Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
9_syynyfka__haydarova_buencha_imtihan_biletlary...doc
Скачиваний:
0
Добавлен:
01.05.2025
Размер:
114.18 Кб
Скачать

Билет №7

  1. Тәрҗемә итегез.

Җир йөзендә нинди генә һөнәрләр юк: Укытучы, табиб, эшче, сатучы, официант, юрист, бухгалтер, очучы һәм башкалар. Хәзер яңа һөнәрләр барлыкка килде: брокер, эшмәкәр, банкир, секретарь-референт, менеджер...

Һөнәр сайлау – бик җаваплы эш, шуңа күрә мин бу турыда күп уйлыйм.

Минем әти-әниләрнең дә һөнәрләре начар түгел. Әнием балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Ул балаларны ярата. Аңа эше бик ошый, ләкин тәрбиячеләргә акчаны бик әз түлиләр. Ә хәзерге заманда акчасыз яшәү бик авыр. Әтием – инженер. Ул Кама политехника институтын тәмамлаган. Хәзер КамАЗ эшли. Ул үз эшен ярата.

Һөнәрнең барысы да яхшы. Ләкин һәр кеше үзе яраткан һөнәрне сайлый.

  1. Һөнәр сайлау” темасына схема буенча диалог төзегез.

  • сорау

  • каршы сорау

  • аңлату

  • килешү

  1. Аналитик иярченле кушма җөмләләрдә бәйләүче чараларны аңлатыгыз, мисаллар китерегез.

( Грамматик кагыйдәләр: Р.З.Хәйдәрова, 9 нчы сыйныф, 68 бит.)

  1. Заболела сестрёнка. Узнайте,

- есть ли у нее температура;

- выпила ли она лекарство;

- не болит ли голова;

- спала ли она ночью.

Предложите ей попить чаю с лимоном.

Билет №8

  1. Минем яраткан һөнәрем” дигән темага сөйләгез.

  1. Тәрҗемә итегез.

Нинди һөнәр сайларга?

Безнең сыйныфта 23 укучы укый. “Нинди һөнәр сайларга?” дигән кичә үткәрдек. Кичәгә әтиләр һәм әниләр килде, һәм алар үзләренең һөнәрләре турында сөйләделәр.

Ленаның әтисе – инженер, әнисе – укытучы, ул инглиз теле укыта.

Сашаның әнисе компьютерда эшли, ә әтисе – поездда машинист.

Маринаның әнисе – хат ташучы. Әтисе – трамвай йөртүче.

Коляның әтисе заводта тимерче булып эшләгәнлектән, хезмәте бик авыр. Әнисе – шәфкать туташы.

Валяның әнисе ашханәдә официант булып эшли. Бу ашханәдә татар халкының милли ашларын бик тәмле пешерәләр икән. Әтисе – елга портында эшли, ул – капитан.

Костяның әнисе балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Әтисе – спортчы.

Раяның әнисе генә бар. Ул институтта химия фәнен укыта.

Катяның әтисе – профессор. Ул университетта биология укыта.

Безгә әтиләр, әниләр үз һөнәрләре турында сөйләделәр. Һөнәрне дөрес сайлау бик җаваплы, бик әһәмиятле икән. Һөнәр сайлаганда, һәр кеше үз мөмкинлекләрен яхшы белергә тиеш.

Ф.С.Сафиуллинадан.

  1. Синтетик иярчен кушма җөмләләрнең бәйләүче чараларын аңлатыгыз, мисаллар китерегез.

( Грамматика: Р.З.Хәйдәрова, 9 нчы сыйныф, 68нче бит.)

4.Әйтик, сез эшкә керергә килдегез. Сезнең белән эшкә алучы арасында нинди сөйләшү булыр? Эш урыннары ( үзегез сайлап алыгыз): мәктәп, банк, завод, ресторан.

Билет №9

  1. Казан-башкалам” темасына сөйләгез.

  1. Шигырьнең эчтәлеген сөйләгез.

Әни кирәк

Көннәр якты булсын өчен,

Йокы татлы булсын өчен,

Әни кирәк, әни кирәк.

Йокы татлы булсын өчен,

Әни кирәк. Әни кирәк.

Җил-яңгырдан саклар өчен,

Усаллардан яклар өчен,

Әни кирәк, әни кирәк.

Усаллардан яклар өчен,

Әни кирәк.

Ашлар тәмле булсын өчен,

Дөнья ямьле булсын өчен,

Әни кирәк, әни кирәк.

Дөнья ямьле булсын өчен,

Гөлләр чәчәк атсын өчен,

Бәхет-шатлык артсын өчен,

Әни кирәк, әни кирәк.

Иң кадерле кеше җирдә -

Әни димәк.

Р.Миңнуллин

  1. Кушма җөмләләрне тәрҗемә итегез, төрен билгеләгез:

  • Когда я пришёл домой, мама сидела у окна.

  • Когда выучите стихотворение, тогда мне расскажите.

  • Казанга баргач, без төрле музейлар белән таныштык.

  • Имтиханнар беткәч, безгә аттестатлар тапшырдылар.

  1. Как скажешь другу о том, что:

- ты пойдёшь на дискотеку, если разрешит мама;

- если он хочет, ты поможешь решить задачу;

- если к вам придут гости, то не пойдёшь кататься на лыжах.

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]