- •Кәзкәй авылында укыту-тәрбия эшләре
- •Яңа бинада яңача белем бирү
- •Җидееллык мәктәп
- •Сугыш елларында белем бирү
- •Сугыштан соңгы еллар
- •1945 – 1955 Еллар эчендә Кәзкәй мәктәбендә директорлар булып Хисматуллина Җәмилә, Дәүләтбаев, Халирахманова Зәйнәп, Габбасов Вагыйзьләр эшләгән.
- •Унберъеллык мәктәп – яңа бинада
- •Яңа гасырда – яңа технологияләр
Сугыш елларында белем бирү
Сугыш елларында мәктәптә түбәндәге мөгаллимнәр эшләгән: директорлар Ганиева Ниса, Агумов, Сабиров Иният; завучлар Хөсәенова Мәмдүдә, Вахитов,Валиева Наилә; укытучылар Галиева Наилә, Ахметшина Зәйнәп, Ахметова Вәсилә, Гафурова Гөлсем,Сабирова Зина, Сибаева Халисә, Гыйлмуллина Мәймүнә, Нурымова, Сәйфетдинов, Тимашов һ. б.
Сугыш елларында авылда эшче көчләр кими. Мәктәп балалары да колхоз эшенә тартылалар. Кыз балалар урак уру, көлтә бәйләү, чүп утау, ашлык сугу, җиргә коелган башакларны җыю кебек эшләрне башкара. Ир балалар ат белән сабан сөрү, җир тырмалау, печән җыю, чүмәлә тарттыру кебек эшләрне эшлиләр. Мәктәптә укулар язгы чәчү һәм урып җыю чорларында бөтенләй туктап тора. Кышын балалар мәктәптә укыйлар, ә кичләрен тәрәзәләрне каплап, керосин лампасы яктысында укытучылар җитәкчелегендә кул эше түгәрәгендә әтиләренә, абыйларына җылы киемнәр әзерләп җибәрү өчен йоннан җеп эрләп, бияләйләр, перчаткалар, носкилар бәйлиләр, кульяулыклар чигәләр. Бүләкләрен посылка итеп фронтка җибәрәләр. Сугыш чорында укучыларга иң кирәк әйберләр – китаплар, дәфтәрләр, кара порошоклары җитешми. Шуңа күрә алар иске китапларга язалар, кара урынына әрәмәдән эт шомырты кайрысы алып кайтып, аны тимер тутыгында ачытып кара ясап язалар. Ягарга булмаганлыктан, мәктәп салкын була.
Сугыштан соңгы еллар
Сугыштан соңгы елларда Кәзкәй мәктәбендә түбәндәге укытучылар укыталар: Хисмәтуллина Җәмилә, Кашапов Хөсни, Хөсәенова Мәмдүдә, Ямалова Нәҗибә, Халирахманова Зәйнәп, Әхмәдишина Нәҗибә, Гәрәева Рәйсә, Зарипова Насуха, Госманова Флера, Габдрахманова Кафия, Дәүләтбаев, Габбасов Вагыйз, Габбасова Ф., Әхмәтшина Зәйнәп, Хабибуллина Хәмдүнә, Кашапов Хамиран, Миркасимов Мөдәрис, Гарипова Хәсинә һ. б.
1945 – 1955 Еллар эчендә Кәзкәй мәктәбендә директорлар булып Хисматуллина Җәмилә, Дәүләтбаев, Халирахманова Зәйнәп, Габбасов Вагыйзьләр эшләгән.
Сугыштан соң мәктәптә укыту шартлары аеруча начар була. Уку, язу әсбаплары җитешми, ягарга юк, мәктәп салкын. Сугыштан соң берничә ел иген уңмаганлыктан, балалар ачлы – туклы, өс киемнәре начар була. Мәктәпкә алып килергә икмәк булмый, шуңа күрә балалар тәнәфестә ашарга пешкән бәрәңге, куырган бодай яки арыш, кәлҗемә(кыш кыне кар астында калып өшегән яки черегән бәрәңгене җыеп, чистартып пешерелгән күмәч) алып килә торган булалар.
Бары тик 1950 – 1955 еллар тирәсендә колхоз ел саен колхозчыларга хезмәт көненә күп кенә икмәк бүлеп бирә башлагач, халыкның матди хәле яхшыра башлый. Мәктәптә укучыларны уку – язу әсбаплары белән тәэмин итү дә яхшыра.
Сугыштан соң мәктәптә директорлар булып Дәүләтбаев, Халирахманова, Хисматуллиналар эшләгән чорларда, мәктәптә укыту – тәрбия эшләре шактый яхшы куела. Шулай ук авыл хезмәт ияләре арасында аңлату эшләре алып баруда, культура хезмәте күрсәтүдә укытучылар коллективы актив эш алып бара. Укытучылар һәм авыл яшьләре көче белән концерт, спектакльләр еш куела. Укытучы агитаторлардан Хөсәенова Мәмдүдә агитколлектив җитәкчесе буларак яхшы эш алып бара.
1962 нче елда балалар бакчасы бинасы, мәктәп балалары өчен интернат, 1961 – 64 нче елларда өч класслы яңа мәктәп бинасы салына.
1956 - 1967 еллар эчендә Кәзкәй мәктәбендә укыту эше.
1956 нчы елда Кәзкәй авылында мәктәп җидееллык була. Ул елда директор булып Габбасов Вагыйзь, ә укытучылардан Габбасова Фәһимә, Зарипова Нәсуха, Муратова Рәхимә, Сафиуллин Флүн, Габдрахманова Тәнзилә, Исхаков Хәмит, Госманова Флера, Гәрәева Нәҗибәләр эшли. Укучылар бу елларда 1928- 1929 елларда салынган типовой мәктәптә укыйлар. 1957 – 1965 елларда директор булып Гафуров Гавис эшли.
