Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
СТУДЕНТЛАР ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕ ӘСБАБЫ переделанная...docx
Скачиваний:
0
Добавлен:
01.05.2025
Размер:
113.17 Mб
Скачать

3. Бу фактлар дөресме?

1. С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация производство берләшмәсе - самолетлар эшләп чыгаручы бердәнбер оешма.

-Әйе

-Юк

2. Казан дәүләт техника университеты А.Н.Туполев исемен йөртә.

-Әйе

-Юк

3. Авиация - илебез сәнәгатенең көчле, әйдәп баручы тармакларыннан берсе.

-Әйе

-Юк

4. Тексттан тартым категорияле исемнәрне язып алыгыз һәм анализлагыз.

5. Текстның кыскача планын төзегез.

ТЕСТ

1. Сәнәгать сүзенең тәрҗемәсе?

-промышленность

-экономика

-общество

- политика

2. Авиатөзүче нинди сүз?

-тамыр

-ясалма

-кушма

-парлы

3. 2001 елның 11 февралендә сүзтезмәсендә саннар нинди?

-чама

-тәртип

-микъдар

-бүлем

4. Камилләштерү һәм модернизацияләү кайсы сүз төркеменә керә?

-исем

-фигыль

-рәвеш

-исем фигыль

5. Хезмәткәрләр сүзенең тамыры кайсы?

-хезмәт

-хезмәткә

-хезмәткәр

-хезмәткәрләр

6. Бүгенге көндә Татарстанның киләчәген, алга китешен авиация сәнәгат...ннән башка күз алдына да китереп булмый.

– ы

– е

– ә

– се

7. Казанда эшләнгән пассажир лайнерлары

-сыйфат

-үткән заман хикәя фигыль

-фигыль

-үткән заман сыйфат фигыль

8. Очучы сүзендәге – чы кушымчасы нинди кушымча?

-кушымча түгел

-яңа сүз ясый

-сүз формасын үзгәртә

-иркәләү-кечерәйтү кушымчасы

9. Иң алдынгылар

-кисәкчә

-күрсәтү алмашлыгы

-рәвеш

-бәйлек

10. Республиканың сүзенә беренче зат күплек сандагы тартым кушымчасы ялгарга кирәк.

– ыбыз

– быз

– без

26 Нчы дәрес. Автомобильләр һәм азык-төлек сәнәгате.

Автомобиль сәнәгате - машина төзелешенең әйдәп баручы өлкәләренең берсе. Аның төп бурычы - автомобиль транспорты челтәрен үстерү һәм камилләштерү. Хәзерге җәмгыятьне автомобильләрдән башка күз алдына китерү мөмкин түгел. Автомобильләр тормышыбызның барлык тармакларында киң файдаланыла: урман хуҗалыгы, авыл хуҗалыгы, төзелеш сферасы, пассажирлар ташу, ял итү һ.б. Дөньяда ел саен 42 млн. җиңел машина, 5 млн. автофургон, 1,5 млн. йөк машинасы, 240 мең автобус җитештерелә. Автомобиль конструкцияләре шактый катгый кагыйдәләр буенча эшләнә. Бу кагыйдәләр җәмгыять, автомобиль хуҗасы һәм җитештерүче тарафыннан билгеләнә. Җәмгыять автомобильнең экологик яктан чиста, кешеләр өчен куркынычсыз булуы өчен көрәшә; машина иясе аның уңайлы, эстетик таләпләргә җавап бирүенә игътибар итә; җитештерүче бу таләпләрне үтәргә, машинаның үзбәясен мөмкин кадәр түбән итәргә тырыша.

