
- •Кәзкәй авылында укыту-тәрбия эшләре
- •Яңа бинада яңача белем бирү
- •Җидееллык мәктәп
- •Сугыш елларында белем бирү
- •Сугыштан соңгы еллар
- •1945 – 1955 Еллар эчендә Кәзкәй мәктәбендә директорлар булып Хисматуллина Җәмилә, Дәүләтбаев, Халирахманова Зәйнәп, Габбасов Вагыйзьләр эшләгән.
- •Унберъеллык мәктәп – яңа бинада
- •Яңа гасырда – яңа технологияләр
Кәзкәй авылында укыту-тәрбия эшләре
Кәзкәй авылына укытырга беренче булып Аеш авылында туып үскән Шириазданов Рәхимҗан килә. Ул килгәч, Кәзкәй авылындагы мәдрәсәләрне яптырып, укытуны башлап җибәрә. Бу 1922 – 1923 нче уку елы була. Бу уку елында балалар уку өчен Кәзкәй авылы крестьяннарының йортларына җыйнала торган булалар. Иң беренче мәктәп бинасы булып Сәетов Исмәгыйль өе хезмәт итә. Соңыннан Фазлыев Рәбәй исемле кешенең иске өендә укытканнар. Мәктәп яшендәге балаларга башлангыч белем алу мәҗбүри тәртиптә кертелә. Яңа гына мәктәп ачып укыта башлаган чорда укучылар өчен дә, укытучылар өчен дә бернинди уңайлы шартлар булмый. Мәктәптә парталар юк. Укучы балалар сәкегә яки эскәмиягә утырып дәрес тыңлыйлар, язган чакта, шунда ук дәфтәрләрен куеп язалар. Үзләре идәнгә тезләнеп утыралар. Кара такта урынына стенага калай кадакланган була. Укучыларга язарга графил такта һәм графил таякчыклар бирелә. Китаплар һәм башка уку әсбаплары җитешми. Ул вакытта укытучы үзе укыткан мәктәпнең бер бүлмәсендә яшәгән.
1924 нче елдан башлап Кәзкәй авылы мәктәбендә Закиров Каис укыта башлый. Ул монда армиядән кайткач килә. 1925-26 нчы елда Кәзкәй авылында башлангыч мәктәптә ике укытучы була. Монда тагын Хәбибуллина Биби исемле укытучы килә. Алар Рәбәй исемле кешенең өендә укытканнар. Закиров Каисне Кәзкәйдән Яңа Әлем мәктәбенә күчерәләр. Ул киткәч, Кәзкәй башлангыч мәктәп мөдире итеп Иске Кормаш авылы кешесе Кәримов Нәгыйм килә.Ул комсомол члены була, 1927 нче елларда Кәзкәй авылында комсомол оешмасы оештыра, үзе Кәзкәйдә беренче комсомол ячейкасы секретаре була.
Мәктәптә 1927 нче елларда пионер оешмасы оешкан. Беренче пионерлар: Бәдриев Минһаҗ, Әхмәтдинова Сәхия,Ильясов Вәсим, Сәетгалин Закирҗан, Әхмәтдинов Хәниф, Корбанов Мирзанур һ.б. Бәдриев Минһаҗ Кәзкәй мәктәбен тәмамлагач, вожатыйлар курсына барып укып кайта һәм пионер вожатые булып эшли башлый.
Яңа бинада яңача белем бирү
1926 нчы елда 3 класслы агачтан беренче мәктәп бинасы салына башлый. Ул 1929 елда эшләнеп бетә. Кәримов Нәгыйм Кәзкәйгә башлангыч мәктәп салу өчен агач материаллары алу мәсьәләсе буенча күп мәртәбәләр Минзәлә кантком секретаре, шушы авылда туып үскән Шайдаков Гафурҗан янына бара. Ул акча, агач материаллары, калай һ.б. лар табуда ярдәм итә.
Мәктәпне салганда Татыш авылыннан Фазыл карт, Яңа Моштыдан Ибрай, Кәзкәйдән Нуриәхмәтов Мофаздал. Ялалов Борхан, Солтанов Гомәр, Фазлыев Хафызый һ.б. лар эшләгән.
1929-1930 нче уку елына мәктәп укытырга әзер була. Балалар яңа мәктәптә укый башлыйлар. Каримов Нәгыймгә Кәзкәйдә яңа салынган мәктәптә укытырга туры килми, аны икенче мәктәпкә укытырга алалар. Ул киткәч, Кәзкәйгә мәктәп мөдире һәм укытучы итеп Закиров Каисны 1929 -1930 уку елында яңадан билгелиләр. Шул килүдән соң ул Кәзкәйдә тагын җиде ел укыта.
Җидееллык мәктәп
Сугыш алды елларында җидееллык мәктәп ачыла. Мәктәптә 1937-1941 нче елларга кадәр директор булып Яппаров, уку – укыту бүлеге мөдире булып Темашева Зөләйха, укытучылардан Темашев И., Сәйфетдинов, Сәйфетдинова Закиров Искәндәр, Закирова Гайшә, Гыйззәтуллина Хәнифә, Гыйззәтуллин Хәй, Камалов, Ахметшиннар эшләгәннәр. Тыңламас укучылары 5-7 нче классларны Кәзкәйгә килеп укыган. Сугышка кадәр елларда укучылар өчен кайнар аш оештырылган булган. Ул чорда мәктәп бакчасы булмаган. Мәктәпкә аш оештыру өчен продукцияне колхоз биргән, чөнки сугышка кадәр колхозда яшелчә бакчасы булып, анда күп төрле яшелчә һәм җиләк-җимеш үстерелгән.