Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
СТУДЕНТЛАР ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕ ӘСБАБЫ переделанная...docx
Скачиваний:
2
Добавлен:
01.05.2025
Размер:
113.17 Mб
Скачать

3. Теләсә кайсы сөйләшүне ( мәсәлән, гаиләдә иртәнге аш вакытында сөйләшүне яки җитәкченең үзенең ярдәмчеләре белән эшкә кагылышлы мәсьәләләрдә сөйләшеп утыруын) әңгәмә дип атарга мөмкинме?

Әңгәмәгә нигезләнеп төрле жанрлар барлыкка килә, шуларның иң әһәмиятлесе интервью. Әңгәмә-интервьюның, катнашучы кешеләр исәбеннән чыгып, түбәндәге төрләре күзәтелә:

-бер катнашучы (сорау бирүче) - бер катнашучы (җавап бирүче);

-бер катнашучы(сорау бирүче) - берничә җавап бирүче;

-берничә сорау бирүче - берничә җавап бирүче.

 

Эшлекле әңгәмә

Эшлекле әңгәмә - рәсми шартларда рәсми зат белән аралашу ул. Эшлекле аралашуның түбәндәге гамәли максатлары була:

-кирәкле мәгълүмат алу яки алмашу;

-партнерларны кызыксындырган мәсьәләләр буенча килешүгә килү;

-партнерыңны сайланган юлның, килешүнең аның өчен файдалы, уңышлы булуына ышандыру һ.б.

-үзеңнең статусыңны саклаган хәлдә эшлекле мөнәсәбәтләр, контакт урнаштыру.

 

Әңгәмәнең инициаторы аның максатын, төзелешен, үзенең нәрсә әйтергә теләвен, үзенең төп дәлилләрен алдан уйлап килергә тиеш.

Бары тик әңгәмәне башлаучы үзенең әңгәмәдәшен яхшы белгәндә генә әңгәмә гади, гадәти, табигый булырга мөмкин. Киресенчә булганда исә әңгәмәдәшегез аның фикере белән кызыксынмавыгызны бик тиз аңлап алаячак һәм билгеле инде, аңа сезнең белән әңгәмә алып бару кызык булмаячак.

Әңгәмәдә катнашучылар саны, социологлар һәм психологлар билгеләп китүенчә, 2 һәм 7 булу уңышлы.

Әгәр дә партнерлар үзара аңлашуга ирешергә теләсәләр, аралашуда гадилеккә омтылырлар, гади конструкцияләргә мөрәҗәгать итәргә, мәсьәләне аңлатуда төгәл, ачык, анык булырга, гади сөйләм стиле элементларын да сакларга тырышырлар.

Әңгәмәдә, башка төр текстлардагы кебек үк өч өлешне билгеләп китәләр: башлам өлеше, урта өлеш, азагы ( нәтиҗәләр чыгару, резюме).

 

5. Әңгәмә темасын, аның конкрет бурычларын һәм эшне оештыруны чагылдыручы җөмләләрне тиешле тавыш белән укып чыгыгыз.

Әң Әңгәмәнең тексты

Комментарийлар, сорау-биремнәр

Киноменеджер. Хәерле иртә. Сезнең белән

кабат очрашуыма шатмын.

Минем сезнең белән экраннарга чыгарылган фильмның уңышын тәэмин итү турында сөйләшәсем килә. Ялгышмасам, фильм шактый уңышлы килеп чыккан... Сез ниндирәк фикердә?

Минемчә, безгә сөйләшүне рекламадан башларга кирәктер. Шуңа күрә башта фильмның кемгә күбрәк ошаячагын, тамашачысы кем булачагын фаразлыйк, шуннан чыгып, аны кем каршында рекламалавыбызны һәм уңышка ирешү өчен нәрсә эшләргә кирәк булачагын билгеләргә тырышырга кирәктер дип уйлыйм // Сез минем фикерем белән килешәсезме?//

Әңгәмәдә катнашучылар. Әйе. Килешәбез.

( Килешүләрен белдереп баш кагалар.)

Киноменеджер. Сез тамашачының зәвыгын, таләпләрен яхшы беләсез... моңарчы чыккан фильмнарның да уңышларын фаразлаганыгыз булды... Шуңа күрә сезнең һәрберегезнең фикерен ишетергә теләр идек.

Әңгәмәнең инициаторына эшлекле элемтә һәм җылы мөнәсәбәтләр урнаштыру гаять әһәмиятле.

  1. Сөйләшүнең түбәндәге моментларын билгеләп китик:

  • әдәпле итеп исәнләшү;

  • аудиториягә мөрәҗәгать итү;

  • уртак фикергә килүгә теләк булу;

  • башкаларның фикере белән кызыксыну.

 

  1. Сорау җөмлә алдыннан һәм аннан соң килгән зур пауза // нинди максатка хезмәт итә?

3. Текстта тагын паузалар кайда һәм ни өчен ясалган?