Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
СТУДЕНТЛАР ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕ ӘСБАБЫ переделанная...docx
Скачиваний:
2
Добавлен:
01.05.2025
Размер:
113.17 Mб
Скачать

22 Нче дәрес – үзлектән эш. Тема: “ Безнең уку йорты, аның тарихы”.

23 Нче дәрес. Казан дәүләт техника университеты

Казан дәүләт авиация институты 1932 елның 5 мартында авиация сәнәгатенең төп Идарәсе карары нигезендә Казан дәүләт университетының аэродинамика бүлеге базасында оешкан. Иң элек институт аэродинамика һәм самолет төзелеше дип аталган ике бүлектән торган. 1934 елда рәсми рәвештә самолет төзелеше факультеты ачылган.

Институт белән Николай Гурьевич Четаев җитәкчелек иткән. Ул шул елларда гомуми механика мәктәбендә фәнни-тикшеренү эшен җитәкләгән. 1933 елдан институт авиация югары уку йортлары арасында беренчеләрдән булып "Труды КАИ" дип аталган фәнни мәкаләләр җыентыгы чыгара башлаган. Шул ук елны кандидатлык диссертацияләре яклана башлаган. 1937 елда институтта докторлык диссертацияләре яклана башлаган. 1939 елда моторлар төзү факультеты ачылган. 1945 елда илдә беренчеләрдән булып реактив двигательләр кафедрасы ачылган. Кафедра мөдире итеп ракета двигательләре төзелешенә нигез салган В.П.Глушко чакырылган. Бу кафедрада Айның бер кратерына исеме бирелгән Г.С.Жирицкий, илнең ракета-космик системалары баш конструкторы булган С.П.Королевлар эшләгән. 1951 елда авиация приборлары төзелеше, 1952 елда авиация радиотехникасы факультетлары ачылган. 1956 елда докторлык диссертацияләре яклау Советы эшли башлаган. 1973 елда институтка күренекле авиаконструктор А.Н.Туполев исеме бирелгән. 1982 елда институт Халыклар дуслыгы ордены белән бүләкләнә. 1987 елда ректор итеп Г.Л.Дегтярев сайланган. 1991 елда икътисад, финанс һәм эшмәкәрлек факультеты ачылган. 1992 елда Казан авиация институты Казан дәүләт техника университеты итеп үзгәртелгән. Шул елдан университет юнәлешләр һәм белгечлекләр спекторын киңәйтеп җибәргән. Шуның нәтиҗәсе булып, бер-бер артлы гуманитар (1995), физика-математика (2000), икътисади теория һәм хокук, психология (2003) факультетлары ачылган.

Бүгенге көндә КДТУ (КАИ) - Россия Федерациясенең техник уку йортлары арасында ышанычлы урын тоткан күптармаклы инновацион фәнни-укыту комплексы. Аның 11 филиалы Волжск, Әлмәт, Бөгелмә, Яшел Үзән, Алабуга, Яр Чаллы, Чистай, Түбән Кама, Лениногорск, Нократ Аланы шәһәрләрендә эшли. Бүген КДТУда якынча 15000 студент укый.

Б и р е м н ә р

1. Сорауларга җавап бирегез.

1) Казан дәүләт техника университеты ничәнче елда оеша?

2) Кем ул Николай Гурьвич Четаев?

3) Айның бер кратерына кем исеме бирелгән?

4) Университетка А.Н.Туполев исеме ничәнче елда бирелә?

5) КДТУда нинди яңа факультетлар ачыла һәм кайчан?

6) Казан дәүләт техника университетының нинди филиаллары бар?

7) Г.Л.Дегтярев кайчан ректор итеп сайлана?

8) КДТУның Халыклар дуслыгы ордены бармы? Ул ничәнче елда бирелә?

