
- •2. Лера Шагыйрьҗанның “Кызык та, рәхәт тә” шигырен сәнгатьле итеп укыгыз һәм сорауларга җавап бирегез.
- •3. Үзегезнең яраткан шагыйрегез турында сөйләгез.
- •Билет №2
- •1. Шагыйрә Гөлшат Зәйнәшеваның тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләгез.
- •2. Резедә Вәлиеваның “Бу класста ни булган?” шигырен сәнгатьле итеп укыгыз һәм сорауларга җавап бирегез.
- •3. Үзегез яраткан берәр шигырьне яттан сөйләгез. Туган тел.
- •Билет №3
- •1.Шагыйрә Резедә Вәлиеваның тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләгез.
- •2. Әминә Бикчәнтәеваның “Сөйкемсез песи” шигырен сәнгатьле итеп укыгыз һәм сорауларга җавап бирегез.
- •3. Татар халкының милли бәйрәмнәре турында сөйләгез.
- •Билет №4
- •Әминә Бикчәнтәеваның тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләгез.
- •2. Ләбиб Леронның “Хәерле иртә” шигырен сәнгатьле итеп укыгыз һәм сорауларга җавап бирегез.
- •3. Үзегезнең яраткан язучыгыз турында сөйләгез.
- •Билет №5
- •1. Язучы Абдулла Алишның тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләгез.
- •2. Гөлшат Зәйнәшеваның “Бер атнада ничә көн?” шигырен сәнгатьле итеп укыгыз һәм сорауларга җавап бирегез.
- •3. Үзегезгә ошаган әсәр турында сөйләгез.
- •Билет №6
- •1.Язучы Гадел Кутуйның тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләгез.
- •2. Роберт Миңнуллинның “Исәнме мәктәп” шигырен сәнгатьле итеп укыгыз һәм сорауларга җавап бирегез.
- •3. Татар халкының берничә мәкален әйтеп бирегез.
- •Билет №7
- •Шәүкәт Галиевның тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләгез.
- •2. Фәнис Яруллинның “Укыр идем бишкә генә” шигырен сәнгатьле укыгыз һәм сорауларга җавап бирегез.
- •3. Бер татар халык әкиятенең эчтәлеген сөйләгез. Кызыл әтәч
- •Билет №8
- •Роберт Миңнуллинның тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләгез.
- •2. Гадел Кутуйның “Сагыну” нәсерен сәнгатьле итеп укыгыз һәм сорауларга җавап бирегез.
- •Татар халкының атаклы шәхесләре турында сөйләгез (галим, рәссам, композитор). Сәлих Сәйдәшев (Салих Сайдашев)
- •Билет №9
- •1. Язучы Фәнис Яруллинның тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләгез.
- •2. Шәүкәт Галиев “Шауламагыз, әти йоклый!” шигырен укыгыз һәм сорауларга җавап бирегез.
- •3. Үзегез яраткан берәр шигырьне яттан сөйләгез. Туган тел.
- •Билет №10
- •1.Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләгез.
- •2. Һади Такташның “Мокамай” шигырен сәнгатьле итеп укыгыз һәм сорауларга җавап бирегез.
- •3. Үзегезнең яраткан язучыгыз турында сөйләгез.
- •Билет №11
- •Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләгез.
- •2. Энҗе Мөэминованың “Укытучыма” шигырен сәнгатьле итеп укыгыз һәм сорауларга җавап бирегез.
- •3. Казанның истәлекле урыннары турында сөйләгез.
- •Билет №12
- •1.Шагыйрь Һади Такташның тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләгез.
- •2. Муса Җәлилнең “Кичер илем” сәнгатьле итеп укыгыз һәм сорауларга җавап бирегез.
- •3. Хәзерге заман шагыйренең шигырен яттан сөйләгез.
- •Билет №13
- •Бәйрәмнәр турында сөйләгез.
- •2. Габдулла Тукайның “Бәйрәм бүген” шигырен сәнгатьле итеп укыгыз һәм сорауларга җавап бирегез.