1957 – 1958 уку елында Кәзкәй мәктәбе сигезъеллык мәктәп итеп үзгәртелә. Башлангыч классларда бер укытучы икешәр класс укыта. Сугыш елларында балалар тумаганлыктан, мәктәптә балалар саны аз була. 1957-58 елларда мәктәптә дәрестә куллану өчен күргәзмә әсбаплар, карталар , тәҗрибә ясау өчен приборлар юк дәрәҗәдә була. Шулай ук мәктәп яны тәҗрибә участогы да булмый. Ул 1959 елда оештырыла. Мәктәп яны тәҗрибә участогын химия – биология укытучысы Муратова Рәхимә оештыра. Мәктәп бакчасындагы агач, куаклар аның җитәкчелегендә утыртыла. Мәктәп бакчасына күп төрле яшелчәләр, бәрәңге, кайбер төр иген культуралары, чәчәкләр утыртыла. Укучылар белән җәй көне биология фәне буенча программа нигезендә төрле – төрле тәҗрибә эшләре алып барыла. Мәктәп яны участогында үстерелгән уңыш җыеп алынып сатыла. Аның акчасына күргәзмә әсбаплар , төрле приборлар, реактивлар алына. Мәктәптә техник средстволардан патефон, гармун, магнитофон, радиоприёмник, телевизор, киноаппарат, фильмоскоп, мандолиналар, диафильмнар, тегү машиналары була.
1965 елдан башлап Кәзкәй сигезьеллык мәктәбендә директор булып Гарипов Әмирхан, ә 1967 елдан башлап мәктәптә завуч булып Габдрахманова Тәнзилә эшли башлый.
1965 елдан мәктәптә түбәндәге укытучылар укыта: Сафиуллин Флүн, Габдрахманова Тәнзилә, Миннеханов Равил, Муратова Рәхимә, Гарипов Әмирхан, Гарипова Нәҗибә, Сәетова Нәсуха, Хабибуллина Асия, Закирова Люция, Халирахманов Хамис, Госманова Флера. 1968-1969 уку елыннан башлап Имамова Хәтирә, Гафранова Гөлүсә, Хәмзина Фәнияләр укыталар.
1967-1968 нче уку елы башына Кәзкәй мәктәбендә барлыгы 175 укучы исәпләнә иде. Шул елда мәктәптә укыган укучылар арасыннан 140 пионер, 20 ләп комсомол члены була. Мәктәптә өлкән пионервожатый булып укытучы Имамова Хәтирә, мәктәп комсомол секретаре булып Муртазина эшләгән.
1962-1963 елдан башлап Тыңламастан килеп укучылар өчен интернат ачыла. Анда беренче тәрбиячеләр Ганиева һәм Гыйлметдиновалар була. Соңыннан, 1966 елдан Миңнеханов Равил эшли. Ул беррәттән мәктәптә химия һәм сызым дәресләрен дә укыта. Аның инициативасы белән мәктәп янында яхшы җиһазландырылган географик мәйданчык ясала.
Укучылар җәйге каникул чорында туган колхозларына зур тырышлык белән ярдәм итәләр. Моны искә алып, 1966 нчы елда колхоз мәктәпкә телевизор һәм 1300 сумга оркестр алып бирә. Укучыларны музыкага өйрәтү өчен колхоз үс хисабыннан музыкант китерә. Музыкант Набиев Хәмит укучыларны музыка коралларында уйнарга өйрәтә. 1966 елдан башлап, колхоз һәр елны мәктәп балалары өчен пионерлагерь оештырып килә. Балалар ял вакытларын лагерьда күңелле итеп үткәрәләр.
Бу вакытта балалар өчен мәктәптә барлык уңайлы шартлар да була. Укучылар уку – язу әсбаплары белән тәэмин ителгәннәр. Өсләре бөтен, тамаклары тук. Укучы балаларның 70 тән артыгының үз велосипеды бар.
1967 елда колхоз мәктәп директоры өчен бер квартира салып бирә. Шулай ук 1964 елда үз средствосыннан 3 класслы бер мәктәп бинасы салып бирә.
1963 елдан башлап Кәзкәй авылында балалар бакчасы эшли башлый. Анда авылның 25 баласы тәрбияләнә. Балалар бакчасында мөдир булып, башта Чумакова Зоя, 1967 елдан Габбасова Наҗия, тәрбияче булып Хазиева Рәйханә эшли.
1967 елда октябрьнең илле еллыгын каршылап, Тыңламас авылында 4 класслы бер мәктәп бинасы салына.Ул елда Ямалова Нәҗибә (мәктәп мөдире), Әхмәтова Вәсилә, Харисова Нәфисә, Маулиевалар укыталар. 1967-1968 уку елында барлыгы 57 укучы укый.
1974 нче елдан мәктәп директоры булып Гомәров Альберт Юныс улы эшли башлый. 1974- 1975 нче уку елын 224 укучы белән башлап җибәрәләр. Мәктәп интернатында 45 укучы яши. Тыңламастан йөреп укучылар 113 була. Мәктәпнең төп бинасында 3 класс бүлмәсе һәм укытучылар бүлмәсе. Укучыларга чәй кайнатып классларга кертеп чәй бирәләр. Мәктәп карамагында төрле урында урнашкан 8 бина. Алар мичкә утын ягып җылытылалар. 1977 елда авылның иске клубын сүтеп, ашханә бинасы итеп салдылар. Укучыларны бер мәртәбә кайнар аш һәм чәй белән тукландыру оештырыла. Кыш көнендә 19 морҗадан төтен чыга торган була. Техничкалар иртәнге сәгать 3 тән мичкә ягалар.
