Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
СТУДЕНТЛАР ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕ ӘСБАБЫ переделанная...docx
Скачиваний:
2
Добавлен:
01.05.2025
Размер:
113.17 Mб
Скачать

30 Нчы дәрес. Авыл хуҗалыгы һәм экология.

1.Татарстанда авыл хуҗалыгы

Татарстан бар заманнарда Россиянең төп игенчелек һәм терлекчелек төбәге булып саналды. Сугыш елларында һәм аннан соңгы дәверләрдә республиканың авыл хезмәтчәннәре совет кешеләрен азык-төлек белән тәэмин итүгә лаеклы өлеш керттеләр. Авыл хуҗалыгы җитештерүнең барлык тармаклары алтмышынчы һәм җитмешенче елларда сизелерлек үсешкә иреште. Кырлардан 25-30 центнер уңыш җыю гадәти күренешкә әйләнде. Кайбер елларда ул 40 центнерга һәм аннан да югарырак күрсәткечкә җитте. Товарлыклы сөтчелек фермаларында елның-елында һәр сыердан 4000 килограмм һәм аннан күбрәк сөт савылды. Терлекләрнең артымы шактый үсте.

Нәкъ менә алтмышынчы елларда республика терлекчелекне үстерү өчен ныклы азык базасы булдырды һәм аны ныгытты. Сугару системасы кулланылды, азык чөген­дереннән яхшы уңыш үстерелде. "Кырлар патшасы" кукурузны игү җәһәтеннән безнең хуҗалыклар Кубань һәм Украинаның дан казанган хуҗалыкларыннан калышмадылар.

Безнең колхоз һәм совхозларда ул елларда шикәр чөгендере үстерергә өйрәнделәр. Бу эштә Кубань чөгендер игүчеләре тәҗрибәсе белән сыналган технология һәм тиешле техника кулланылды.

Ул елларда күп кенә хуҗалыкларыбыз карабодайдан югары уңыш ала башладылар. Карабодай җитештерү буенча Татарстан Россия Федерациясендә алгы урынга чыкты. Карабодай игү рентабельлегә әйләнде.

Нәкъ менә шул вакытларда Татарстанда терлекчелекне сәнәгать нигезенә күчерү тизләтелде. Катнаш азык җитештерүче заводлар сафка басты. Йомырка һәм тавык ите җитештерү өчен берничә кош фабрикасы төзелде. Сөт, сыер һәм дуңгыз ите җитештерү буенча терлекчелек комплекслары торгызылды.

Яшелчә җитештерү кискен артты. Моңа Казанда, Чаллыда һәм башка шәһәрләрдә, бистәләрдә теплица хуҗалыкларын үстерү дә булышлык итте.

Алтмышынчы елларда авыл хуҗалыгында җитештерү күрелмәгән дәрәҗәгә күтәрелде. Шул елларда колхоз һәм совхозлар тиешле тагылма техникалы иң яңа тракторлар, комбайннар, автомобильләр күпләп алдылар. "Сельхозтехника" предприятиеләренең базасы ныгыды. "Сельхозхимия" хезмәте булдырылды. Бу һәм башка махсуслашкан предприятиеләр колхоз һәм совхозларның төп терәгенә әверелделәр. Авыл хуҗалыгында җитештерүне үстерү өчен бу кадәр куәтле матди-техник база авыл хезмәтчәннәренең акылы, тәжрибәсе һәм хезмәт сөючәнлеге аркасында булдырылды. Бүгенге көндә дә Республикада авыл хуҗалыгы берничә тармакта эшләп килә. Алар арасында иң эре тармак булып игенчелек һәм терлекчелек санала.

Игенчелек - борынгыдан килгән иң игелекле хезмәт. Тир тамган җир уңдырышлы була, дигәннәр борынгылар. Хәзер игенчелек яңа техникага һәм алдынгы фәнгә нигезләнгән.

Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең тырыш хезмәте бүгенге катлаулы базар шартларында да терлекчелек продукциясен җитештерүне арттыру мөмкинлеге бирә. Республиканың азык-төлек базары үзебез җитештерә һәм эшкәртә торган продукция белән җитәрлек дәрәҗәдә тәэмин ителеп килә, күп кенә продукция читкә дә чыгарыла. Әлбәттә, авыл хуҗалыгында хәл ителәсе проблемалар да бар. Төп мәсьәлә ул - авылларны кадрлар белән тәэмин итү. Игенче-механизаторлар, терлекчеләр белән беррәттән, урта звено кадрлар - бригадирлар, ферма мөдирләре һәм, ниһаять, үз эшләренә бирелгән күмәк хуҗалык рәисләренә бүген мохтаҗлык кичерәбез.

Икенче төп мәсьәлә - күпчелек хуҗалыкларда техниканың таушалган булуы, ягулык-майлау материалларына һәм химия чараларына бәяләрнең даими арта баруы. Шулай да авыл хуҗалыгының бүгенге хәле Россиянең башка төбәкләре белән чагыштырганда күпкә яхшырак. Аның эчке потенциалы да күпкә юагры. Авыл хуҗалыгын дәүләт күләмендә чаралар күргәндә генә тамырдан яхшыртырга мөмкин. Авыл - милләтебезнең рухи һәм физик таянычы, алай гына да түгел, тормыш чишмәсе. Ул киләчәктә дә шулай булачак. Җир-Анабызга үзебезнең кадеребезне арттырсак, ул җимешләрен мул бирер. (Газетадан)

Б и р е м н ә р