Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
СТУДЕНТЛАР ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕ ӘСБАБЫ переделанная...docx
Скачиваний:
2
Добавлен:
01.05.2025
Размер:
113.17 Mб
Скачать

1. Текстны укыгыз.

2. Сорауларга җавап бирегез.

1) Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты нинди югары уку йортлары кушылуы нәтиҗәсендә оештырылган?

2) 130 еллык тарихы булган ТДГПУ Татарстаннан тыш тагын нинди төбәкләр өчен дә югары белемле мөгаллимнәр әзерли.

3) Университетның төп максаты нидән гыйбарәт?

4) Университет нинди бүләкләргә ия булган?

3. Бу фактлар дөресме?

1. 2005 елны Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты оештырыла.

-Дөрес

-Дөрес түгел

2. Ул фәнни-педагогик кадрлар әзерләүдә, гуманитар өлкә белгечләре әзерләп чыгару һәм аларның квалификацияләрен күтәрү буенча зур эш алып бара.

-Дөрес

-Дөрес түгел

3. Университетның исеме бик күп еллар дәвамында үзгәрми.

-Дөрес

-Дөрес түгел

4. Университетның төп максаты - югары квалификацияле, киң белемле, укымышлы педагогик кадрлар әзерләү.

-Дөрес

-Дөрес түгел

5. ТДГПУ бөтен чит илләр белән дә хезмәттәшлек итә.

-Дөрес

-Дөрес түгел

4. Сүзләрнең кушымчаларын язып бетерегез.

1. 130 еллык тарих... булган ТДГПУ Идел буе, Урал, Себер төбәк.... өчен дә югары белемле мөгаллимнәр әзерли. 2. Университет 2005 ел.... "Ел проекты" номинациясе... югары уку йортларының Бөтенроссия конкурсында лауреат дипломы... ала. 3. Университет... төп максаты - югары квалификация.... , киң белем... , укымыш... педагогик кадрлар әзерлә... .

5. Текстның эчтәлегенә туры килгән вариантны сайлап, җөмләләрне тәмамлагыз.

1. Университет бик күп тапкырлар үзенең исемен үзгәртә, ...

А) ләкин әлеге күренеш белем бирү системасына һәм сыйфатына комачаулык итми.

Б) шул сәбәпле белем бирү сыйфаты түбәнәя.

В) шулай итеп ул үзенең дәрәҗәсен күтәрә.

2. Татар дәүләт гуманитар институты һәм Татар-америка төбәк институты Казан дәүләт педагогика университетына кушылу нәтиҗәсендә ...

А) Татар милли университеты оештырыла.

Б) мәгариф системасында зур үзгәрешләр барлыкка килә.

В) Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты оештырыла.

3. Республикабызның җитәкчелеге фикеренчә, ...

А) ТДГПУ югары квалификацияле һөнәр ияләре әзерләү урыны гына булырга тиеш.

Б) ТДГПУ ябылырга тиеш.

В) ТДГПУ милли элитабызны формалаштыручы чын рухи үзәк булырга тиеш.

5. Университетның төп максаты - ...

А) заман таләпләренә җавап бирү.

Б) югары квалификацияле, киң белемле, укымышлы педагогик кадрлар әзерләү.

В) яңа белгечлекләр ачу.

6. Текстта билгеләнгән сүзләрнең синонимнарын табыгыз.

1. Университет бик күп мәртәбә ( ) үзенең исемен алыштыра ( ), ләкин әлеге күренеш белем бирү системасына һәм сыйфатына комачаулык итми. 2. 130 еллык тарихы булган ТДГПУ Идел буе, Урал, Себер өлкәләре ( ) өчен дә югары белемле мөгаллимнәр әзерли. 3. Ул фәнни-педагогик кадрлар әзерләүдә, гуманитар өлкә белгечләре әзерләп чыгару һәм аларның квалификацияләрен күтәрү буенча зур эш башкара ( ). 4. Үз эченә 16 факультетны сыйдырган бу уку йортында бүген 15 меңгә якын студент укый ( ). 5. Аларга тирән ( ) белемне бер меңгә якын мөгаллим бирә.