Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
билет 1 нче сорау.docx
Скачиваний:
1
Добавлен:
01.05.2025
Размер:
58.5 Кб
Скачать

Билет № 1

1. Гаиләң һәм үзең турында сөйлә.

Минем исемем - Марина, фамилиям - Петрова. Мин 1995 елның 16 маенда Казан шәһәрендә туганмын. Мин гаиләм турында сөйләргә телим.

Безнең гаиләбез зур һәм тату. Минем әбием, әтием, әнием һәм кечкенә энем бар. Әтиемнең исеме Андрей. Ул милиционер булып эшли. Әниемнең исеме Валентина. Әнием - укытучы. Энемнең исеме Алеша. Аңа биш яшь. Ул балалар бакчасына йөри. Хәрефләр өйрәнә, мәктәпкә барырга әзерләнә. Ә мин Казан шәһәренең ... мәктәбендә 9 нчы А классында укыйм. Безнең мәктәп ике сменада эшли. Безнең классыбыз беренче сменада укый. Дәресләр сәгать сигездә башлана, икегә кадәр дәвам итә. Буш вакытта мин китаплар укырга яратам, музыка мәктәбенә йөрим. Дусларым белән очрашырга, алар белән урамда йөрергә да вакыт табам.

Без ... урамындагы ... катлы йортта, ... бүлмәле фатирда яшибез. Йортыбызның ишегалды бик матур. Анда өлкәннәр өчен дә, балалар өчен дә бөтен уңайлыклар бар. Балалар мәйданчыгында комлык, төрле таганнар ясалган.

Гаиләбез бик тату һәм бик тырыш Бездә берәү дә, беркайчан да эшсез утырмый. Өйдә һәркемгә дә эш җитә: ашарга пешерергә, савыт-саба юарга, фатирны җыештырырга, кер юарга, кер үтүкләргә һәм башка бик күп эшләр эшләргә кирәк. Без бу эшләрне бүлешеп эшлибез. Әтием, гадәттә, тузан суырта, кирәк булса, паласларны кага, кибеткә йөри. Мин савыт-саба юам, идән себерәм, тузан сөртәм, чүп чыгарам... Һәр көн иртән энемне балалар бакчасына алып барам, ә кичен алып кайтам. Әнием .гадәттә, ашарга пешерә. Без гаиләбез белән камыр ашлары яратабыз. Әнием камыр ашларын күбрәк ял көннәрендә пешерә.

Буш вакытларыбызда, бергәләшеп, кроссвордлар, сканвордлар чишәргә, компьютерда интеллектуаль уеннар уйнарга яратабыз. Безнең әтиебез бик белемле, эрудит кеше. Ул күп белә, шуңа күрә без аның белән аралашырга, сөйләшеп утырырга яратабыз. Без белмәгән һәм аңламаган күп нәрсәләрне әти гади һәм кызыклы итеп аңлатып бирә. Кайбер телетапшыруларны һәм кинофильмнарны да бергәләп карыйбыз. Театрларга, концертларга да күп вакытта бергәләп йөрибез. Аннан бергәләшеп фикер алышабыз.

Безнең туганнарыбыз күп. Әниемнең туганнары еракта яши, шуңа күрә без алар белән бик еш күрешә алмыйбыз. Ә әтиемнең бертуган абыйсы һәм туганнан туган энесе гаиләләре белән Казанда яшиләр. Алар белән бик еш аралашабыз. Бәйрәмнәрне бергә үткәрәбез.

Мин әниемне дә, әтиемне дә, энемне дә бик яратам. Алар да мине яраталар. Мин аларның сау-сәламәт булуларын телим.

Тема буенча сораулар:

•Гаиләң зурмы? Ничә кеше?

•Әти-әниең кайда һәм кем булып эшлиләр?

•Әбиең, бабаң бармы? Алар сезнең белән яшиләрме?

•Башка туганнарыгыз бармы? Алар кайда яшиләр?

•Туганнарыгыз белән күрешәсезме, еш аралашасызмы?

•Фатирыгыз зурмы? Ул ничә бүлмәле?

•Өйдә эш күпме?Ул эшләрне кем эшли?

