Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
СТУДЕНТЛАР ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕ ӘСБАБЫ переделанная...docx
Скачиваний:
2
Добавлен:
01.05.2025
Размер:
113.17 Mб
Скачать

3. Бу фикер дөресме?

1. Казан ит комбинатындагы продукциянең сертификатлары юк.

-Әйе

-Юк

2. Дәүләт санитария күзәтчелеге кондитер эшләнмәләргә генә тикшерү уздыра.

-Әйе

-Юк

3. Азык-төлек сәнәгате - республикабызның горурлыгы.

-Әйе

-Юк

ТЕСТ

1. “Заря” кондитер фабрикасы кайчан оешкан?

-1924 елның июнендә

-1993 елда

-1924 елның июлендә

-1994 елда

2. Фабрикада үз илебездә җитештерелгән һәм чит илдә эшләнгән заманча җиһазлар файдаланыла.

-требуется

-используется

-делает пользу

-производится

3. Азык-төлек товарларыннан кала завод техник продукция дә җитештерә.

-город

-остается

-кроме

-наряду

4. Арыш икмәгеннән алып оригиналь кондитер эшләнмәләренә кадәр сайлау мөмкинлеге

-исем

-алмашлык

-бәйлек

-кисәкчә

5. Медик-биологик таләпләр... җавап бирә

– ка

– кә

– не

– гә

6. Бу оешмада 500 дән артык кеше... эшли.

– ләр

кушымча кирәкми

– не

– дән

7. Открытое акционерное общество ничек тәрҗемә ителә?

-ачык акционерлык җәмгыяте

-ачык акционерлык оешмасы

-ачык акционер җәмгыяте

-ачык акционерлык берләшмәсе

8. Күзәтчелек сүзенең тәрҗемәсе

-дежурство

-надзор

-наблюдение

-гадани

27 Нче дәрес. С.Р. №8 “Фән һәм мәгариф” – текст белән эш

28-29 нче дәресләр. Икътисад, сәүдә һәм менеджмент.

1. Икътисадта акча

Берничә мең еллар элек акчаның нәрсә икәнен дә белмәгәннәр. Кешеләр бер-берсе белән үзара әйберләр алмашканнар. Игенче - ашлык, терлекче - мал-туар тәкъдим иткән. Ләкин әйбер бәяләре төрлечә булганга, сәүдә эшендә гел кыенлыклар чыгып торган. Мәсәлән, леопард тырнагыннан ясалган муенсага бер көймә яисә ике үгез сораганнар. Бер сарыкка ике балта яисә дүрт чүлмәк белән түләгәннәр.

Акрынлап моның бик катлаулы булуы беленгән - икътисад үскән, товарларның төрләре һаман арта барган. Тора-бара кешеләр даими акча турында уйлана башлыйлар. Акчага йорт-җир, мал-туар да сатып алырлык булсын. Саклап тотканда да, кулдан-кулга күчкәндә дә кыйммәте югалмасын.

Төрле заманнарда эквивалент ролен төрле товарлар: мал-туар, җәнлек мехлары, кабырчыклар, чәй, тоз үтәгән. Аннан соң күп еллар буе акча ролен алтын башкара. Ул хәтта гомер буе акча ролен үтәр кебек була. Ләкин XX гасырның икенче яртысында хәл үзгәрә: алтын инде акча түгел, ә гади товарга әйләнә. Ә акча ролен Дәүләт һәм Үзәк банкларның бурыч йөкләмәләре - тимер акча һәм кәгазь акчалар, яки коммерция банкларының чеклары һәм башка керемнәр үти.

Димәк, өч мөһим функцияне: әйләнеш чарасы, бәянең үлчәү берәмлеге яки санау чарасы, һәм акча саклау, һәм акча җыю чарасын үтәгән һәр нәрсә акча була ала. Акча әйләнеш чарасы буларак товар алмашуны тәэмин итә, гомуми түләү һәм сатып алу инструменты булып хезмәт итә. Акча, бәянең үлчәү берәмлеге буларак, барлык товар һәм хезмәт күрсәтү бәясен билгеләргә, керемнәр һәм чыгымнарны исәпләргә мөмкинлек бирә. Боларны, санау чарасы буларак, акча кулланмыйча башкарып булуны күз алдына да китереп булмый. Саклау һәм җыю чарасы буларак, акча байлыкны һәрвакыт теләсә кайсы товар, хезмәт күрсәтү яки ресурсларны тотарга мөмкинлек бирә.

Акчаның асылы турында фикер йөртеп, үткән гасырда Британия премьер-министры һәм финанс министры, ул мөртәт - кешене юләрләндерә, дигән. Кайбер тәнкыйтьчеләр һәм мәдәни эшлеклеләр фикеренчә, кәгазь акчада тарихи шәхесләр төшерелергә тиеш түгел. Кайбер яңа дәүләт банкнотларында хайван сурәте төшерелә.

Б и р е м н ә р