Безнең республикабызда бүгенге көндә автомобиль җитештерүче берничә завод бар. Аларның иң егәрлесе - Кама автомобиль заводы, ягъни КамАЗ. Бу завод - Россия Федерацияседәге иң эре автомобиль корпорациясе. «КамАЗ» компаниясенә 96 предприятие керә, алар арасында «Туймазы автобетоновозов заводы», «НЕФАЗ» (Нефтекамск шәһәре) һәм «Автоприцеп-КАМАЗ» (Ставрополь шәһәре) оешмалары бар. Атаклы Дакар кроссларында да безнең КамАЗлар - билгеле машина. Бу завод прицеплар, автобуслар, тракторлар, двигательләр җитештерү белән шөгыльләнә. Алабуга шәһәрендәге ЕлАЗ да - машина төзелеше өлкәсендә үз урынын тапкан завод. Анда төрле заманча технологияләр ярдәмендә, чит ил машина заводлары белән берлектә автомобильләрләр өчен махсус техника һәм сәнәгатьнең нефть-газ тармагы өчен җиһазлар җитештерелә. Хәзерге көндә бу территориядә "Алабуга" экономик зонасы төзелде.

С ү з л е к

өлкә - область

челтәр - сеть

җәмгыять - общество

тармак - отрасль

хуҗалык - хозяйство

җитештерү - производство

катгый - строгий

куркынычсыз - безопасный

үзбәя - себестоимость

егәр - мощь

берлектә - совместно

махсус - специальный

Б и р е м н ә р

1. Текстны укыгыз.

2. Сорауларга җавап бирегез.

1) Автомобиль сәнәгатенең төп бурычы нинди?

2) Автомобильләр кайсы өлкәләрдә кулланыла?

3) Автомобильләр нинди кагыйдәләр буенча эшләнә?

4) Татарстан республикасында нинди автомобиль заводлары бар?

5) Аларда нинди машиналар җитештерелә?

6) Автомобиль сәнәгате республикабыз икътисады өчен нинди әһәмияткә ия?

3. Бу фикер дөресме?

1. Автомобильләр урман хуҗалыгында актив файдаланыла.

-Әйе

-Юк

2. Автомобильләр җитештерүче теләге буенча гына эшләнә.

-Әйе

-Юк

3. ЕлАЗда йөк машиналары эшләп чыгарыла.

-Әйе

-Юк

4. Түбәндәге җөмләдә күп нокталар урынына тиешле кушымчаларны куеп языгыз, алар ничек атала?

Алабуга шәһәр…дәге ЕлАЗ - машина төзелеш… өлкә…дә үз урын… тапкан завод.

5. Җиңел машина, экспорт, хуҗалык, җитештерү сүзләре белән җөмләләр төзегез.

ТЕСТ

1. 1,5 млн. ничек укыла?

-бер һәм биш млн.

-ярты млн.

-бер бөтен ярым млн.

-бер бөтен уннан биш млн.

2. Хәзерге җәмгыятьне автомобильләрдән башка күз алдына китерү мөмкин түгел.

-өндәү җөмлә

-инкарь җөмлә

-юклык формалы җөмлә

-ким җөмлә

3. 240 мең саны нинди төзелешле?

-гади

-ясалма

-тезмә

-кушма

5. КамАЗ прицеплар, автобуслар, тракторлар, двигательләр җитештерү белән дә шөгыльләнә.

-тиңдәш исемнәр

-тиңдәш түгел сүзләр

-тигез исемнәр

-бердәй исемнәр

6. Җәмгыять сүзендә ничә аваз, ничә хәреф?

-8 хәреф, 7 аваз

-7 хәреф, 7 аваз

-7 хәреф, 8 аваз

-8 хәреф, 8 аваз

7. Алабуга шәһәрендәге ЕлАЗ – машина төзелеше өлкәсендә үз урынын тапкан завод.

-ия

-хәбәр

-тәмамлык

-аергыч

8. КамАЗда нинди машиналар җитештерелә?

-BMW

-ЗИЛ

-Камаз

-УАЗ

9. Безнең нинди алмашлык?

-сорау

-зат алмашлыгы

-күрсәтү алмашлыгы

-тартым алмашлыгы

10. Түбән сүзенең антонимы кайсы?

-югары

-кечкенә

-зур

-биек