Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
СТУДЕНТЛАР ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕ ӘСБАБЫ переделанная...docx
Скачиваний:
2
Добавлен:
01.05.2025
Размер:
113.17 Mб
Скачать

1. Текстны укыгыз, тәрҗемә итегез.

2. Үз сүзләрегез белән эчтәлеген сөйләгез.

Чувашстанда, Санкт-Петербургта, Мәскәүдә яшәүче татарлар турында видеофильм карау.

1 3-14 нче дәресләр. Чит илдәге татарлар

А) Польшада яшәүче татарлар

Алтын Урда заманнарыннан ук татарлар хәзерге Польша, Литва, Беларусь җирләрендә яши һәм шул дәүләтләрнең төзелешенә үзләренең лаеклы өлешен кертә. Алты гасыр эчендә югалтуларны күп кичерсәләр дә, алар хәзер дә шул җирләрдә гомер итәләр, Татарстан белән элемтәләр булдырырга тырышалар. Польшада хәзер 5 мең чамасы татар бар.

Туган тел XVI гасырда ук юкка чыккан. Туган телнең бетү сәбәпләре турында төрле фаразлар бар. Биредә татарның гореф-гадәтләре дә әллә ни сакланмаган. Мәчетләре дини бәйрәмнәрдә генә ачыла. Польшада нибары 3 мәчет бар. Мәчетләре бик үзенчәлекле, архитектура ягыннан католиклар гыйбадәтханәсен хәтерләтә. Күп еллар яшәү дәвамында мондагы татарлар җирле халыкның тормыш рәвешен сеңдергәннәр. Милләт күрсәткече булып җирле мөселман тора. Мөселман - димәк, татар. Белосток воеводствосына кергән ике авылда татарлар тупланып гомер итә, авылга нигез салучылар да - татарлар. Шуларның берсендә 5, икенчесендә 2 генә татар гаиләсе калган. Элегрәк татарлар бу авылларда күпләп яшәгәннәр, ләкин, тора-бара, зур шәһәрләргә күченеп киткәннәр.

1913 елда Польша татары Константин Халецки Варшавада хәйрия җәмгыяте төзегән була. Җәмгыятьнең максаты - авыр хәлгә калган татарларга ярдәм кулы сузу. 1925 елда Вильна шәһәрендә Бөтенпольша мөселман съезды үткәрелә, анда Польша һәм Литва Югары мөфтияте төзелә. Якуб Шинкевич исемле татар шунда сайланган беренче мөфти буларак тарихка кереп кала.

Польшада гомер итүче татарлар бүгенге көндә Польша татарлары берлеге рәисе Иосиф Конопацки тирәсенә тупланган. Үзләренең «Бунчук» исемле милли ансамбльләре бар. Татар ашлары йорты салынган. Милли ризыклары безнекеннән шактый аерыла. Шундагы татарлар турында журнал, җыентыклар чыгаралар, мультимедиа дисклары булдырганнар, аларда тарих, мәдәният, дини тормыш, көнкүрешләре хакында фотолар, мәгълүматлар бирелгән.

1.5.2. Германиб) Кытайда яшәүче татарлар

Татарлар Кытайда яшәүче һәм ислам динен тотучы ун милләтнең берсен тәшкил итәләр. Татарларның күп өлеше Синьцзян, Чанцзи-хуэйск автономияле округында, Или һәм Чэн районнарында яшиләр. 2000 нче елгы статистика мәгълүматлары буенча Синьцзянда 5 меңгә якын татар яши. Шулай ук Пекинда, Тяньцзин, Харбин, Чжэнчжоу һәм башка зур шәһәрләрдә татарлар яшәве билгеле.

Татарларны Кытайда ике төрле атап йөртәләр - «татарлар» һәм «дадань». Бу илгә татарлар ике этапта күчеп килә. XIX гасырның беренче елларында һәм икенче Бөтендөнья сугышыннан соң.

Татарлар уйгыр һәм казахлар белән катнашып яшиләр. Шунлыктан алар уйгыр һәм казах язуын кулланалар. Ислам динен тоталар.

Авыл җирендә яшәүче Кытай татарлары нигездә терлекчелек белән шөгыльләнәләр, ә интеллегенция вәкилләре һәм белем бирүчеләрнең төп өлеше шәһәр һәм бистәләрдә яши.

Кытай татарлары нигездә ислам динен тотучы халыклар белән гаилә коралар. Аларның мәдәни тормышлары бик кызыклы. Бию мондагы татарлар тормышында бик зур урын алып тора. Аларның халык биюләре тиз һәм күңел ача торган.

Кытай татарлары барлык традицион мөселман бәйрәмнәрен - Корбан, Ураза бәйрәмнәрен үткәрәләр. Моннан тыш аларда язгы чәчүне билгеләп үтү гадәткә кергән. Бәйрәм елга бер тапкыр уздырыла. Авыл һәм бистә татарлары бу көнне бәйрәмчә киенеп, төрле тәм-том, уен коралларын алып берәр тау башында яки елга буенда җыелалар, бииләр, төрле ярышлар, ат чабышлары уздыралар.