Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
!!!Татар әдәбиятыннан билетлар (ответы).doc
Скачиваний:
1
Добавлен:
01.05.2025
Размер:
334.85 Кб
Скачать

3. Казанның истәлекле урыннары турында сөйләгез.

Казан - Татарстан Республикасының башкаласы. Ул Иделнең сул ярында урнашкан. Аның мәйданы - 300 квадрат км га якын. Шәһәрдә 1млн 200 гә якын кеше яши.

Казан - тарихи һәм архитектура һәйкәлләренә бай шәһәр. Башкаланың иң матур урыны - Казан Кремле. Шәһәрнең тарихы шушыннын башланган. Кремль Казансу буенда урнашкан. Ул биек таш стена белән әйләндерелгән. Казан ханлыгы чорында Кремльдә Хан сарае, биш таш мәчет һәм башка биналар булган. Хан сарае урынында хәзер Президент резиденциясе урнашкан. Кремльнең иң борынгы һәм истәлекле урыны - Сөембикә манарасы. Ул 58 метр биеклектә, җиде катлы. Бу манара - Казанның изге символы. Казан кунаклары Кремльгә ак таштан салынган Спас манарасының капкасы аша керәләр.

Казан - мәдәни үзәк. Монда күпсанлы музейлар, күргәзмә һәм концерт заллары бар. Шәһәрдә 6 театр эшли: М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, В.Качалов исемендәге Зур рус драма театры, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры, Яшь тамашачы театры, Татар дәүләт Курчак театры.

Казан - фән үзәге. Биредә Татарстан Фәннәр академиясе, күпсанлы югары уку йортлары урнашкан. Шуңа күрә дә Казанны студентлар шәһәре дип йөртәләр. Федераль университет, техник һәм технологик, энергетик һәм медицина университеты, Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты һәм башка югары уку йортларында 70 меңнән артык студент белем ала.

Элек-электән Казан промышленность үзәге булып тора. Шәһәрдә күпсанлы завод-фабрикалар самолетлар, вертолетлар, медицина җиһазлары, мех һәм тегү әйберләре һ.б. җитештерә.

Казан - борынгы тарихи шәһәр. 2005 елда Татарстан башкаласының меңьеллыгы Россия күләмендә бәйрәм ителде. Меңьеллык уңаеннан шәһәребез бик үзгәрде: яңа биналар төзелде, искеләре төзекләндерелде. Кремльдә искиткеч матур Кол Шәриф мәчете торгызылды. Казанда берсеннән-берсе матур биналар, яңа мәйданнар һәм һәйкәлләр барлыкка килде: Казан Ратушасы, Боз сарае, Меңьеллык паркы, халыкара ат спорты комплексы һ.б.

Бүгенге көндә Казан Универсиадага әзерләнә. 2013 елда бездә бөтендөнья студентлар олимпия уеннары уздырылачак.

Билет №18

  1. Шагыйрь Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләгез.

Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай 1886 елның 26 апрелендә Арча районы Кушлавыч авылында мулла гаиләсендә туа. Габдуллага 4 ай булганда - әтисе, озакламый әнисе дә үлә. Малай ятим кала. Габдулланы бабасы (әнисенең әтисе) үзенә тәрбиягә ала. Ләкин бабасының гаиләсендә малай озак яшәми. Үги әбисе Габдулланы яратмый, аны җәберли, еш тавыш чыгара. Габдулланы чит гаиләгә уллыкка бирәләр. Тугыз яшенә кадәр Габдулла башта Өчиледә бер гаиләдә, аннан соң Кырлай авылында икенче гаиләдә яши. Тугыз яшендә аны бертуган апасы Уральск шәһәренә алып китә. Уральскида ул мәдрәсәдә һәм өчьеллык рус мәктәбендә укый. Мәдрәсәдә төрек, гарәп, фарсы телләрен, ә мәктәптә рус телен өйрәнә. Уральскида Тукай шигырьләр яза башлый, әдәби журналларда эшли.

1907 елда Тукай Казанга килә. Монда ул биш елдан артык яши. Балалар һәм өлкәннәр өчен шигырьләр яза. Балалар Тукайның «Су анасы», «Шүрәле», «Кәҗә белән сарык» әкиятләрен, «Туган тел», «Бала белән күбәләк», «Кызыклы шәкерт», «Туган авыл» шигырьләрен бик яратып укыйлар.

Авыр ятим балачак шагыйрьнең сәламәтлеген нык какшата: ул үпкә чире белән авырый. Шагыйрьнең хәле көннән-көн начарлана. Ул 1913 елның 2 (15) апрелендә Казанда үлә.

Г.Тукайның иҗатын татарлар гына түгел, ә бөтен дөньяда укыйлар, беләләр. Аның шигырьләре бик күп телләргә тәрҗемә ителгән. Татар халкы үзенең бөек улы белән горурлана. Казанда шагыйрьгә һәйкәл куелган. Туган авылы Кушлавычта, үскән авылы Кырлайда аның музейлары бар. Г.Тукай турында поэмалар, романнар, драмалар, симфонияләр язылган.