Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
!!!Татар әдәбиятыннан билетлар (ответы).doc
Скачиваний:
0
Добавлен:
25.01.2020
Размер:
334.85 Кб
Скачать

2. Шәүкәт Галиев “Шауламагыз, әти йоклый!” шигырен укыгыз һәм сорауларга җавап бирегез.

Без инде күптән уяндык,

Тышта кояш яп-якты.

Төнге сменадан кайтып,

Әти йокларга ятты.

Безгә әйтте шауламаска,

Дөбер-шатыр килмәскә.

Киләбезме соң! Килмибез-

Шуны гына белмәскә!

Йөрибез әкрен генә,

Аяк очына басып.

Сөйләшсәк тә, сөйләшәбез

Үзара пышылдашып.

1. Малайлар ни өчен йокламыйлар?

2. Ә ни өчен аларның әтиләре йоклый?

3. Үзегез яраткан берәр шигырьне яттан сөйләгез. Туган тел.

И туган тел,и матур тел,

Әткәм-әнкәмнең теле.

Дөньяда күп нәрсә белдем,

Син туган тел аркылы.

Иң элек бу тел белән ,

Әнкәм бишектә көйләгән.

Аннары төннәр буе,

Әбкәм хикәят сөйләгән.

И туган тел синдә булган,

Иң элек кыйлган догам.

Ярлыкагыл дип үзем һәм,

Әткәм-әнкәмне ходам. (Г.Тукай)

Билет №10

1.Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләгез.

Татар халкының бөек улы, герой-шагыйрь Муса Җәлил 1906 елның 15 февралендә элеккеге Оренбург губернасы Мостафа авылында туа. Алты яшендә авыл мәктәбенә укырга керә. Гаиләләре белән шәһәргә күчкәч, укуын "Хөсәения" мәдрәсәсендә дәвам итә.

1922 елда Җәлил Казанга килә. "Кызыл Татарстан" газетасында шигырьләре, мәкаләләре басыла башлый.

Бөек Ватан сугышы башлангач, политруклар курсын тәмамлый һәм 1941 елда фронтка китә. 1942 елда аларның часте чолганышта кала. Каты яраланган Муса әсирлеккә төшә. Концлагерьда ул фашистларга каршы көрәшүен дәвам итә. Ул әсирләр арасында татарларны таба, яшерен оешма төзи. Муса Җәлил һәм аның иптәшләре кораллы восстание әзерлиләр. Ләкин бер хыянәтче аларның бу планнарын фашистларга ача.

1944 елның февралендә фашистларның хәрби суды Җәлилне һәм аның көрәштәшләрен үлем җәзасына хөкем итә. Шул елның 25 августында Плетцензее төрмәсендә унбер җәл илчене җәзалап үтерәләр.

Төрмәдә утырганда, Җәлил шигырьләр язуын дәвам итә Бу шигырьләрне ул 2 блокнотка туплый. Шагыйрьнең үлеменнән соң Берлин төрмәсеннән бер блокнотны Габбас Шәрипов исемле тоткын, ә икенчесен бельгияле Андре Тиммерманс алып чыга.

Муса Җәлилгә батырлыгы өчен Советлар Союзы Герое исеме, ә "Моабит дәфтәрләре" җыентыгы өчен Ленин премиясе бирелә.Җәлилнең исемен бөтен дөньяда беләләр. Казандагы Татардәүләт опера һәм балет академия театры аның исемен йөртә.

Башкалабызның үзәгендә аңа һәйкәл куелды. Җәлил яшәгән фатирда шагыйрьнең музее ачылды. Татарстанда Җәлил исемендәге шәһәрбар. Җәлилгә багышлап романнар, поэмалар, опера, җырлар, сынлы сәнгать, драма әсәрләре иҗат ителде.

2. Һади Такташның “Мокамай” шигырен сәнгатьле итеп укыгыз һәм сорауларга җавап бирегез.

Белмим, Әллә күпкә, Әллә бик озакка, Ахры, мәңге онта алмамын Тамбов урманнары уртасында Усак яфраклары шаулавын... Алар мәңге минем хыялымда Шаулый-шаулый яфрак ярырлар, Карт имәннәр, калмый минем арттан, Кая барсам, озатып барырлар... Бер җирдә юк андый урманнар, Бер җирдә юк камыш сабаклары – Андагыдай шаулый торганнар... Әкияттәге ике бала кебек, Каен башларына үрмәләп, Ике штансыз малай дөнья белән Танышып йөргән идек бергәләп... Беребез сары чәчле, беребез – кара: Сары чәчлесе – ул мин идем; Кара чәчле, коңгырт кара күзле, Кәкре аяклы дустым, җанкисәгем, Ул, Мокамай бәгърем, син идең... Ак каенга аслып менгән кебек, Мин тормышта һаман яктыга, Югарыга табан юл алдым; Менгән саен җирнең матурлыгын, Яктылыгын күбрәк күралдым... Ә син менәдмәдең, Калдың, Югалдың...

1. Шигырь кемнәр турында?

2. Мокамай нинди? Юлларны табып укыгыз.

3. Шагыйрьнең туган ягы нәрсәсе белән исендә калган?