Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
СТУДЕНТЛАР ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕ ӘСБАБЫ переделанная...docx
Скачиваний:
2
Добавлен:
01.05.2025
Размер:
113.17 Mб
Скачать

1. Текстны укыгыз.

2. Сорауларга җавап бирегез.

1) «Тере даруханә» дип нәрсәне атыйлар?

2) Дару үләннәрен файдалану турындагы беренче язмалар кайчан һәм кайда табылган?

3) Дару үләннәрен иң беренче булып өйрәнеп, тасвирлап биргән галимнәр (Гиппократ, Әбугалисина, Теофраст) турында сөйләгез.

4) Россиядә беренче даруханә кайчан ачылган?

5) Медицина һәм даруханә эше буенча иң югары дәүләт органы ничек аталган һәм ул кемнәргә хезмәт күрсәткән?

6) Ничек уйлыйсыз: фән һәм техника алга киткән хәзерге заманда дару үләннәре җыеп йөрүнең кирәге бармы?

3. Бу фактлар дөресме?

 

1. Борынгы кешеләр үсемлекләрнең авыруларны дәвалауга яраклы булуын белмәгәннәр.

     -дөрес

-дөрес түгел

2. Әбугалисина табиб кына түгел, философ һәм шагыйрь дә булган.

     -дөрес

-дөрес түгел

3. Россиядә беренче даруханә 1581 елда ачыла.

     -дөрес

-дөрес түгел

4. Бирелгән сүзләрнең антонимнарын табыгыз:

борынгы - ... ; дәвам итү - ... ;

югары - ... ; искелек - ... ;

мәҗбүри - ... ; хәзер - ... ;

тере - ... ; киңәйтү - ... ;

 

5. Татарчага тәрҗемә итегез:

Зеленая аптека, каменный век, Авиценна - врач, философ и поэт, ученик Теофраста, памятники культуры, лекарственные растения, известный врач, организм человека, подарок природы, растения и животные.

Тестлар

 

1. Дөрес тәрҗемәне табыгыз.

Начало формы

1. дару үсемлекләре лекарственые растения ядовитые растения  корни и листья травы и цветы

2. хайваннар птицы животные насекомые  растения

3. шагыйрь философ поэт целитель ученый

4. авыруларны дәвалау лечить болезни выявлять болезни описывать болезни принимать больных

5. буыннан—буынга из рук в руки из уст в уста из поколение в поколение из года в год

Конец формы

 

2. Тиешле кушымчаларны куегыз.

Начало формы

1. 1581нче елда Россия ... беренче даруханә ачыла.  -дә  -да  -дан  та

2. Медицина... нигез салучы булып Гиппократ санала.  -ның  -быз  -га  -ка

3.Күп кенә авырулар... үсемлек чималы белән генә дәвалап була.  -га  -ның  -ны  -не

4. Үсемлекләр... алына торган медикаментлар  -ны  -не  -тан  -дән

5. Яшел даруханә кешеләр... тугрылыклы хезмәт итә  -е  -ебез  -га  -гә

Конец формы

С- производств

С әламәт килеш озак яшик

Махсус тикшеренүләр дә, халыкара конференция, симпозиумнар да «хатын-кыз ирләргә караганда ни өчен озаграк яши?» дигән сорауга төгәл генә җавап бирә алмаганнар. Россиядә, әйтик, хатын-кызлар ирләрдән 13 елга озаграк яши. Аларда инфаркт, инсульт кебек авырулар да сирәк була.

Бу сорау галимнәргә әле дә тынгы бирми. Берәүләр, ир-атның гомер кыскалыгы - автоһәлакәтләр, икенчеләр - сугышлар, өченчеләр - авыр физик хезмәт нәтиҗәсе, ди. Кайбер галимнәр, ир-ат исерткеч эчемлекләр белән кирәгенән артык мавыга, шуңа күрә якты дөньядан иртәрәк китә, дип саный. Күп кенә белгечләрне мондый фаразлар да ышандырмый. Шуннан соң машиналар йөрми, сугышлар булмый, авыр физик хезмәтне дә хатын-кызлар башкара торган, исерткеч эчемлекләр дә чамасын белеп кенә эчелә торган җирләргә экспедицияләр оештырыла - анда да хатын-кызлар озын гомерле булып чыга.

Озак тикшерә-өйрәнә торгач, галимнәр, ниһаять, әлеге сергә төшенәләр - сәбәп хатын-кызның генетик яктан өстенлегендә икән. Хатын-кызның җенес гормоннары начар холестеринга каршы тора ала. Бу аларны йөрәк авыруыннан саклый. Британия галимнәре 70 яшьлек хатын-кызның йөрәге 18 яшьлек кыз баланыкы кебек тибә дип раслыйлар.

Хатын-кыз эмоцияләрен эченә җыярга яратмый, стрессларны да җиңелрәк үткәреп җибәрә. Монда күз яше ярдәмгә килә. Бу - нервларны саклауның бик яхшы чарасы. Ә ир-ат түзә, һәм бу эзсез калмый: нерв системасы какшый, кан юллары кысыла, йөрәк тибеше үзгәрә, кан басымы да күтәрелергә мөмкин. Моннан инсультка, инфарктка - бер генә адым.

Тик менә статистика хатын-кызларның буын авырулары белән ешрак авыруларын күрсәтә. Бу хатын-кызларның биек үкчәле туфли киеп йөрүләре белән аңлатыла.

Ирләр күп эчә, шуңа гомерләре кыска диючеләр белән килешергә дә, килешмәскә дә мөмкин. Ләкин эчүчелек белән эчү арасында аерма бар. Франциядә бездән күп эчәләр, хатын-кызлар да кимен куймый. Анда хатын-кызның уртача гомер озынлыгы 82,3 яшь.

Гомумән, французларның озак һәм сәламәт яшәвен шәрабны тәртипле эчү белән аңлаталар.

Галимнәр гомер озынлыгының йокыга да бәйле булуын исбатлаганнар. Алар раславынча, хатын-кыз тәүлегенә - 7-8, ир-ат 8-9 сәгать йокларга тиеш.

Картаю исән-имин яшәгән кешенең һәркайсына киләчәк. Үлемнән котылу чарасы да юк. Бар гомеребездә үз саулыгыбызны иң элек үзебез кайгыртып, табигать законнарына таянып, сәламәт килеш озак яшик!(Вакытлы матбугаттан)

 

С ү з л е к

махсус - специальный

төгәл - точно

тынгы бирми - не дает покоя

автоһәлакәтләр - автокатастрофы

фараз - предположение, догадка, гипотеза

җенес гормоннары - половые гормоны

өстенлек - превосходство

какшау - расшатываться

йөрәк тибеше - сердцебиение

буын - сустав

шәраб - вино

табигать - природа

 

Б и р е м н ә р