Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
СТУДЕНТЛАР ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕ ӘСБАБЫ переделанная...docx
Скачиваний:
2
Добавлен:
01.05.2025
Размер:
113.17 Mб
Скачать

1. Текстны укыгыз.

2. Сорауларга җавап бирегез.

1) Акча ничек барлыкка килгән?

2) Акча барлыкка килгәнчегә кадәр аның ролен нәрсә башкара?

3) Алтын кайчан гади товарга әйләнә?

4) Акча нинди өч функцияне үти?

5) Акча турында тәнкыйтьчеләр һәм мәдәни эшлеклеләр нинди фикерләр әйтәләр?

3. Бу фактлар дөресме?

1. XX гасырның икенче яртысында алтын гади товарга әйләнә.

-Дөрес

-Дөрес түгел

2. Акча өч мөһим функцияне: әйләнеш чарасы, бәянең үлчәү берәмлеге яки санау чарасы, һәм акча саклау, һәм акча җыю чарасын үти.

-Дөрес

-Дөрес түгел

3. Кайбер тәнкыйтьчеләр һәм мәдәни эшлеклеләр фикеренчә, кәгазь акчада тарихи шәхесләр төшерелергә тиеш

-Дөрес

-Дөрес түгел

4. Нокталар урынына кирәкле аффикслар куеп языгыз.

Берничә мең еллар элек акча... нәрсә икәнен дә белмә... . Кеше... әйберләр... бер-берсе белән үзара алмаш... . Игенче - ашлык, терлекче - мал-туар. Ләкин әйбер бәяләр... төрлечә булганга, сәүдә эше... гел кыенлыклар чыгып торган. Мәсәлән, леопард тырнагы... ясалган муенса... бер көймә яисә ике үгез сора... . Бер сарык... ике балта яисә дүрт чүлмәк белән түлә... .

5. Түбәндәге сүзләрнең синонимнарын табыгыз: кеше, бәя, сәүдә, мал-туар. Ә сез беләсезме?

Доллар - Америка акчасы. Әмма үзенең килеп чыгышы, аталышы белән аның бу дәүләткә бернинди бәйләнеше юк. Долларның тарихы болай: 1518 нче елда Германиянең Богемия җирендәге Йохимсштале дигән кечкенә шәһәрдә түгәрәк формалы, авырлыгы 28 грамм көмешкә, номинал бәясе 3 маркага тиң яңа акча сугып чыгаралар. Бу акча тиз арада Германиянең башка җирләренә дә таралып китә, аның исемен («йохимсштале») әйтү дә, язу да читен, озын була, шуңа күрә бу атаманы кыскартып «таллер» дип кенә атап йөртә башлыйлар. Шушы исем белән бу акча башка илләрдә дә йөри башлый. Италиядә ул «таллеро», Испаниядә «даллеро» дип атала, ә Америкага барып җиткәч (1786), инглизчә «доллар»га әйләнә. Безнең телгә ул «талир тәңкә» булып кергән.

2.Маркетинг

Хәзерге заман бизнесында маркетингның роле искиткеч зур. Дөнья икътисады - ул зур бер базар; соңгы унъеллыкта төрле илләр арасында товар алмашу гаять көчәйде. Сатып алучыларның сайлап алу мөмкинлекләре бик нык артты, шуңа күрә фирмалар, үзләренә мөмкин кадәр күбрәк кулланучылар "яулап алырга" тырышып, бер-берсе белән ярышалар. Шушы максатка ирешүгә юнәлдерелгән эшчәнлек маркетинг дип атала да инде.

- Без нинди товарлар сатып алабыз һәм ни өчен?

- Күпме товар җитештерергә кирәк?

- Теге яки бу товар өчен кулланучылар күпме түләргә әзер?

- Кулланучыларның товарны сайлап алуына, бәядән тыш, тагын нәрсә йогынты ясый?

Боларның һәммәсен дә белү, ягъни конкрет товарга булган ихтыяҗны ачыклау өчен, маркетинг буенча белгечләр базарны өйрәнү белән шөгыльләнәләр.

Фирманың бурычы - үз товарларын сатып, кешеләрнең ихтыяҗларын канәгатьләндерү генә түгел. Ул моны үзе өчен мөмкин кадәр зуррак табыш китерерлек итеп эшләргә омтыла. Маркетинг буенча барлык тырышлыклар нәкъ менә шушы максатка юнәлдерелгән.

Җитештерү һәм маркетинг - өзлексез процесс. Бары бер мәртәбә товар чыгарып, табыш алу өчен фирма ачкан һәм шунда ук эшне ябарга теләгән җитди эшмәкәрне күз алдына китерүе кыен.

Чын эшмәкәр беркайчан да ирешелгәннәр белән канәгатьләнми. Хәтта үз товарына тотрыклы сорау булдыруга ирешкән очракта да ул базарның өзлексез хәрәкәттә икәнлеген исеннән чыгармый. Кулланучыларның игътибарын бер мәртәбә җәлеп итү генә җитми: аны һәрвакыт күз уңында тотарга, кешеләрне яңадан-яңа товарлар сатып алуга дәртләндерергә, ягъни аларның гел яңарып торган ихтыяҗларына яраклашырга кирәк. Ихтыяҗларның яңаруы нәрсә ул?

Кафе яки ресторан хуҗасы үзендә бер мәртәбә булган кешенең кабат килүен һәм бу турыда танышларына да сөйләвен тели.

Яшелчә һәм җиләк-җимеш белән тәэмин итүче күпләп сатучы фирма яңа районда күптән түгел ачылган кибетнең үзенең даими клиентына әверелүен тели.

Реклама агентлыгы фирмага үз хезмәтләрен тәкъдим итә, оригиналь һәм эффектлы реклама уйлап табып, аның өметләрен акларга тырыша.

Ихтыяҗларның яңаруы - мөстәкыйль проблема түгел, барыннан да бигрәк ул - базарны өйрәнү һәм товарны сатуның бер өлеше яки бер ягы гына.

Б и р е м н ә р