Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
СТУДЕНТЛАР ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕ ӘСБАБЫ переделанная...docx
Скачиваний:
2
Добавлен:
01.05.2025
Размер:
113.17 Mб
Скачать

1 1.4. Интернет челтәреИнтернет челтәре.

Бүгенге көндә кешелек тормышын интернет челтәреннән башка күз алдына китерү мөмкин түгел, дисәк, арттыру булмас. Бигрәк тә яшьләр интернет сайтларында көннәр буе утырырга әзерләр. Мондый кызыксыну һәм мавыгу туктаусыз алга барган тормыштан артка калмау, барлык яңалыктан да хәбәрдар булып тору ягыннан бик тә отышлы. Әмма яшьләрнең җанлы сәнгать, матур әдәбият, музей һәм күргәзмәләр, театрлардан елдан-ел читләшүе беркадәр борчу тудыра. Яшьләрнең фикеренчә, интернет аша мәдәният, фән, сәясәт, икътисад, күңел ачу юнәлешләрендә барлык яңалыкны белү күпкә тизрәк һәм үтемлерәк. Моның өчен яныңда телефон, ноутбук яисә компьютер һәм югары тизлекле интернет булу җитә.

Бүгенге яшьләр бик җанлы һәм актив тормыш белән яши. Алар үзләре төрле сайтлар эшләү, программалар булдыру белән кызыксына. Бүген яшьләр "сыйныфташлар", "контакт" сайтлары аша аралаша, шулай ук төрле танышу сайтлары да алар арасында популяр.

Соңгы вакытта интернет челтәренең үсешенә коммуникация системаларының үсеше дә тәэсир ясый. Бүген интернетка тоташуның югары тизлеге реаль вакыт режимында информация алу мөмкинлеге бирә, мәсәлән, web-камера аша аралашу.

Кәрәзле телефоннар аша интернетка тоташу (яңа 3G технологиясе) Dual-Up технологиясе буенча стационар телефон аша интернетка тоташудан бер дә аерылмый.

Хәзер кафе һәм рестораннарда Wi-Fi технологиясе аша интернетка тоташуны яшьләр бик тә үз итә. Алар шул рәвешле дуслары белән аралаша һәм күп кенә яңалыкларны On-line режимында белешә ала. Интернетка EDGE, GPRS, 3G, Wi-Fi системасында чылбырсыз тоташу технологиясе яшьләр тормышын җанландыра, тизләтә, мавыктыргыч итә.

Б и р е м н ә р

1. Текстны укыгыз.

2. Сорауларга җавап бирегез.

1) Интернет челтәре яшьләр тормышында нинди роль уйный?

2) Интернет заман яшьләрен сәнгатьтән, реаль яшәештән читләштермиме?

3) Яшьләр арасында бүген нинди сайтлар популяр?

4) Сез интернет мөмкинлекләрен нинди максатларда кулланыр идегез?

5) Интернетның өстенлекле яклары нәрсәдә?

3. Бу фактлар дөресме?

 

1. Интернет тормышка әкренлек белән үтеп керә.

    -дөрес

-дөрес түгел

2. Интернет - яшьләрнең аерылгысыз дусты һәм киңәшчесе.

    -дөрес

-дөрес түгел

3. Интернет - туктаусыз алга барган тормышның бер тармагы.

    -дөрес

-дөрес түгел

ТЕСТ

Начало формы

1. Кызыксыну һәм мавыгу сүзләре нинди сүз төркеменә карый?  исем  фигыль  исем фигыль  рәвеш

2. Югары тизлекле интернет сүзтезмәсе ничек тәрҗемә ителә?  высокоскоростной интернет  скоростной интернет  интернет с высокой скоростью  мобильный интернет

3. Бүген яшьләр бу сайтларны яхшы белә.  сүзтезмә  җөмлә  гади җөмлә  кушма җөмлә

4. Сыйныфташ сүзе ничек тәрҗемә ителә?  класс  одноклассник  сокурсник  кабинет

5. Интернетка  төшем килеше кушымчасы  чыгыш килеше кушымчасы  урын-вакыт килеше кушымчасы  юнәлеш килеше кушымчасы

6. ... тизлекле интернет сүзтезмәсендә нинди сүз төшеп калган?  биек  югары  киң  зур

7. Режим...нда сүзендә нинди кушымча төшеп калган?  - ы  - е  - а  - и

8. web-камера аша аралашу сүзтезмәсендә аша сүзе ничек тәрҗемә ителә?  ешь  ест  как  через

10. Сәнгать сүзендә:  7 аваз, 7 хәреф  7 аваз, 6 хәреф  6 аваз, 7 хәреф  6 аваз, 6 хәреф

Яшьләрнең шөгыльләре.5. Яшьләрнең шөгыльләре

Яшьләр бүген хәрәкәтне кулайрак күрә. Шуңа да алар төрле экстремаль шөгыльләр белән мавыга башлады. Казан шәһәрен юкка гына экстрим шәһәр дип атамыйлар. Казан шәһәрендә бүген сноуборд, new school, скейтборд, роликлар, вейкборд, маунтинборд, брейк данс, футбег, паркур, граффити, фингерборд кебек юнәлешләр билгеле. Шулар арасында яшьләрне бик тә кызыксындырганы - паркур. Паркур - каршылыкларны тиз генә үтәргә өйрәтә торган дисциплина. Аны XXI гасыр тормышы фәлсәфәсе дип тә атыйлар. Паркур күп кенә илләрдә "хулиганнар шөгыле" саналса да, кайбер европа шәһәрләрендә паркур өчен махсус парклар әзерли башлаганнар, ә Лиссе шәһәрендә 20 нче июльдә ел саен паркур көннәре үткәрелә.

