
- •Кәзкәй авылында укыту-тәрбия эшләре
- •Яңа бинада яңача белем бирү
- •Җидееллык мәктәп
- •Сугыш елларында белем бирү
- •Сугыштан соңгы еллар
- •1945 – 1955 Еллар эчендә Кәзкәй мәктәбендә директорлар булып Хисматуллина Җәмилә, Дәүләтбаев, Халирахманова Зәйнәп, Габбасов Вагыйзьләр эшләгән.
- •Унберъеллык мәктәп – яңа бинада
- •Яңа гасырда – яңа технологияләр
Унберъеллык мәктәп – яңа бинада
1989 нчы елның беренче сентяберенә яңа уку бинасы төзелә. Мәктәп салынган чорда укыган укучылар, укыткан укытучылар үзләренең көчләрен кызганмый эшлиләр. Мәктәпкә кирәкле барлык уку – укыту җиһазлары кайтартыла. Мәктәп бу уку елыннан унбер еллык укытуга күчеп, урта мәктәп итеп үзгәртелә. Аеш авылыннан да укучылар килеп укый башлый. Урта мәктәп өчен тиеш булган барлык штатлар - укыту һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары, пионервожатый, лаборантның булдырылуы мәктәп эшен нәтиҗәлерәк алып бару өчен мөмкинлекләр ача. Бу елларда мәктәпнең сәләтле балалары белән эшләүдә математика укытучылары Гарипова Нәҗибә Әсәт кызы, Солтанова Һәнүзә Сәлимҗан кызы, Хәйбуллин Хәлил Әнәс улы бик яхшы эшлиләр, район күләмендә үткәрелгән фән олимпиадаларында, спорт-хәрби ярышларында призлы урыннарны алалар.
Яңа мәктәп янында тәҗрибә участогы төзелә. Басу уртасына урнашкан яңа мәктәп янында участок төзү укытучыларның, бигрәк тә биология укытучысы Гарипов Ә.Х., мәктәп директоры Гомәров А.Ю. ның зур тырышлыгы белән тормышка ашырыла. Мәктәпне әйләндереп чыршы, юкә, шомырт агачлары утыртыла, карлыган участогы булдырыла. Участок һәм теплица күп кенә акча кереме бирә.
Мәктәптә бу елларда кадрларда күп кенә үзгәрешләр була. Яшь укытучыларның мәктәптә эшләве укучылар белән эшне тагын да җанландыра. 1989-92 нче елларда яшь укытучылардан Могътазирова Әлфия, Шагалиева Әлфия, Хабетдинова Айгөл, Фәйзуллин Илһам, Закиров Илшатлар эшли. Бу елларда информатика фәне укытыла башлый. Укытучы Солтанова Һәнүзә бу фәнне барлык тырышлгын куеп укыта. Укытучыларның район күләмендә ачык дәресләр бирү, чыгышлар ясаулары мәктәптә методик эшнең яхшыра баруы турында сөйли. Дәрестән тыш эшне оештыру да югары дәрәҗәдә куела. Укучылар өчен дәрестән соң яки кич тематик кичәләр, “Аулак өй”, “Кич утыру” кебек бәйрәмнәр уздырыла. Мәктәптә физкультура, хезмәт һәм тормыш имнлеге нигезләре укытучысы Хәйбуллин Хәлилне укучылар бигрәк тә яраталар. Ул укучылар белән иртәнге йөгерү оештыра, укучыларны остаханәдә станокларда эшләргә өйрәтә. Бу елларда укытучыларга, әти-әниләргә бәйрәмнәрдә укучы малайлар үз куллары белән агачтан эшләп бүләкләр тапшыру гадәткә керә. Мәктәп коллективы бу елларда ике мәртәбә район мәктәпләре арасында социалистик ярышта җиңүче коллектив була.
1998-1999 нчы уку елында мәктәп директоры итеп Әхмәтҗанов Илдар Гарифҗан улы билгеләнә. Бу елда укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып Солтанова Һ.С., тәрбия эшләре буенча урынбасар булып Минкәев Фаил Хәким улы эшлиләр. Бу елда мәктәпне газ белән җылытуга күчерү буенча бик зур эш башкарыла. Мәктәп теплицасының бер корпусы кыш уртасыннан ук җылытыла башлап, анда яшел суган, кыяр үстерелеп, сизелерлек уңыш алына. 2000 нче елда мәктәп директорлары семинарында апрель аенда кунакларга мәктәптә үстерелгән яшел кыяр бирелә.
Яңа гасырда – яңа технологияләр
2001 нче елда мәктәп директоры итеп Мансуров Галимҗан Хәбибҗан улы билгеләнә. Бу елда укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып Муллахмәтова Елена Рафаэль кызы, тәрбия эшләре буенча урынбасар булып Фәрхетдинова Ләйлә Фәвис кызы эшлиләр. Бу елларда мәктәптә спотр- сәламәтләндерү өлкәсендә зур гына эш алып барыла. Укучылар мәктәп директоры Мансуров Г.Х. җитәкләгән чаңгы түгәрәгенә йөриләр. Алар район, хәтта республика күләмендә ярышларда катнаша башлыйлар. Укучылар барысы да спорт белән шөгыльләнә, укытучылар да спортка тартыла. 2001 нче елда мәктәптә республика Сәламәтлек форумы зур әзерлек белән үткәрелә. Шушы ук елда мәктәпкә сәламәтлек буенча “Бронза дәрәҗәдәге мәктәп” статусы бирелә.
