Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
СТУДЕНТЛАР ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕ ӘСБАБЫ переделанная...docx
Скачиваний:
0
Добавлен:
01.05.2025
Размер:
113.17 Mб
Скачать

4. Визит карточкасы

Эшлекле партнерлар белән беренче очрашканда иң мәҗбүри атрибут - визит карточкалары алмашу. Бизнес этикетында алар мөһим роль уйный. Япония, Кытай, Кореяда ул теләсә нинди документны алыштыра да ала.

Визит карточкасының бер ягы татарча, урысча, икенче ягы - инглизчә, французча яки кайсы илгә барасыз - шул ил телендә басыла. Анда чит ил кешеләре аңларлык итеп үзеңнең хезмәт урының, вазифаң күрсәтелергә тиеш. Кечкенә генә хәйлә шунда, визит карточкасында ике-өч телефон номеры булу чит ил кешесендә дәрәҗәле, күп хезмәткәрле фирма белән эш итәбез икән дигән тәэсир тудыра.

Визит карточкаларын алмашу катгый төстә рангларга карап эшләнә. Алмашу делегациянең иң югары урынында эшләүче дәрәҗәле кешедән башлана. Шуңа күрә тәрҗемәчеләр яки озатып йөрүчеләр белән алдан ук сөйләшеп куегыз, алар сезгә сиздермичә генә үзләренең «босс»ларын күрсәтсеннәр. Югыйсә, уңайсыз хәлдә калуың мөмкин. Чит илгә барганда, эш бераз җиңелрәк, чөнки беренче булып визит карточкаларын хуҗалар бирә.

Визит карточкасын уң кул белән бирергә кирәк. Бирүче дә, алучы да җиңелчә генә баш ия. Карточканы алгач, партнерның исемен кычкырып укырга һәм аның эш вазифасын ачыклап, аңлап калырга кирәк.

Үзегезгә бирелгән визит карточкаларын бөгәрләргә, аңа язарга, хуҗасы алдында кулда уйнатырга ярамый. Бу - хөрмәт итмәү билгесе, һәм сез партнерыгызны үпкәләтүегез ихтимал.

Б и р е м н ә р

1. Текстны укыгыз.

2. Сорауларга җавап бирегез.

1) Бизнес этикетында визит карточкалары нинди роль уйный?

2) Визит карточкасы нинди таләпләргә җавап бирергә тиеш?

3) Визит карточкаларын алмашу кагыйдәләре нинди?

4) Чит илдә визит карточкаларын беренче булып кем бирә?

5) Визит карточкасын алгач, үзеңне ничек тотарга кирәк?

3. Бу фактлар дөресме?

1. Визит карточкасын сул кул белән бирергә кирәк.

-Дөрес

-Дөрес түгел

2. Үзегезгә бирелгән визит карточкаларын бөгәрләргә, аңа язарга, хуҗасы алдында кулда уйнатырга ярамый.

-Дөрес

-Дөрес түгел

3. Визит карточкаларын алмашу рангларга карап эшләнми.

-Дөрес

-Дөрес түгел

4. Нокталар урынына тиешле аффикслар куеп языгыз.

Бизнес этикетын… алар мөһим роль уйный. Япония, Кытай, Корея… ул теләсә нинди документны алыштыра да ала. Анда чит ил кешеләре аңларлык итеп үзең …. хезмәт урын….. , вазифа….. күрсәтелергә тиеш. Кечкенә генә хәйлә шунда, визит карточка…. ике-өч телефон номер….. булу чит ил кеше…… дәрәҗәле, күп хезмәткәрле фирма белән эш итәбез икән дигән тәэсир тудыра. Визит карточка….. алмашу катгый төстә рангларга карап эшләнә.

5. Вазифа, тәэсир, хәйлә, хезмәт урыны сүзләрен кулланып җөмләләр төзегез.

5. Брокер

Бу сүз гади генә итеп әйткәндә, «арадашчы» дигән мәгънәне белдерә.

Гадәттә, брокер клиентның кушуы буенча һәм аның исәбенә алыш-биреш алып бара. Ул - товар сатканда, төрле хезмәтләр күрсәткәндә, шулай ук товар, кыйммәтле кәгазьләр белән биржа операцияләре үткәргәндә төп арадашчы.

Әйтик, бер хуҗалыкка трактор, запас частьлар кирәк, ә ул аны үзе таба алмый, ди. Бу очракта хуҗалык брокер конторасына мөрәҗәгать итә ала. Кирәкле запас частьларның кемнәрдә булуы брокерга мәгълүм. Тик кече предприятие аларны сумнарга сатарга теләми. Аңа валюта кирәк, яисә ул, бартер тәртибендә, карабодай, бал алырга исәпли. Брокер беренче клиентына, ягъни хуҗалык вәкиленә, шул фикерне җиткерә. Хуҗалыкта артык карабодай ярмасы бар икән, брокер ике клиент белән сөйләшүләр алып бара, алмашу күләмен, бәясен ачыклый. Ниһаять, якларны килештерә һәм товар алмашу мәсьәләсе хәл ителә.

Брокер үз хезмәтенә тиешле өлешне ала. Билгеле, бу да килешү нигезендә эшләнә.

Брокер хезмәтен аерым затлар, фирма һәм оешмалар үти. Аларның күпчелеге эре компанияләрне тәшкил итә. Брокер клиентлар белән төзелгән махсус килешү нигезендә эш итә. Алар клиентларга өстәмә хезмәт тә күрсәтә. Әйтик, ул товар базарын өйрәнүдә, төрле рекламалар бирүдә, күп кенә очракта клиентларына әйбәт кенә кредит алуда ярдәм итәргә мөмкин. Брокер конторалары биржаларда да оеша, төрле төбәкләрдә урнашып, биржа белән клиентлар арасында арадашчы буларак та эш итә.

Б и р е м н ә р

1. Текстны укыгыз.

2. Сорауларга җавап бирегез.

1) Брокер сүзе нинди мәгънәдә кулланыла?

2) Брокер нинди эшләр башкара?

3) Брокер товар алмашу мәсьәләсен ничек хәл итә?

4) Брокер хезмәтен кемнәр үти?

5) Брокер конторалары кайларда оеша?

3. Бу фактлар дөресме?

1. Брокер хезмәтен аерым затлар, фирма һәм оешмалар үти.

-Дөрес

-Дөрес түгел

2. Аларның күпчелеге эре компанияләрне тәшкил итә.

-Дөрес

-Дөрес түгел

3. Брокер клиентлар белән эш иткәндә махсус килешү төзеп тормый.

-Дөрес

-Дөрес түгел

4. Нокталар урынына кирәкле аффикслар куеп языгыз.

Аңа валюта кирәк, яисә ул, бартер тәртибендә, карабодай, бал алырга исәп… . Брокер беренче клиентына, ягъни хуҗалык вәкиленә, шул фикерне җиткер….. . Хуҗалыкта артык карабодай ярмасы бар икән, брокер ике клиент белән сөйләшүләр алып бар…… , алмашу күләмен, бәясен ачыкл(а)….. Ниһаять, якларны килештер….. һәм товар алмашу мәсьәләсе хәл ител…. Брокер үз хезмәтенә тиешле өлешне ал…. .

5. Хезмәтенә дигән сүздәге хәрефләрдән яңа сүзләр уйлап языгыз.