Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
!!!Татар әдәбиятыннан билетлар (ответы).doc
Скачиваний:
1
Добавлен:
01.05.2025
Размер:
334.85 Кб
Скачать

3. Татар халкының милли бәйрәмнәре турында сөйләгез.

Июнь аенда татар халкының милли бәйрәме - Сабан туе була. Бу бәйрәмнең тарихы, татар халкының тарихы кебек үк, бик борынгыдан килә. Сабан туе, гадәттә, матур урман аланында, яшел болында уза.

Бу бәйрәм картларның да, яшьләрнең дә, балаларның да яраткан бәйрәме. Сабантуйда һәркем теләп катнаша. Бәйрәмдә төрле милли уеннар һәм ярышлар: ат чабышы, капчык киеп йөгерү, чүлмәк вату, капчык белән сугышу һәм башка уеннар уздырыла. Сабантуйның төп ярышы - милли көрәш. Татарча көрәш ярышында катнашу һәм җиңү өчен батырлар ел буе әзерләнә. Сабантуй батырына бәйрәмнең иң зур бүләге бирелә.

Милли бәйрәмнәр халыклар арасындагы дуслыкны ныгытуда зур роль уйный. Бу бәйрәмнәрдә төрле милләт кешеләре бер-берсенең мәдәнияте, яшәү рәвеше, гореф-гадәтләре белән танышалар.

Билет №4

  1. Әминә Бикчәнтәеваның тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләгез.

Казан педагогия институтын тәмамлый (1938). 1941-51 елларда авыл мәктәпләрендә укытучы, «Яшь ленинчы» газетасында әдәби хезмәткәр, ТАССР Министрлар Советы каршындагы Радиолаштыру һәм радиотапшырулар комитетында балалар редакциясе мөхәррире, 1952-55 тә Татарстан китап нәшриятының яшьләр-балалар әдәбияты бүлегендә мөхәррир.

Иҗаты

Әсәрләре 1938 дә басыла башлый. 1958 дән әдәби иҗат эше белән профессиональ рәвештә шөгыльләнә. Балаларга багышланган һәм «Бүләк» дип аталган беренче шигырь җыентыгы 1940 та дөнья күрә. «Бакча гөлләре» (1949), «Бүген һәм иртәгә» (1954), «Дачада» (1954), «Беренче чәчәкләр» (1960), «Яз бүләкләре» (1962) исемле шигырь китаплары зур популярлык казана. «Ана йөрәге» (1959), «Мин аңлармын сине» (1966) повестьларында гаиләдә һәм мәктәптә яшүсмерләрне тәрбияләү проблемасы күтәрелә. Бикчәнтәева әсәрләренең төп темасы - туган җир табигатенең матурлыгы, кешедә намус, вөҗданлылык, балалар белән әти-әниләрнең үзара мөнәсәбәте. Бикчәнтәеваның шигырьләре, хикәя һәм повестьлары әниләрнең балаларга карата булган җылылык, самимилек, ихласлык хисләре белән сугарылган.

2. Ләбиб Леронның “Хәерле иртә” шигырен сәнгатьле итеп укыгыз һәм сорауларга җавап бирегез.

Әтәчтән дә иртәрәк

Уяндым мин, әлбәттә.

— Хәерле иртә, әнкәм!

Хәерле иртә, әткәм!

Үзем урын җыям мин,

Үзем юына алам.

Хәерле иртә, әбкәм!

Хәерле иртә, бабам!

Мәктәпкә үзем барам,

Бишлеләр генә алам.

Хәерле иртә, апа!

Хәерле иртә, мәктәп!

1.Малай нинди сүз белә?

2. Малай кемнәргә хәерле иртә тели?

3. Үзегезнең яраткан язучыгыз турында сөйләгез.

Фәнис Яруллин 1938 елның 9 февралендә Татарстанның Баулы районы Кызылъяр авылында игенче гаиләсендә туган. Җидееллык белемне туган авылында ала, сигезенче сыйныфын Баулы урта мәктәбендә тәмамлый. 1954 елда «Татнефть» берләшмәсенең Баулы элемтә конторасында монтер булып эшли башлый. 1957 елда Совет Армиясе сафларына чакырыла. Армиядә һава укчы радистлар мәктәбендә укый, спорт белән мавыга. Спорт күнегүләренең берсендә турниктан егылып, имгәнеп, гомерлеккә йөри алмас хәлдә кала.

Озак еллар урын өстендә яки хастаханәләрдә дәваланып ятуына карамастан, Фәнис Яруллин бөтен тырышлыгын, рухи көчен үзенең белем дәрәҗәсен күтәрүгә, әдәби иҗат эшенең серләрен үзләштерүгә юнәлтә: 1963 елда экстерн тәртибендә урта мәктәп программасы буенча имтихан тота, 1970 елда исә, читтән торып укып, Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетын тәмамлый. Шул елларда шигырьләр, хикәяләр язарга керешә. Матбугатта аның беренче әдәби иҗат тәҗрибәләре 1960 елда Баулы район газетасында, аннан соң республиканың үзәк газета-журналларында басылалар. 1964 елда авторның беренче мөстәкыйль китабы — «Мин тормышны яратам» исемле шигырьләр җыентыгы дөнья күрә. Аннан соң, алтмышынчы еллар дәвамында, мәктәп балаларына һәм яшүсмерләргә багышлап язылган тагын берничә хикәя һәм шигырь җыентыгы басылып чыга.

Җитмешенче еллар башында Фәнис Яруллин үзенең каләм көчен проза жанрының олырак формаларында да сынап карый. 1971 елда ул темасы бүгенге яшьләр тормышыннан алынып, сюжет нигезен автобиографик материаллар тәшкил иткән «Җилкәннәр җилдә сынала» исемле повестен тәмамлый. Әсәр «Казан утлары» журналында һәм Татарстан китап нәшриятында аерым китап булып басылып чыккач, аны әдәби җәмәгатьчелек тә, укучылар да хуплап каршы алалар. Бу повесте белән Фәнис Яруллин киң масса укучылар алдында таныла, әсәр русчага, казакъчага тәрҗемә ителә.

Фәнис Яруллин — ике дистәгә якын шигырь һәм проза китаплары авторы. 1978 елда «Аерылмас дустым» һәм «Сулыш» шигъри җыентыклары өчен автор Татарстанның Муса Җәлил исемендәге комсомол премиясенә лаек булды. Аның «Әнә килә автомобиль» комедиясе Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театры сәхнәсенә менеп, берничә сезон рәттән өзлексез уйналып килде һәм тамашачыларда уңыш казанды.

Фәнис Яруллин аеруча хикәя жанрында уңышлы эшли. Анын үзенчәлекле юмор белән сугарылган, тормышчан, заманча, оптимистик хикәяләре «һәркемнең үз сукмагы» дигән чираттагы җыентыгына тупланган, Әдипнең поэтик иҗатыннан аерым үрнәкләр рус теленә тәрҗемә ителеп, «Современник», «Аврора», «Волга», «Байкал» кебек журналларда һәм «Литературная Россия», «Комсомольская правда» кебек үзәк газеталарда да урын ала килә.

Язучы 2011 елның 8 декабрендә Казан шәһәрендә вафат була.