Казан дәүләт энергетика университеты

Казан дәүләт энергетика университеты Идел буе төбәгендә беренчеләрдән булып энергетика өлкәсендә белем бирә башлады. Мәскәү энергетика институтының Казан филиалы буларак саналып килгән Казан дәүләт энергетика институтына университет дәрәҗәсе 2000 елда бирелә. 2008 елда ул үзенең 40 еллыгын билгеләп үтте. Россия Федерациясендә энергетика өлкәсендә махсуслашкан 3 югары уку йортының берсе булган Казан энергетика университеты уку-укыту шартлары һәм техник җиһазландырылу ягыннан төбәктәге иң яхшы уку йорты булып тора.

Университет Татарстан Республикасының, Россия Федерациясенең, якын һәм ерак чит илләрнең энергосистемалары өчен белгечләр әзерли. Бүгенге көндә уку йортында Россиянең башка төбәкләреннән, БДБ, Азия һәм Африка илләреннән 9 мең студент һәм аспирант белем ала. Казан дәүләт энергетика университетында 46 белгечлек буенча 11 меңнән артык студент укый. Аларга 500 укытучы белем бирә. Шуларның 72% фәнни дәрәҗәләре булган мөгаллимнәр (16% фән докторы). Университет галимнәре арасында Россия Федерациясе фәннәр Академиясе һәм Татарстан Республикасы фәннәр Академиясе әгъза-корреспондентлары бар.

Казан дәүләт энергетика университеты нигезендә җылылык һәм электр энергиясе, электротехника һәм электроника, әйләнә-тирә мохитны саклау, табигать ресурсларыннан рациональ файдалану мәсьәләләрен хәл итү буенча фәнни-тикшеренү эшчәнлеге алып барыла. Әлеге тикшеренүләрне гамәлгә ашыру буенча Казан дәүләт энергетика университеты Россиядәге иң яхшы уку йортлары арасында тора. Университетта уку-укыту процессында һәм фәнни тикшеренү эшләрендә уңышлы файдаланылган заманча корпоратив мәгълүмати-хисаплау челтәре һәм китап бастыру комплексы бар.

КДЭУ белән 9 ел дәвамында Россия фәннәр академиясенең әгъза корреспонденты, Татарстан Республикасының, Россия Федерациясенең атказанган фән һәм техника эшлеклесе, техник фәннәр докторы, профессор Юрий Гаязович Нәҗмиев җитәкчелек итә. Бүгенге көндә ректор булып физика-математика фәннәре докторы, профессор, М.Ломоносов исемендәге орден лауреаты, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе Юрий Яковлевич Петрушенко эшли.

Университет 3 институттан: Җылылык энергетикасы институты, Электр энергетикасы институты һәм Икътисад һәм социаль технологияләр институтыннан; 4 факультеттан: Машиналар төзү факультеты, Кичке җылылык энергетикасы, Кичке электр энергетикасы, Читтән торып уку факультетларыннан һәм Кече энергетика колледжыннан тора.

2007 елны Казан дәүләт энергетика университеты базасында "Татарстан Республикасы энергетикасы" белем бирү кластеры эшләнә. Әлеге кластерның нигезе булып «Татэнерго» ААҖ, ә әйдәп баручы югары уку йорты булып КДЭУ тора.

С ү з л е к

атказанган фән эшлеклесе - заслуженный деятель науки

әйдәп баручы - ведущий

әйләнә - тирә мохит - окружающая среда

белгечлек - специальность

гамәлгә ашыру - реализация

дәрәҗә - степень

җылылык энергетикасы - теплоэнергетика

китап бастыру - книгопечатание

махсуслашкан - специализированный

мәгълүмати-хисаплау челтәре - информационно-вычислительный центр

техник җиһазландырылу - техническое оснащение

тикшеренү - исследование

фәнни дәрәҗә - научная степень

фәнни-тикшеренү эшчәнлеге - научно-исследовательская деятельность

хәл итү - решить

читтән торып уку - заочное обучение

югары уку йорты - высшее учебное заведение

Б и р е м н ә р