Бу термин иң элек ат спортында гына кулланылып, атлар үтәргә тиешле каршылыклы трассаның бер төрен белдергән. Вакытлар узу белән каршылыкларны үтү өчен атлар һич тә кирәк түгеллеге ачыкланган. Бу фикерне беренчеләрдән булып Давид Белль и Себастьян Фука әйтеп, заманча паркурны тудыручылар булганнар. Давид Белль кечкенә чагында кыяга менүчеләр өчен махсус куелган стенага менеп уйный торган булган. Әтисе каршы килгәннән соң, ул агач башыннан йөри башлаган. 1987 елда аны Себастьян Фука күреп ала һәм алар бергәләшеп, үз янына яшьләрне җыеп, бу шөгыльләрен дәвам итәләр. Себастьян Фука фикеренчә, "паркур - күчеш сәнгате саналган балалар уены". Паркур белән шөгыльләнүче кешеләрне трейсерлар дип атыйлар. Алар шәһәрдәге махсус билгеләнгән каршылыкларны бернинди ярдәмче предметларсыз, ягъни акробатика, гимнастика, йөгерү, кыяга менү алымнарын гына кулланып үтәргә тиеш. Трейсерлар өчен төп каршылык - агачлар, стеналар, түбәләр. Ә дистанцияне узганда ярдәмче кораллар ролен стеналардагы тишекләр, чыгып торган урыннар һ.б. үти. Каршылыкларны үткәндә иң әһәмиятле моментлар булып трейсерның реакция тизлеге, обстановканы һәм үз мөмкинлекләрен бәяли белүе санала. Әлбәттә, бу шөгыль бик куркынычлардан санала, әмма трейсерлар аны куркынычка санамыйча, бары тик яшәү рәвеше, яшәү фәлсәфәсе дип кенә кабул итәләр.

С ү з л е к

хәрәкәт - движение

юнәлеш - направление

каршылык - препятствие

ачыкланган - выяснилось

заманча - современный

күчеш сәнгате - искусство передвижения

кыяга менү - скалолазание

чыгып торган урын - выпуклость

үз мөмкинлекләрен бәяли белү - умение оценивать свои возможности

яшәү рәвеше - образ жизни

фәлсәфә - философия

 

Б и р е м н ә р

1. Текстны укыгыз.

2. Сорауларга җавап бирегез.

1) Казан шәһәрендә яшьләр нәрсә белән шөгыльләнә?

2) Паркур нидән гыйбарәт дисциплина?

3) Паркур республикабызда кулланылыштамы?

4) Бу термин элек нәрсәне белдергән?

5) Паркур юнәлешенең башында кемнәр торган?

3. Бу фактлар дөресме? 

1. Паркурны XXI гасыр тормышы фәлсәфәсе дип атыйлар.

  - дөрес

-дөрес түгел

2 Лиссе шәһәрендә 20 июньдә ел саен паркур көннәре үткәрелә.

  - дөрес

-дөрес түгел

3. Паркур белән шөгыльләнүче кешеләрне трейсерлар дип атыйлар.

  - дөрес

-дөрес түгел

4. Паркур бик куркыныч шөгыль саналмый.

  - дөрес

-дөрес түгел

4. Яшьләрнең башка шөгыльләре турында чыгыш әзерләгез.

ТЕСТ

Начало формы

1. Казан – Татарстанның ... .  башкаласы  баш шәһәре  төп үзәге  төп шәһәре

2. Шөгыль сүзенең тәрҗемәсе  привычка  занятие  увлечение  игра

3. Яшьләр бүген хәрәкәт... кулайрак күрә.  – тән  – кә  – дән  – не

4. Паркур – ... тиз генә үтәргә өйрәтә торган дисциплина.  авырлыкларны  каршылыкларны  араны  дистанцияне

5. Шуучылар нинди сүз төркеме?  исем  фигыль  исем фигыль  сыйфат

6. Лиссе шәһәрендә паркур көннәре кайчан үткәрелә?  20 июльдә  20 июньдә  12 июльдә  12 июньдә

7. Саналса нинди фигыль?  хикәя фигыль  боерык фигыль  шарт фигыль  сыйфат фигыль

8. Себастьян Фука фикеренчә, “паркур – күчеш сәнгате саналган балалар уены”.  килеш кушымчасы  тартым кушымчасы  изафә кушымчалары  3 зат тартым кушымчалары

9. Паркур белән шөгыльләнүчеләрне кем дип атыйлар?  трейсерлар  трейдерлар  тренерлар  паркурлар

10. Мөмкинлек сүзенең тәрҗемәсе  разрешение  возможность  разрешенность  просьба

36