- •3. Татар халык әкиятенең эчтәлеген сөйләгез. Кызыл әтәч
- •Билет №14
- •Укытучы һөнәре турында сөйләгез. Сезгә укытучылардагы нинди сыйфатлар аеруча ошый?
- •2. Габдулла Тукайның “Пар ат” шигырен сәнгатьле итеп укыгыз һәм сорауларга җавап бирегез.
- •3. Татар халкының милли бәйрәмнәре турында сөйләгез.
- •Билет №15
- •Татарстанның башкаласы турында сөйләгез.
- •2. “Мин Казанга керәм поезд белән” шигырен сәнгатьле итеп укыгыз һәм сорауларга җавап бирегез.
- •Билет №16
- •1.Үзегез яшәгән җирегез турында сөйләгез.
- •2. Рафис Корбанның “Партадаш” шигырен сәнгатьле итеп укыгыз һәм сорауларга җавап бирегез.
- •3. Үзегез яраткан берәр шигырьне яттан сөйләгез. Туган тел.
- •Билет №17
- •Шәүкәт Галиевның тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләгез.
- •2. Габдулла Тукайның “Кызыклы шәкерт” шигырен сәнгатьле итеп укыгыз һәм сорауларга җавап бирегез.
- •3. Казанның истәлекле урыннары турында сөйләгез.
- •Билет №18
- •Шагыйрь Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләгез.
- •2. Шәүкәт Галиевның “Курыкма, тимим!” шигырен сәнгатьле итеп укыгыз һәм сорауларга җавап бирегез.
- •3. Татар халкының берничә мәкален әйтеп бирегез.
- •Билет №19
- •Язучы Фәнис Яруллинның тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләгез.
- •2. Гөлзадә Әхтәмованың “Тәрҗемәче” шигырен сәнгатьле итеп укыгыз һәм сорауларга җавап бирегез.
- •3. Татар халкының атаклы шәхесләре турында сөйләгез (галим, рәссам, композитор). Сәлих Сәйдәшев (Салих Сайдашев)
- •Билет №20
- •Шагыйрь Һади Такташның тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләгез.
- •2. Фәнис Яруллинның “Ялкау ялы” шигырен сәнгатьле итеп укыгыз һәм сорауларга җавап бирегез.
- •3. Хәзерге заман шагыйренең шигырен яттан сөйләгез.
2. Муса Җәлилнең “Кичер илем” сәнгатьле итеп укыгыз һәм сорауларга җавап бирегез.
Кичер мине, илем, синең бөек Исмең белән килеп сугышка, Данлы үлем белән күмәлмәдем Бу тәнемне соңгы сулышта.
Юк, мин сине тузан бөртегедәй Сансыз гомрем өчен сатмадым. Волхов шаһит: изге сугыш антын Соң чиккәчә керсез сакладым.
Мин курыкмадым өстән яңгыр төсле Яуганда да туплар, ядрәләр, Каушамадым кан һәм үлек белән Тулганда да тирә-әйләнәм.
Алда, артта, уңда һәм сулымда Киселсә дә юлым, күкрәгем Яраланып канга төренсә дә, Көчсезләнеп, мин яшь түкмәдем.
Мин алдымда күрдем шыр сөяктән Котылгысыз үлем шәүләсен. Кил син миңа, үлем, бары гомрем Коллык белән төгәлләнмәсен!
Мин түгелме дуска хат язучы, «Борчылма, дип, тормыш юлдашым, Соңгы тамчы каным тамса тамсын, Тик антыма таплар кунмасын!»
1. Герой кемгә эндәшә?
2. Ул үз антына тугры каламы?
3. Герой үлемнән куркамы?
3. Хәзерге заман шагыйренең шигырен яттан сөйләгез.
Бер партада утырабыз
Ирек белән икәү без.
Ничек белеп утырганбыз –
Бигрәк тә пар килгәнбез.
