанда югары уку йортлары
- •1. В.И. Ульянов - Ленин исемендәге Казан дәүләт университеты
- •2. Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты
- •1. Текстны укыгыз.
- •2. Сорауларга җавап бирегез.
- •3. Бу фактлар дөресме?
- •4. Сүзләрнең кушымчаларын язып бетерегез.
- •5. Текстның эчтәлегенә туры килгән вариантны сайлап, җөмләләрне тәмамлагыз.
- •6. Текстта билгеләнгән сүзләрнең синонимнарын табыгыз.
- •22 Нче дәрес – үзлектән эш. Тема: “ Безнең уку йорты, аның тарихы”.
- •23 Нче дәрес. Казан дәүләт техника университеты
- •1. Сорауларга җавап бирегез.
- •Казан дәүләт энергетика университеты
- •1. Текстны укыгыз.
- •2. Сорауларга җавап бирегез.
- •3. Бу фактлар дөресме?
- •4. Кушымчаларны язып бетерегез.
- •5. Нокталар урынына мәгънәсе туры килгән сүзләрне куегыз.
- •24 Нче дәрес. Казан дәүләт финанс-икътисад университеты
- •2. Сорауларга җавап бирегез.
- •3. Бу фактлар дөресме?
- •4. Нокталар урынына тиешле аффикслар куеп языгыз.
- •5. Нокталар урынына тиешле сүзләрне куеп языгыз.
- •Казан дәүләт аграр университеты
- •Сәнәгать.
- •1.Энергетика
- •1. Текстны укыгыз.
- •3. Бу фактлар дөресме?
- •5.Мәгънәсе ягыннан туры килүче сүзне сайлагыз.
- •6. Дөрес тәрҗемәне табыгыз.
- •2.Авиация
- •1. Текстны укыгыз.
- •2. Сорауларга җавап бирегез.
- •3. Бу фактлар дөресме?
- •5. Текстның кыскача планын төзегез.
- •26 Нчы дәрес. Автомобильләр һәм азык-төлек сәнәгате.
- •Азык-төлек сәнәгате
- •1. Текстны укыгыз.
- •2. Сорауларга җавап бирегез.
- •3. Бу фикер дөресме?
- •27 Нче дәрес. С.Р. №8 “Фән һәм мәгариф” – текст белән эш
- •1. Икътисадта акча
- •1. Текстны укыгыз.
- •2. Сорауларга җавап бирегез.
- •3. Бу фактлар дөресме?
- •4. Нокталар урынына кирәкле аффикслар куеп языгыз.
- •5. Түбәндәге сүзләрнең синонимнарын табыгыз: кеше, бәя, сәүдә, мал-туар. Ә сез беләсезме?
- •2.Маркетинг
- •1. Текстны укыгыз.
- •2. Сорауларга җавап бирегез.
- •3. Бу фактлар дөресме?
- •4. Нокталар урынына кирәкле аффикслар куеп языгыз.
- •5. Нокталар урынына тиешле сүзләрне куеп языгыз.
- •3. Реклама
- •4. Визит карточкасы
- •2. Сорауларга җавап бирегез.
- •3. Бу фактлар дөресме?
- •4. Нокталар урынына тиешле аффикслар куеп языгыз.
- •5. Брокер
- •6. Белемнәрне ныгыту
- •30 Нчы дәрес. Авыл хуҗалыгы һәм экология.
- •1.Татарстанда авыл хуҗалыгы
- •1. Текстны укыгыз.
- •2. Сорауларга җавап бирегез.
- •3. Бу фактлар дөресме?
- •4. Аффиксларны дөрес итеп куегыз.
- •5. Түбәндәге җөмләләрдә фигыльләрнең дөрес формаларын куегыз.
- •2. Кеше һәм табигать
- •1. Текстны укыгыз.
- •2. Сорауларга җавап бирегез.
- •Тест 1 вариант
- •Тест 2 вариант
- •9. Исемнәрне юнәлеш килешендә куегыз.
- •Биремнәр:
- •31 Нче дәрес.С.Р. № 9 Текст белән эш: тәрҗемә итү, редакцияләү.
- •32 Нче дәрес. С.Р. №10 “ Минем булачак һөнәрем” темасына диолог төзү.
- •3 3 Нче дәрес. Социаль өлкә. Гаилә – дәүләтнең баласы ул
- •2. Тиешле кушымчаларны куегыз.
- •Чыныккан – чирен еккан.
- •1. Текстны укыгыз.
- •2. Сорауларга җавап бирегез.
- •2. Тиешле кушымчаларны куегыз.
- •1. Текстны укыгыз.
- •2. Сорауларга җавап бирегез.
- •3. Бу фактлар дөресме?
- •4. Нокталар урынына тиешле сүзләрне куеп языгыз:
- •5. Дөрес тәрҗемәне табыгыз:
- •36 Нче дәрес. Спорт һәм яшьләр.
- •1. Текстны укыгыз.
- •2. Сорауларга җавап бирегез.
- •3. Бу фактлар дөресме?
- •4. Тексттан килеш һәм тартым кушымчалы исемнәрне язып алыгыз.