2002 нче елда мәктәп директоры итеп Ялалов Илсур Индус улы билгеләнә.
Ул үзен тиз арада коллективны оста җитәкләүче итеп таныта. Эшне төгәл план белән алып бару, методик эшне конторольгә алу аның төп эш принцибы була. Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары һәм педагог-оештыручы итеп Гомәрова Зөлфия билгеләнә. Бу елларда мәктәп укучыларны сәнгатькә тарту буенча зур эш алып барыла. Укучыларның бию коллективы районда үткәрелгән “Йолдызлык ”конкурсында өченче призлы урынны алда.
Укучылар оешмасының эше бу елларда районда иң югары бәя алды.
2002 нче елда районда мәгариф хезмәткәрләренең республика конференциясе үткәрелде. Мәктәп укытучылары җәйге отпускага да чыкмыйча мәктәпкә косметик ремонт үткәрделәр, мәктәпне республика кунаклары килүгә өр-яңадан матурладылар. Кәзкәй мәктәбенә Татарстан республикасы мәгариф министрының тәрбия эшләре буенча урынбасары Т. Богусловская җитәкчелегендәге районнарның методик үзәкләре белгечләре килеп, мәктәп эшенә югары бәя биреп киттеләр.
2003 нче елда мәктәпкә директор итеп Мәсәлимов Алмаз Әнвәр улы билгеләнде. Шушы ук елда мәктәп эше буенча барлык бухгалтерия эшләре районга күчте. Районда барлык мәктәпләрнең исәп-хисап эшләрен башкаручы үзәкләштерелгән бухгалтерия барлыкка килде. Шушы ук елны мәктәпләргә оптимизация үткәрелеп, мәктәп төп гомуми белем бирү мәктәбе дип үзгәртелде.
2000 нче елдан башлап укучылар район олимпиадаларында призлы урыннарны ала башлыйлар. Укытучылар Гарипова Д.М., Фәрдиева Г.С., Солтанова Һ.С., Могътазирова Ә.А ларның укучылары Магадиева Э.Ф., Гәрәева Г.М., Солтанова Л.И., призлы урын ияләре булдылар. 2004-2005 уку елыннан башлап өчәр, дәртәр призлы урынны алган еллар була. 9 нчы класс укучысы Муллахмәтова Регина бу уку елында татар теленнән беренче, татар әдәбиятыннан өченче призлы урынны ала. Ул, районда җиңгәннән соң, Чаллы шәһәрендә үткәрелгән регион олимпиадада җиңеп, республика олимпиадасында да катнашты. Республикада ул бишенче урынны алды.
Бу елларда педагограның квалификациясен күтәрүгә, алдынгы тәҗрибәне таратуга зур әһәмият бирелде. Югары квалификациягә ия укытучы Мансурова Гүзәл Нәвап кызы районда үзенең алдынгы эш тәҗрибәсе белән танылды, мәктәптә күп кенә семинарлар, практик дәресләр үткәрде. Беренче квалификацион категориягә укытучылар саны бишкә җитте. Икенче квалификацион категориягә укытучылар сигез иде. Шулай итеп, укытучыларның сыйфат составы буенча мәктәп районда алдагы урыннарның берсендә булды.
Районда балалар иҗат Үзәге оешканнан соң район күләмендә бик күп бәйгеләр оештырылды. Мәктәп укучылары бу ярышларның һәрберсендә җиңеп, берничә ел рәттән Ф. Дәһлүл исемендәге балалар оешмасы беренче урынны алып, кыйммәтле бүләкләргә лаек булды.
Мәктәптә спорт өлкәсендә зур уңышларга ирешелде. Мәктәп укучылары чаңгы буенча район данын яклаучылар булып, күп кенә республика бәйгеләрендә катнаштылар һәм призлы урыннарны алдылар. Бигрәк тә Латыпова Гөлнара Хөсәен кызы республикада күләмендә узган бер ярыштан да призлы урынсыз кайтмады. Шулай ук Мансуров Булат, Муллахметов Разил, Фәрдиев Рөстәмнәр дә мәктәп һәм район данын яклап, җиңүләргә ирештеләр. Бу җиңүләрдә укучыларны тырышып әзерләгән тренер Мансуров Галимҗан Хәбибҗан улының өлеше ифрат зур булды. Баскетбол буенча мәктәп зур уңышларга иреште. Физкультура укытучысы Гомәров Айдар Альберт улы җитәкчелегенә түгәрәккә йөргән укучылар район, республика күләмендәге ярышларда катнашып, призлы урыннарны алдылар. Бу укучыларга Магданов Денис, Магданов Илнар, Галиев Әдел, Миңнуллин Әнис, Әхмәдишина Лилияләрне кертергә мөмкин.
Мәктәпнең эш нәтиҗәләре район мәгариф бүлеге, администраөиясе тарафыннан югары бәяләнде. 2005 нче ел нәтиҗәләре буенча мәктәп төп гомуми белем бирә мәктәпләре арасында беренче урынны алды һәм мәктәп директорына акчалата бүләк бирелде.
2006 нчы елдан мәктәп Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы “Кәзкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль белем бирү учреждениесе дип йөртелә башлады.
2007 нче елдан мәктәпкә директор итеп Вәлиева Гөлназ Сәгыйтҗан кызы билгеләнде.