
2. Дәрес төзелеше
Укыту эшенең берәмлеге булган дәрес үз эченә укытучы һәм укучылар бергәләп эшләвенең мөстәкыйль төрләрен ала, икенче төрле әйткәндә, ал арны дәреснең структур өлешләре дип атарга мөмкин. Башлам, актуальләштерү, яңа материалны аңлату, күнекмәләр булдыру, өйгә эш бирү, йомгак — аларның һәрберсе үзенчәлекле вазифа башкара, үз бурычын үти.
Вакыт ягына килсәк, ул дәрес өлешләре арасында аларның эчтәлеге һәм вазифаларына карап бүленә. Гадәттә, актуальләштерү өчен — 9—10 минут, яңа теманы аңлатуга — 15—20 минутка кадәр, күнекмәләр булдыруга —15 минут, калган өлешләргә 2—3 минут тәкъдим ителә. Ләкин дәрес, бигрәк тә әдәбият дәресе мондый кысаларга сыеша алмый, еш кына аерым өлешләр бер-берсе белән кушылып китә, кайбер элементлар исә бөтенләй төшеп кала.
Башлам (оештыру моменты) — әдәбият дәресе өчен бик мөһим кисәк. Ул кыска, ләкин укучыларның игътибарын җәлеп итеп, аларны дәрескә алып кереп китәрлек булырга тиеш. Әдәбият, әсәр турында сөйләшү өчен, алдан әзерлек, билгеле бер эмоциональ җирлек тудыру, балаларның күңел пәрдәләрен ачу кирәк. Шуңа күрә башлауда үзенчәлекле эш төрләрен, алымнарны кулланырга мөмкин. Билгеле бер юнәлештәге сораулар, эпиграф, музыка, әдәби әсәрдән өзекләр тыңлау, картиналар, иллюстрацияләр карау һ.б. нәкъ менә дәрескә рухи әзерләү өчен хезмәт итә. Башламда еш кына «бүген без фәлән хикәяне укыйбыз», «бүген фәлән язучының иҗаты белән танышачакбыз» дигән җөмлә ишетергә туры килә. Алар туйдыра, укучыга тәэсире зур түгел. Әдәбият дәресе башламына иҗади якын килү, һәр дәрес максатына ярашлы матур, кызык башлам уйлау бөтен эш барышына юнәлеш бирә, аның нәтиҗәлелеген күтәрә.
Актуальләштерү яки белемнәрне, өй эшен тикшерү өлеше һәр дәресне инде өйрәнелгән материал белән бәйләргә ярдәм итә, укучыларның аңлау-үзләштерү дәрәҗәсен күзәтеп бару, укытучы эшенең нәтиҗәлелеген контрольдә тоту мөмкинлеген бирә. Ул күп эш төрләрен үз эченә җыя: эчтәлек сөйләү, сорауларга җавап бирү, әңгәмә уздыру, язма эшне тикшерү һ.б. Бу өлешнең өстәмә вазифалары өйгә бирелгән эшнең үтәлешен тикшерү, тәрбия, укучыларның белемен бәяләү, күнекмәләрне ныгытудан тора. Еш кына актуальләштерү вакытында укучыларга бирелгән шәхси эш-биремңәр тикшерелә, йә булмаса яңа темага бәйле, ләкин өйгә бирелмәгән мәсьәләләр дә күтәрелә. Кайчакта мондый эш яңа теманы аңлату элементы белән кушылып китә. Мисал китерик. Г. Тукайның тормыш юлы һәм «Исемдә калганнар» әсәре белән укучылар V сыйныфта танышты. X сыйныфта исә болар искә төшерелә, актуальләштерүгә бәйләп, язучының тормы-шы-иҗаты хакында белемнәр тирәнәйтелә.
Актуальләштерү өчен башламнан соң махсус вакыт куела. Ләкин аны дәреснең башка өлеше эчендә карарга да, бүлеп, берсен дәрес башында, берсен яңа теманы аңлату белән бәйләп уздырырга да мөмкин.
Яңа материалны аңлату өлеше дәреснең төп эчтәлегең үз эченә ала. Әдәбият дәресендә яңа материал — язучы биографиясе яки чор турында сөйләү дә, әсәр белән танышу яки аны анализларга өйрәтү дә, әсәрнең тел-стиле турында сөйләшү яки сочинение язу да булырга мөмкин. Укытучының аңлатуы-күрсәтүе генә түгел, бәлки укучыларның эзләнүе, күзәтүе, укуы, әсәрне тыңлавы һ.б. яңа теманы аңлату вазифасын үти.
Күнекмәләр булдыру яки укучыларга белемнәрне гамәлдә файдаланырга өйрәтү өлеше ике мәсьәләгә игътибар итә: үзләштергәннәрне хәтердә калдыру һәм алга таба мөстәкыйль куллана алырлык төшендерү. Әдәбият дәресләрендә бу, барыннан да элек, әсәр анализларга өйрәтү һәм нәзари мәсьәләләр белән бәйле. Биредә алымнар буларак биремнәр үтәү, текстка яңадан кайту, эзләнү, уку, тыңлау һ.б.ны әтергә мөмкин.
Өйгә эш бирү — балаларны укырга, белем алырга, эшләргә тектерүнең мөһим шарты. Әдәбияттан өйгә эш илекне йә әсәрне укып чыгу, сөйләргә әзерләнү, әсәрнең планын төзү, сәнгатьле укырга өйрәнү, ятлау, әсәрнең теле өстендә эшләү кебек биремнәр булырга мөмкин.
Өйгә эш балаларның көче җитәрлек булса гына үтәлә. Шуңа күрә өй эше эшләү вакыты (һәр фәннән) 30—46 минуттан артмаска тиеш.
Өй эше биргәндә, укытучы сыйныфтагы укучыларның әдәби үсеш дәрәҗәсен исәпкә ала. Шуңа күрә өй эшен төркемләп (көчле, уртача, йомшак үзләштерүче) яки шәхси бирү тәҗрибәсе бар. Әдәбияттан өй эшенең берничә вариантыннан, сайлап алып, үзләре теләгәнен эшләргә кушу уңай нәтиҗә бирә.
Өй эше һәрчак аңлатып, кирәк икән, мисаллар белән эш-ләй күрсәтеп бирелә. Ул дәреснең теләсә кайсы аралыгына керә ала. Ләкин, гадәттә, дәрес ахырына калдырылган 2—3 минут өй эше бирү өчен җитә.
Йомгак ясау башлам кебек үк әһәмиятле. Ул укучыны яңадан бер кат дәрестә өйрәнгәннәрне күздән кичерергә мәҗбүр итә, истә калырга тиеш булган мөһим урыннарга укучының игътибарын юнәлтә. Гадәттә, йомгак башламда кузгатылган мәсьәләнең җавабы, ноктасы кебек тә аңлашыла. Аны зуррак нәтиҗәләр ясау, укучыларның үз гомумиләштерүләрен тыңлау, сорауларга җавап һ.б. рәвештә эшләргә була.
Бу структур кисәкләр дәрестә тулысынча да, өлешчә дә кулланылырга мөмкин. Дәреснең максатына карап, кайберләре төшеп тә кала. Аларның эзлеклелеге дә, дәвам-лылыгы да дәрес максатына бәйле.