- •5. Шул ук сүзләр белән сүзтезмәләр төзегез.
- •2 . Сәясәттә яшьләр.
- •37 Нче дәрес. Зарарлы гадәтләр.
- •1 1.4. Интернет челтәреИнтернет челтәре.
- •1. Текстны укыгыз.
- •2. Сорауларга җавап бирегез.
- •3. Бу фактлар дөресме?
Т атарстан халыклары
Татарстан - күп милләтле республика, анда төрле милләт вәкилләре, Тукайча әйткәндә, "тел, лөгать һәм әхлак алмашып" яши. Бу текст кайбер милләтләрнең кыскача тарихы турында. Әлбәттә, иң беренче чиратта татарлар хакында берничә сүз.
Татарлар. Казан татарлары урта төз буйлы, киң җилкәле, овал йөзле, гадәти уемлы күзле, колаклары зур түгел. Хатын-кызлар бик еш бизәнеп йөргәннәр: иннек, кершән һәм сөрмә тарта торган булганнар.
Казан татарлары сәүдәгәрләр булганнар. Җир эшкәртү белән бик сирәк өлеше генә шөгыльләнгән, җирләре булганнарының күп өлеше аны арендага биреп торганнар.
Азыкларына килгәндә, татарлар камыр ризыкларын яратканнар, майлы һәм баллы ризыкларны да яратып ашаганнар. Урта хәллеләр талкан (тозлы суда пешерелгән он), салма (онлы шариклар), карабодай оныннан күмәчләр, ә бәйрәм көннәрендә ат ите һәм бәрән ите ашаганнар. Бай татарлар пилмән, токмач, майлы күмәчләр, яшел кыярдан пирог һәм киптерелгән җиләк-җимеш ашый торган булганнар. Майлы ризыктан соң чәй эчү - татарга хас төп үзенчәлек.
Башкортлар. Физик төсмерләре буенча алар татарлардан аерылмыйлар дияргә мөмкин. Әмма монгол йөзле, кысык күзле, чыгып торган яңаклы башкортлар да булган. Буйлары озын түгел, әмма алар көчле. Күбрәк алтын приискаларында эшләгәннәр: утын кискәннәр, күмер әзерләгәннәр, руда ташыганнар һ.б. Чисталык һәм пөхтәлекләрен истә тотып, башкортларга алтын юу эше дә йөкләнә торган булган. Зур физик эш белән шөгыльләнсәләр дә, хезмәт хакын аз түләгәннәр. Аларның сизү органнары бик яхшы эшләгән, алар сирәк авырганнар. Башкортлар белемгә омтылган, нәселдән килгән талантлы халык булганнар.
Төп шөгыльләре терлекчелек булган. Аларның башка терлекләрдән кала зур гына ат көтүлекләре дә булган. Аучылык, урман эше, балыкчылык та башкорт халкы белгән кәсепләр саналган. Шулай булуга карамастан, ашаулары бик начар булган, әмма кунакчыллыклары белән аерылып торганнар.
Чувашлар. Татарстан территориясендә яшәүче милләтләрнең тагын берсе - чувашлар. Аларның антропологик типлары фин телле халыкларның йогынтысында формалаша. Күбесенчә мариларга охшашлар, шулай ук монгол төсмерлеләрне дә очратырга мөмкин. Телләре төрки телләр гаиләсенә керә. Аермалы сөйләм үзенчәлеге итеп о-лаштыруны саныйлар. Татарлар кебек үк фонетик системада тугыз сузык аваз белән эш итәләр, әмма тартык авазларны яңгырау һәм саңгырауларга бүлмиләр. Чуваш теленә гарәп, татар, мари, рус телләреннән күп кенә алынмалар кабул ителгән.
Чувашлар җир эшкәртү белән шөгыльләнгәннәр. Урып-җыю эшләрен кул белән башкарганнар. Хуҗалыкларында шактый гына бизәкле рус капкалары булган, йортлары башка каралты-кура белән тоташкан. Бакчаларында мунчалар да булган.
Удмуртлар. Удмуртларның телләре исә (аларны ар дип тә атаганнар) фин-угыр телләре группасына карый. Аларда басым һәрвакыт сүз ахырында, әлифбалары рус графикасына нигезләнеп барлыкка килгән. Антропологик типлары буенча алар субурал тибына якын, ягъни европа һәм монгол группалары катнашы нәтиҗәсендә барлыкка килгән тип.
Удмуртлар тырыш халык булып, аучылык, җир эшкәртү, балыкчылык белән шөгыльләнгәннәр. Хәзер инде халыкның төп массасын эшчеләр һәм интеллигенция тәшкил итә.
С ү з л е к
төз - стройный
сәүдәгәр - торговец
җир эшкәртү - земледелие
камыр ризыклары - мучные изделия
ат ите - конина
бәрән ите - баранина
яңак - скулы
пөхтәлек - опрятность
кунакчыллык - гостеприимство
аучылык - охота
балыкчылык - рыболовство
тәшкил итә - составляет
мунча - баня
йогынты - воздействие
Б и р е м н ә р