Беребез – әйбәт укучы,
Уртача – икенчебез.
Әмма математикадан
Икебез дә көчле без.
Икебез дә саналабыз
Тырышып укучылардан.
Ирек рәсем ясый белә,
Ә мин шигырь чыгарам.
Минем шигырь язуымны
Белми ләкин беркем дә.
Шигырьләремне кешегә
Укымыйм мин берсен дә.
Шигырьләрем бер малайга
Багышлана барсы да.
Ә ул малай минем белән
Утыра бер партада.
(Рафис Корбан “Партадаш”)
Билет №13
Бәйрәмнәр турында сөйләгез.
Бәйрәмнәрне һәркем ярата. Төрле бәйрәмнәр бар: дәүләт бәйрәмнәре, милли бәйрәмнәр, һөнәри бәйрәмнәр, дини бәйрәмнәр, гаилә бәйрәмнәре, шәхси бәйрәмнәр... Һәр бәйрәмнең тарихы ниндидер күңелле, шатлыклы, истәлекле вакыйга белән бәйле. Кайбер бәйрәмнәр күп гасырлар буе яши, кайберләре бик тиз юкка чыга. Күп илләр, халыклар өчен уртак бәйрәмнәр һәм бер ил яки бер халыкныкы гына булган бәйрәмнәр бар. Мәсәлән, Яңа ел - бик күп илләрдә борынгыдан бәйрәм ителә һәм төрле халыкларның иң яраткан бәйрәмнәренең берсе.
Ул минем дә иң яраткан бәйрәмем. Яңа ел - гаилә бәйрәме. Без гаиләдә бу бәйрәмгә алдан ук әзерләнә башлыйбыз: дусларга һәм туганнарга бүләкләр сатып алабыз, чыршы бизибез... 31 декабрьдә төнге сәгать уникедә бөтен гаилә бәйрәм табынына җыела. Барыбыз да бер-беребезне Яңа ел белән котлыйбыз, бәхет телибез. Яңа елны каршылагач, урамга чыгабыз. Анда, гадәттә, халык күп була. Барысы да бәйрәм итәләр, һәркайда музыка яңгырый, шау-шу, уен-көлке тавышлары. Кемдер гармун уйный, кемнәрдер җырлый, кемнәрдер бии. Кыш бабай һәм Кар кызы Яңа ел белән котлыйлар.
23 февральдә Россиядә ел саен Ватанны саклаучылар көне билгеләп үтелә. Бу көнне солдат һәм офицерларны гына түгел, барлык ир-атларны бәйрәм белән котлыйлар.
Июнь аенда татар халкының милли бәйрәме - Сабан туе була. Бу бәйрәмнең тарихы, татар халкының тарихы кебек үк, бик борынгыдан килә. Сабан туе, гадәттә, матур урман аланында, яшел болында уза.
Бу бәйрәм картларның да, яшьләрнең дә, балаларның да яраткан бәйрәме. Сабантуйда һәркем теләп катнаша. Бәйрәмдә төрле милли уеннар һәм ярышлар: ат чабышы, капчык киеп йөгерү, чүлмәк вату, капчык белән сугышу һәм башка уеннар уздырыла. Сабантуйның төп ярышы - милли көрәш. Татарча көрәш ярышында катнашу һәм җиңү өчен батырлар ел буе әзерләнә. Сабантуй батырына бәйрәмнең иң зур бүләге бирелә.
Милли бәйрәмнәр халыклар арасындагы дуслыкны ныгытуда зур роль уйный. Бу бәйрәмнәрдә төрле милләт кешеләре бер-берсенең мәдәнияте, яшәү рәвеше, гореф-гадәтләре белән танышалар.
Татарларның Сабан туе, русларның Спас ярминкәсе, керәшен татарларының Питрау, чувашларның Уяв, мариларның Семык һәм башка милли бәйрәмнәр соңгы елларда республикада яшәүче төрле милләт кешеләренең дә уртак бәйрәменә әйләнде.