Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
СТУДЕНТЛАР ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕ ӘСБАБЫ переделанная...docx
Скачиваний:
0
Добавлен:
01.05.2025
Размер:
113.17 Mб
Скачать

2. Текстта автор тарафыннан әйтергә теләгән төп фикерне билгеләгез һәм үз сүзләрегез белән сөйләп чыгыгыз. Текстны укып бирү белән сөйләп бирү процессындагы аермалы һәм уртак якларны билгеләгез.

Исегездә тотыгыз! Телдән сөйләмгә әзерләнүнең төрле этаплардан торган төп өч алымы бар.

3. Сез һәр алымга тагын нинди этаплар өсти алырсыз, үзегез нинди алымнардан файдаланасыз.

1 нче алым. Баштан кичерергә мөмкин

- әйтеләсе фикернең максаты нинди (1);

- гомуми эчтәлеген яки тукталырга тиешле аерым детальләрне (2);

- сөйләмнең башын, аерым фактларны, конкрет мисалларны һ.б. (3);

2 нче алым. Язып куярга мөмкин

- текстны тулысынча (1) ;

- аеруча әһәмиятле өлешләрен (2) ;

- планын (3) ;

- төп фактларны, мөһим фикерләрне, тәгъбирләрне (4) ;

- әйтергә теләгән фикерләрнең башын һәм азагын (5) ;

- кирәкле цитаталарны (6);

3 нче алым. Сөйләп, чыгыш ясап карарга мөмкин

- ясаячак чыгышка репетиция үткәрергә;

4. Сезгә тәкъдим ителгән ситуацияләрнең кайсында нинди алымнан файдаланасыз яки файдаланыр идегез? Нигезләгез.

Семинар дәрестә миңа группа каршында доклад ясарга кирәк. Укытучы әзер текстны укып чыгарга рөхсәт итми.

  1. Тантаналы җыелышта яраткан укытучымны юбилее белән котлауны миңа тапшырдылар.

  2. Түгәрәк җитәкчесенең түгәрәк әгъзаларының эшчәнлегенә карата әйтелгән тәнкыйть фикере белән мин һич кенә дә килешә алмыйм. Миңа, ризасызлыгымны белдереп, тиз генә чыгыш ясарга кирәк.

  3. Миңа Бөек Ватан сугышында катнашкан укытучыбыздан телевидение өчен Җиңү көне алдыннан интервью алырга кирәк.

7. Сезнең булачак профессиягез өчен бу жанрларның кайсылары аеруча әһәмиятле

Мисаллар:

  • вакыйга булган урыннан репортаж,

  • спорт ярышларыннан репортаж,

  • текстка телдән комментарий,

  • тәкъдим ителә торган кандидатка характеристика,

  • фикер алыша торган мәсьәләгә карата әйтелгән фикер белән риза булмауны күрсәтүче чыгыш,

  • каралган телевизион тапшыру турында фикер белдерү,

  • диктор тарафыннан укылган информацион белдерү,

  • президентның, хөкүмәт башлыгының халыкка мөрәҗәгате.

Т уй йолалары

Татар халкының гаилә йолалары арасында иң зур һәм хөр­мәтле урынны никах туе, егетнең өйләнүе, кызның кияүгә чыгуы белән бәйле йолалар, гореф-гадәтләр, уеннар, йола җырлары алып тора. Туй йоласы татар халкында яхшы сак­ланган, һәм ул үзенчәлекле эчтәлеккә ия. Сабантуй кебек үк, туй йоласы да - искиткеч бай, катлаулы, күпкырлы музыкаль-драматик тамаша. Туй йоласы, бик зур иҗтимагый әһәмияткә ия булган вакыйга буларак, берничә көн, кайвакыт атна-ун көн, хәтта айдан артык дәвам итәргә мөмкин.

Гадәттә туйга әзерлек егетнең әти-әнисе үтенече буенча кыз өенә, аның әти-әнисенә яучы-башкода җибәрүдән башлана. Бу - туй йоласының рәсми өлеше башлану дигән сүз. Гадәттә кемнең кемгә кияүгә чыгарга җыенуы, кемнең кем кызын кодаларга ниятләве кебек хәбәрләр халык арасында күптән таралган була. Аерым очракларда башкода булып егетнең әтисе яисә сүзгә оста берәр туганы да барган. Шулай да сүзне җитди һәм рәсми рәвештә башлау - бу, барыннан да элек, бөтен авылда, хәтта тирә-якта танылган профессиональ яучы-димче эше. Яучы булып барасы кеше ничек киенергә, ничек барып керергә, үз-үзен ничек тотарга, ничек сүз баш­ларга тиешлеген бик яхшы белә һәм, оста яучы буларак, уңай нәтиҗәләргә ирешә. Еш кына яучы үзенең нинди максат белән килүен җыр яки такмак, ә кайвакыт, борынгы чичән­нәр кебек, махсус әзерләнгән такмак-такмазалардан башлый.

Я учы кирәк дәрәҗәдә оста, тәҗрибәле булса, эшне уңышлы башкарып чыкса, ягъни булачак кодалар кызларын әлеге егеткә бирергә риза булсалар, йоланың икенче этабы - кыз ярәшү, кыз килешү башлана. Аңа берничә (кагыйдә буларак, дүрт-биш) көн калгач, кызның әти-әнисе кодаларны һәм башка якын туганнарны киңәш мәҗлесенә чакыра.

Туйның һәрбер мизгеле, һәрбер күренеше җыр, музыка, такмак-такмаза, төрле ырымнар, йолалар белән үрелеп бара. Туй өчен махсус һәм үзенчәлекле аш-су, савыт-саба, кием-салым, түшәк-ястык һ.б. әзерләнә. Гомумән, татар халкы гаилә кору мәсьәләсенә бик җитди караган, аны әзерләү һәм уздыруның гаять матур формаларын булдырып, гасырлар буена аларны камилләштерә килгән. Халыкның гаилә тормы­шын, туган-тумачалык мөнәсәбәтләрен өйрәнүдә туй йолалары һәм туйда яңгыраган шигъри-музыкаль әсәрләр бай һәм кат­лаулы чыганак ролен үти алалар. (Ф.С. Баязитовадан).

 

Б и р е м н ә р