•Гаиләгез дусмы? Бергә булырга яратасызмы?

•Гаиләдә буш вакытларыгызны ничек үткәрәсез?

•Гаиләңә карата синең мөнәсәбәтең нинди?

Билет № 2

1. Мәктәбең турында сөйлә.

Күп төрле мәктәпләр бар: дәүләт мәктәпләре, хосусый мәктәпләр, кызлар гына укый торган мәктәпләр, малайлар гына укый торган мәктәпләр, дини мәктәпләр һ.б. Хосусый мәктәпләрдә уку түләүле. Дәүләт мәктәпләрендә уку түләүсез. Хосусый мәктәпләрдә укучыларның саны, гадәттә, азрак була.

Безнең мәктәбебез - дәүләт мәктәбе. Анда кызлар-малайлар бергә укыйлар. Минемчә, ул бөтен мәктәпләрдән дә матуррак һәм яхшырак. Мәктәбебез ... елда ачылган. Ул матур , чиста һәм анда уку өчен барлык шартлар да тудырылган. Безнең мәктәптә якын-тирә йортларда яшәүчеләр генә түгел, шәһәрнең башка районнарыннан килүче балалар да укый.

Безнең мәктәп ... катлы. Ул ... урамында урнашкан. Анда заманча җиһазландырылган кабинетлар, ашханә, ике спортзал, музей, китапханә бар. Барлык кабинетларга да интернет тоташтырылган. Мәктәп китапханәсе бик бай, анда белешмә сүзлекләр, ярдәмлекләр, әдәби китаплар, төрле газета-журналлар бик күп. Мәктәп ишегалдында спорт мәйданчыгы бар. Анда төрле кирәкле спорт корылмалары ясалган. Спорт мәйданчыгында уку елы вакытында гына түгел, ә ел буе төрле ярышлар, спорт уеннары үткәрелә.

Мәктәпнең тирә-ягында - яшеллек, җәй көне матур чәчәкләр үсә. Мәктәбебезнең бакчасы да бар. Без анда күп төрле җиләк-җимеш, яшелчәләр, чәчәкләр үстерәбез.

Хәзерге вакытта мәктәп ике сменада эшли. Монда ... укытучы укыта, ... укучы укый. Безнең мәктәпнең укучылары да, укытучылары да, анда эшләүче башка хезмәткәрләр дә бик тырыш һәм җаваплы кешеләр. Укучылар мәктәп җиһазларын ватмыйлар, стеналарны бозмыйлар, парталарга язмыйлар, шуңа күрә безнең мәктәптә һәрвакыт чиста һәм матур.

Укытучыларыбыз дәресләрдә темаларны яхшы аңлаталар, дәресләрдән соң төрле кызыклы түгәрәкләр үткәрәләр. Кирәк булса, безнең белән өстәмә шөгыльләнәләр. Безнең мәктәптә укучылар рус, татар, инглиз телләре өйрәнәләр. Мәктәбебездә математика, химия фәннәрен тирәнтен өйрәтүче класслар бар. Шуңа күрә безнең мәктәп укучылары шәһәр, республика күләмендә үткәрелгән төрле конкурсларда, олимпиадаларда катнашалар һәм призлы урыннар алалар.

Мин мәктәбемне яратам һәм аның белән горурланам.

Тема буенча сораулар:

• Нинди мәктәпләр була?

• Дәүләт мәктәпләре һәм хосусый мәктәпләр арасында нинди аерма бар?

. Сезнең мәктәбегез нинди? Ул кайда урнашкан?

. Кабинетлар заман таләпләренә җавап бирәме?

. Мәктәбегездә ничә укытучы эшли, ничә укучы укый?

. Мәктәп янында нәрсәләр урнашкан?

. Мәктәбегезнең бакчасы бармы? Ул нинди?

. Дәресләрдән соң нәрсәләр белән шөгыльләнәсез?

• Нинди телләр өйрәнәсез?

Нинди фәннәрне тирәнтен өйрәтәләр? Мәктәбеңә карата мөнәсәбәтең нинди? Ни өчен син бу мәктәпне

сайладың?

Билет № 3