Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
СТУДЕНТЛАР ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕ ӘСБАБЫ переделанная...docx
Скачиваний:
2
Добавлен:
01.05.2025
Размер:
113.17 Mб
Скачать

1. Текстны укыгыз.

2. Сорауларга җавап бирегез.

1) Казан дәүләт энергетика университеты составына нинди институтлар керә?

2) Университет кайсы ил энергосистемалары өчен белгечләр әзерли?

3) КДЭУ ничәнче елда үзенең 40 еллыгын билгеләп үтә?

4) Казан энергетика университеты нинди күрсәткечләр буенча төбәктәге иң яхшы уку йорты булып тора?

5) Бүгенге көнне уку йортында чит ил студентлары белем аламы? Кайсы илләрдән?

3. Бу фактлар дөресме?

1. Казан энергетика университеты Россия Федерациясендә энергетика өлкәсендә махсуслашкан 3 югары уку йортының берсе.

-Дөрес

-Дөрес түгел

2. Университет бары Татарстан Республикасы энергосистемалары өчен генә белгечләр әзерли.

-Дөрес

-Дөрес түгел

3. Университетта заманча корпоратив мәгълүмати-хисаплау челтәре һәм китап бастыру комплексы бар.

-Дөрес

-Дөрес түгел

4. Казан дәүләт энергетика университетында 146 белгечлек буенча 111 меңнән артык студент укый.

-Дөрес

-Дөрес түгел

5. 2007 елны Казан дәүләт энергетика университеты базасында "Татарстан Республикасы энергетикасы" белем бирү кластеры эшләнә

-Дөрес

-Дөрес түгел

4. Кушымчаларны язып бетерегез.

1. Казан дәүләт энергетика университеты нигезе... җылылык һәм электр энергиясе, электротехника һәм электроника, әйләнә-тирә мохит... саклау, табигать ресурслары... рациональ файдалану мәсьәләләрен хәл итү буенча фәнни-тикшеренү эшчәнлеге алып барыла. 2. Әлеге тикшеренүләр... гамәл... ашыру буенча Казан дәүләт энергетика университеты Россиядәге иң яхшы уку йортлары арасы... тора. 3. Бүгенге көн... ректор бул... физика-математика фәннәре докторы, профессор, М.Ломоносов исемендәге орден лауреаты, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлекле... Юрий Яковлевич Петрушенко эшли. 4. 2008 ел... (яки ел уны) университет үзе... 40 еллыгын билгеләп үтте. 5. Казан дәүләт энергетика университеты Идел буе төбәге... беренчеләрдән булып энергетика өлкәсе... белем бирә башлады.

5. Нокталар урынына мәгънәсе туры килгән сүзләрне куегыз.

1. Университет Татарстан Республикасының, Россия Федерациясенең, якын һәм ерак чит ..... энергосистемалары өчен белгечләр әзерли. 2. Бүгенге көнне уку йортында Россиянең башка ..... , БДБ, Азия һәм Африка илләреннән 9 мең студент һәм аспирант белем ала. 3. Казан дәүләт энергетика университеты Идел буе төбәгендә беренчеләрдән булып энергетика ...... белем бирә башлады. 4. Мәскәү энергетика институтының Казан филиалы буларак саналып килгән Казан дәүләт энергетика институтына университет ..... 2000 елда бирелә. 5. 2008 елда ул үзенең 40 еллыгын ..... үтте.

Ф а й д а л а н у ө ч е н с ү з л ә р: өлкәсендә, төбәкләреннән, билгеләп, илләрнең, дәрәҗәсе.

24 Нче дәрес. Казан дәүләт финанс-икътисад университеты

Казан дәүләт финанс-икътисад институты (КДФИИ) 1931 елда В.И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университеты нигезендә төзелә.

КДФИИ - Россия Федерациясенең әһәмиятле икътисади уку йортларының берсе. Бу уку йорты халыкара дәрәҗәдәге белгечләр әзерләү буенча гына түгел, илнең финанс һәм икътисади тормышындагы мәсьәләләрне чишәргә әзер торучы, икътисад фәне өлкәсенең үзәге буларак та билгеле.

Институтта 7 факультет бар. Алар гомуми икътисад факультеты; менеджмент; финанс-кредит; предприятие икътисады факультетлары һ.б.

1992 елдан КДФИИ Россиядә беренчеләрдән булып менеджмент һәм икътисад юнәлешендә «бакалавр» һәм «магистрлык» белгечлеге әзерләү эшенә кереште. Институтта бакалавриат, магистратура, аспирантура, докторантура һәм икенче югары белем бирү факультеты эшли.

2000 елда институт «Эшлекле идарә итү остасы» («Мастер делового администрирования») программасы буенча югары белемле менеджерлар әзерли башлады.

Хәзерге вакытта институт Россия Федерациясенең әйдәп баручы уку йортларыннан саналган РФ хөкүмәте каршындагы Мәскәү финанс академиясе, Плеханов исемендәге Россия икътисад академиясе, Санкт-Петербург икътисад һәм финанс университетлары белән тыгыз элемтәдә эшли. Шулай ук Кларион (АКШ), Ганновер, Кельн (Германия) университетлары, Англия, Бельгия, Кытай, Канада, Чехия, Төркия һ.б. илләрнең уку йортлары белән хезмәттәшлек итә.

Яхшы сыйфатлы белем бирү өчен институтта барлык уңайлыклар да бар, хәзерге заман техникасы белән җиһазландырылган аудиторияләр, компьютер класслары, бай китапханә булдырылган.

Моннан тыш 1997 елда институтта тарих музее оештырылган. Аның экспозициясендә күп санлы документларның, фотосурәтләрнең, китапларның төп нөсхәләре, шулай ук институт хезмәткәрләре тарафыннан бүләк ителгән күп кенә экспонатлар урын алган. Институтның үзенең полиграфик базасы эшли, анда күп санлы монографияләр, методик әсбаплар һәм рус телендә «Икътисадчы» («Экономист») гәҗите чыгарыла. (Мәгълүмат КДФИИның рәсми сайтыннан алынды)

Б и р е м н ә р

1. Текстны укыгыз.