Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Такташ методика.docx
Скачиваний:
6
Добавлен:
01.05.2025
Размер:
55 Кб
Скачать
  1. Әдәбият дәресе

1. Бүгенге таләпләр

2. Дәрес төзелеше

3. Әдәбият дәресләрен төркемләү

4. Уку-укытуда яңа технологияләр

1. Бүгенге таләпләр

Мәктәптә укыту-тәрбия эшен оештыруның төп формасы — дәрес.Дәрес — уку-укыту эшенең кечкенә берәмлеге, һәм әлеге эш үз алдына куйган максатның бер кечкенә кисәкчәсен тормышка ашыру өчен хезмәт итә.

Уку-укыту эшен оештыруның дөрестән башка да күптөрле формалары булуы мәгълүм. Элекке заманнарда мөктөп-мәдрәсөлөрдө укучылар зур булмаган төркемнәргә бүленеп укыганнар. Укучы яшь аермасына карап түгел, нигездә, үзләштерү сәләте ягыннан (әлеге баскычта укып-ятлап бете­рергә тиеш китапны тәмам иткәннән соң) югарырак «сый­ныфка» күчкән, без аны «сабак бирү» дип атый алабыз.

Җәмгыятьтәге 90 нчы елларда башланган үзгәрешләр бердәм мәктәп тәртибен кире кагып, яңа төр уку йортлары, альтернатив программалар һәм дөреслекләр тууга сәбәп булды. Шуның белән бергә укытуның яңа формалары барлыкка килде, онытыла башлаганнары әйләнеп кайтты. Аларның саны һаман үсеп тора. Шулай да дәрес үзенең беренчеллеген саклый, төп форма булып кала килә. Ә инде ^дәреснең эчтәлеген, структурасын яңарту максатында, аны традицион һәм инновацион (яңача, гадөти булмаган) дәрес буларак карау гамәлгә керде. Инновацион дөрес укучыларны кызыксындырырлык, танып белү һәм эзләнү эшенә тартырлык яңа технологияләр, алымнар, материаллар куллануны сорый. Безнең фикеребезчә, татар әдәбиятыннан нәкъ менә инновацион дәресләр уздыру — методиканың киләчәк үсеш юлы.

Укытуны оештыру формасы буларак дәреснең вазифалары:

1) укыту-белем бирү;

2) тәрбия, әхлакый кыйммәтләр булдыру;

3) оештыру һәм эш культурасы формалаштыру;

4) психологик тәэсир итү;

5) фикерләүне үстерү;

6) гомуми һәм шәхси юнәлеш бирү;

7) камилләшүгә омтылыш уяту.

Үкыту барышында дәрес — бер күзәнәк, кисәкчә, чылбыр­ның бер буыны да. Буын өзелү әлеге гомуми укыту эшенә тәэсир итә, аның бөтенлеген җимерә. Шунлыктан теләсә нинди дәрес билгеле бер таләпләргә җавап бирергә тиен.

Дәрескә таләпләр җыелмасыннан түбәндәге таләпләрне әһәмиятле дип санып була:

1) һәр дөреснең һәм гомуми уку-укыту эшенең максат-бурычлар уртаклыгы;

2) дәреслек материалы эчтәлеген төгәллөштерә, ачыклый, балаларга «көйли» алу;

3) укыту эшенең гомумсыйныф, төркем, шәхси төрләрен чиратлаштыру;

4) ысул һәм алымнарның уңышлы чиратлашуы;

5) укучыларның кызыксынуын үстерерлек булу;

6) белем бирү һәм тәрбия мәсьәләләрен бергә бәйләп хәл итүгә юнәлгән булу;

7) фәннилек, тормыш белән бәйләнеш;

8) аңлылыкны, активлыкны, мөстәкыйльлекне, иҗади фикерләүне үстерү;

9) уку-укытуның төртиплелеге һәм эзлеклелеге;

10) дәрес һәм дөрестән тыш материалның бәйләнеше.

Максат — дәресне җыеп торучы үзәк, ахыр нәтиҗә. Шул ук вакытта максат әлеге дәресне бер темага караган дәресләр белән дә, гомумән, укыту-тәрбия эшенең максат-бурычлары белән дә бәйли ала. Чөнки мәктәптә әдәбият укытуның гомуми максатлары аерым сыйныфларда, аерым чор яки язучы иҗатын өйрәнү максатларына таркатыла, бүлгәләнә, алар, үз чиратында, дәрес максатларына кискәләнә. Әдәбият дәресе үткән һәм үзеннән соң өйрәнеләчәк дәресләр белән бәйләнештә булырга тиеш, мондый бөтенлекнең нигезен һәр дәрес һәм дәресләр тәртибенең максатларын ачык билгеләү, исәпкә алу тәшкил итә.

Иҗадилык ягына килсәк, һәр әдәби әсәр — иҗат җимеше. Әдәбиятның бу үзенчәлеге укучының әсәр белән очрашуын иҗади аңлау, авторның иҗат эшенә кушылып китү рәвешен­дә оештыруны таләп итә.

Дәреслек материалы эчтәлеген төгәлләштерө алу дигәндә, бу таләп — дәрестә сәнгать әсәреннән алынган шәхси хис-кичереш, төэсир-тойгыларның, укытучы мөнәсәбәте, укучы­ларның бәясе буларак, дөреслек биргән анализ-караш белән янәшә килеп, аны тулырак, тирәнрәк, тәэсирлерәк итә дигән сүз. Нәкъ менә әсәр үзе әдәбият дәресе өчен ысул һәм алымнар сайлауда да, укучыларның мөмкинлекләрен исәпкә алып нинди эш төрләренә мөрәҗәгать итүне ачыклауда да ярдәм итә, юл күрсәтә.

Алалар фикерләү, әдәби үсеш дәрәҗәсе, хәтта сәнгатькә, укуга, укытучыга мөнәсәбәт ягыннан да бер-берсеннән нык аерылалар. Шуңа күрә тулы сыйныф белән эшли алу гына җитми, һәр балага, аерым укучылар төркеменә «сукмак» табу, дәрескә кызыксындыру уяту һәм әдәби әсәр укуга тарту зарур.

Укучы — актив, тере, җитез, хәрәкәтчән зат. Аны бертөр­лелек бик тиз туйдыра, кызыксыну сәләтен юкка чыгара. Шуңа күрә ысул һәм алымнарның уңышлы чиратлашуы кирәк. Бары тик теләп, кызыксынып укыганда гына, укучы яхшы нәтиҗәләргә ирешә.