Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
9_syynyfka__haydarova_buencha_imtihan_biletlary...doc
Скачиваний:
0
Добавлен:
01.05.2025
Размер:
114.18 Кб
Скачать

Билет №1

  1. Татар халкында китап басу тарихы турында сөйләгез.

Чыганаклар:

  1. Р.З.Хәйдәрова. Р.Л.Малафеева. З.М.Шагалеева. Татар теле. 9 сыйныф, 37-38 битләр.

  2. Ф.С.Сафиуллина, К.С.Фатхуллова, татар теле, 9 сыйныф, 125 бит.

  1. Шигырьне яттан сөйләгез.

Китап-киңәшчең синең.

Дустың, ярдәмчең синең.

Ул хөрмәткә бик хаклы,

Кадерлә син китапны.

Почмакларын бөкләмә,

Битләрен дә ертма син,

Керле кул белән аны

Беркайчан да тотма син.

Х.Шабанов.

3. Җөмләләрне укыгыз, җөмлә кисәкләрен билгеләгез.

(Грамматик кагыйдәләр: Р.З.Хәйдәрова, 9 сыйныф, 36 бит.)

  • Әбугалисина һәм Әбелхарис мәгарәдә ел буе яхшы белем алдылар.

  • Безнең өйдә маҗаралы китаплар бик күп, ләкин фәлсәфи китаплар аз.

4/Сообщите о том, что:

  • книга – источник знаний;

  • библиотеку привезли новые книги;

Билет №2

  1. Казанда беренче китапханәләр оешу турында сөйләгез.

Чыганаклар:

  1. Р.З.Хәйдәрова, 9 сыйныф, 28 бит.

  2. Ф.С Сафиуллина, 9 сыйныф, 123 бит.

  1. Диалогларга төшеп калган репликаларны өстәгез:

  • ...

  • Әйе, минем өйдә китапханә бар.

  • ...

  • Минем маҗаралы китапларым бик күп.

  • ...

  • Безнең өйдә әни дә, әти дә, мин дә китап укырга яратабыз.

  • ...

  • Мин быел 4 китап укыдым.

  • ...

  • Әлбәттә, мин еш кына шәһәр китапханәсенә йөрим.

  • ...

  • Ул Мәскәү проспекты, 26 нчы йортта урнашкан.

-….....

  • ...Мин табиблар, балалар турында һәм маҗаралы китаплар укырга яратам.

  1. Җөмләләрне укыгыз, бәйлекләр, бәйлек сүзләрне табыгыз.

(Грамматик кагыйдәләр: Р.З.Хәйдәрова, 8 сыйныф, 51 бит.)

  1. Без Айсылу ... елга ... киттек.

  2. Башта күпер ... чыктык.

  3. Без елга ... бик озак бардык.

  4. Бакча ... чишмә чыга.

  5. Безнең авыл ... зур урман бар.

  6. Урман ... тирән кое бар.

  7. Башта Рәсим ... малайлар кереп йөрделәр.

  1. Как вы скажете, что:

- ты ищешь справочник для работы на компьютере, потому что хочешь научиться пользоваться Интернетом;

- у тебя есть дома много книг на философские темы.

Билет №3

  1. Татарстан милли китапханәсе турында сөйләгез.

Чыганаклар:

  1. Р.З.Хәйдәрова, 8 сыйныф, 35 бит.

  2. Ф.С.Сафиуллина, 9 сыйныф, 123 бит.

  1. Шигырьне яттан сөйләгез.

Якын дус

Бар минем дускаем..

Иң якын сердәшем,

Һәр җирдә, һәр эштә

Киңәшчем, иптәшем.

Өйрәтә ул миңа

Бар фәнне, телләрне.

Юк аның белмәгән

Сәнгате, һөнәре.

Күргәнең, белгәнен,

Барын да аңлата.

Көлдерә, җырлата,

Уйлата, юата.

Син аны беләмсең?

Җ.Тәрҗеманов.

  1. Җөмләләрне укыгыз, теркәгечләрне табыгыз, төрләрен билгеләгез.

(Грамматик кагыйдәләр: Р.З.Хәйдәрова, 9 сыйныф, 63 бит.)

  • Табиб янына авыллардан һәм шәһәрләрдән йөзләрчә кеше килә.

  • Авыру кабинетка керде дә, табиб аны игътибар белән карый башлады.

  • Авыру бик күп дарулар эчте, ләкин файдасы тимәде.

  • Я син хастаханәгә ятасың, я без сине дәвалаудан баш тартабыз.

  1. Сообщите другу о том, что:

  1. вы сегодня идете в библиотеку;

  2. вам нуна книга об истории Казани для написания реферата;

  3. вы любите читать книги по истории.

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]