Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
!!!Татар әдәбиятыннан билетлар (ответы).doc
Скачиваний:
7
Добавлен:
01.05.2025
Размер:
334.85 Кб
Скачать

2. Гөлзадә Әхтәмованың “Тәрҗемәче” шигырен сәнгатьле итеп укыгыз һәм сорауларга җавап бирегез.

Төрле телләрне белү

Беркайчан артык түгел.

Татарча бел, русча бел,

Инглизчә дә бел бүген.

Тәрҗемә ителә җыр,

Роман, повесть, поэма.

Президентлар очрашуы

Тәрҗемә аша була.

Мисырдан кунаклар килгән,

Гарәпчә кем каршылар?

Ә Иранга барып чыксаң,

Аңларсыңмы яхшылап?

“Телләр белгән – илләр гизәр”, -

Дип, өлкәннәр әйткәннәр.

Элек татар баласына

Гарәпчә, фарсыча, төрекчә -

Бик күп телләр өйрәткәннәр.

Чикләр ачык, әмма телләр

Ачылып кына бара.

Белемле тәрҗемәчеләр

Бик күп кирәк дөньяда.

1. Телләр белү кирәкме?

2. Телләр аша нәрсәләр тәрҗемә ителә?

3. “Телләр белгән – илләр гизәр” дигән мәкалне ничек аңлыйсыз?

3. Татар халкының атаклы шәхесләре турында сөйләгез (галим, рәссам, композитор). Сәлих Сәйдәшев (Салих Сайдашев)

Ул татар профессиональ музыкасының әтисе дип санала. Ул чын профессиональ, югары иҗади дәрәҗәдә беренче композиторлар тәҗрибәсен, нәтиҗәләде, купъеллык халык традицияләрен европа музыкасы тәҗрибәсе белән берләштерде, һәм бу нигездә чын милли профессиональ сәнгатьне оештырды. Ул – бөек татар композиторы Салих Сайдашев

Сәйдәшев Сәлих Замаледин улы 1900нчы елның 3 декабрендә Казанда туа. Музыкаль таланты яшь чагыннан ук билгеле булды. Аның беренче укытучысы халык музыканты Загидулла Яруллин була, а соңырак Казан музыка училищесының күренекле педагоглары.

1918нче елда яшь музыкант оркестр оештыра. 1920нче елда ул Кызыл Армия рәтләренә уз теләге буенча керә, ә аннан кайтуга Оренбургның музыка мәктәбендә хезмәт итә.

1922нче елда Сәлих Казанга кайтып, Камал исемендәге Дәүләт академик театрында дирижер һәм музыкаль җитәкче буларак эшли башлый. Аның иҗади эшчәнлеге төрле якларга тарала – бер-бер артлы “Галиябану”, “Башмагым”, “Ил”, “Зәңгәр шәл” музыаль әсрләре килеп чыга. Салих Сайдашев музыкаль драма жанрында С. Габяши эзләре буенча китә.

Шул ук елларда ул “Советлар Армиясе маршын” яза, яңа музыкаль әсәрләр ясау өстендә эшли, пианист һәм дирижер буларак төрле концерларда чыгыш итә.

1934-1938нче елларда Сәлих Сәйдәшев Мәскәүдә татар опера студиясендә белем ала. Мәскәүдән кайтуга ул Галиәскәр Камал театрында эшен дәвам итә, яңа әсәрләр яза, спектакльләргә музыканы яза.

1954нче елның 16 декабрендә Салих Сайдашев вафат була.

Билет №20

  1. Шагыйрь Һади Такташның тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләгез.

Һади Такташ 1901 елның 1 гыйнварында Тамбов губернасының Сыркыды авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туа. Башлангыч белемне авыл мәдрәсәсендә ала, аннары күрше Түбән Пешли авылы мәдрәсәсендә укый. Кечкенәдән үк укырга, җырлар, такмаклар чыгарырга һәвәс булып үсә. Һади беренче мәртәбә үз өендә әткәсеннән һәм әнкәсеннән дәресләр ала. Өйдә бераз укыгач, үз авылларындагы дини мәктәпкә китә. Соңрак аны Сыркыдыдан утыз чакрым ераклыктагы, заманына күрә укыту процессы яңачарак корылган Пешлә мәдрәсәсенә бирәләр. Шунда Һади 1911 елдан 1913 елның ахырына кадәр укый. Биредә ул шул чакта төрки дөньяга киң таралган «Вакыт», «Йолдыз», «Ялт-Йолт» исемле газета һәм журналлар белән таныша, шигырьләр язу белән мавыга. Кызганыч ки, булачак шагыйрьнең бу чорда иҗат иткән шигырьләре безнең көннәргә кадәр килеп ирешмиләр. Пешләйдән соң Һади бер елын, укымыйча, авылда үткәрә.

Беренче империалистик сугыш башланып, алты балалы зур гаиләнең матди хәле кыенлашкач, Хәйрулла абзый үзенең улларын читкә эшкә җибәрергә карар кыла. Шул уңайдан унөч яшьлек Һадины да, үзләренә кардәш тиешле бер сәүдәгәргә ияртеп, Урта Азия якларына Кәттә-Курган шәһәренә озата. Һади әүвәл әлеге сәүдәгәрнең өендә хезмәтче малай хәлендә яши. Аннары Бохарага күчеп, шәһәр байларыннан берсенең мануфактура кибетендә приказчик өйрәнчеге булып эшли. Хезмәттән буш вакытларында шәһәр яшьләренең төрле мәдәни эшләренә, һәвәскәрләр оештырган спектакль, концертларга йөри, Бохара әмирен бәреп төшерүне максат итеп куйган сәяси хәрәкәттә актив катнаша. Матбугатта Бохарадагы вакыйгаларны яктырткан мәкалә-хәбәрләре басылып чыга. Бала чактан ук башланган әдәби иҗат тәҗрибәләрен дәвам иттереп, «Газраилләр», «Караңгы төннәрдә», «Төркстан сахраларында» исемле шигырьләрен яза. «Төркстан сахраларында» дигән шигыре Ташкентта нәшер ителә торган «Олуг Төркстан» газетасының 1918 елгы 21 гыйнвар санында басылып та чыга. Бу — Һади Такташның матбугатта дөнья күргән беренче шигыре.