Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Такташ методика.docx
Скачиваний:
0
Добавлен:
01.05.2025
Размер:
55.3 Кб
Скачать
  1. Һади Такташ

(1901 -1931)

Татар совет әдәбиятының классик язучысы Һади Такташ (Мөхәммәтһади Хәйрулла улы Такташев) 1901 елның 1 гыйнварында Тамбов губернасы Спас өязе (хәзерге Мордва Республикасының Торбеево районы) Сыркыды авылында туа. Кечкенәдән укырга, җырлар-такмаклар чыгарырга һәвәс булып үсә. Башта ул үз авылларындагы мәктәпкә йөри, аннары аны Сыркыдыдан утыз чакрым ераклыктагы Пешлә мәдрәсәсенә бирәләр. Шунда Һади 1911 елдан 1913 елның ахырына кадәр укый.

Беренче бөтендөнья сугышы башланып, алты балалы зур гаиләнең матди хәле бермә-бер кыенлашкач, Хәйрулла абзый үзенең улларын читкә эшкә җибәрергә карар кыла. Унөч яшьлек Һадины да, үзләренә кардәш тиешле бер сәүдәгәргә ияртеп, Бохара шәһәренә озата. Һади әүвәл әлеге сәүдәгәрнең өендә хезмәтче малай хәлендә яши, аннары шәһәр байларыннан берсенең мануфактура кибетендә приказчик өйрәнчеге булып эшли. Хезмәттән буш вакытларында шәһәр яшьләренең төрле мәдәни эшләренә, һәвәскәрләр оештырган спектакль, концертларга актив катнаша һәм, бала чактан ук башланган әдәби иҗат тәҗрибәләрен дәвам иттереп, «Газраилләр», «Караңгы төннәрдә», «Төркестан Сәхраларында» исемле шигырьләрен яза.

1918 елның көзендә Такташ туган авылы Сыркыдыга кайта, китапханә мөдире һәм башлангыч мәктәп укытучысы булып эшли. 1919 елның көзендә Оренбургка китә, монда ул «Юксыллар сүзе» газетасына җаваплы секретарь булып урнаша, сәяси курсларда укый, шәһәрнең мәдәни тормышында кайнап, Ш. Камал, А. Таһиров кебек күренекле язучылар белән таныша, үзе хезмәт иткән газета битләрендә көндәлек вакыйгаларга багышланган хәбәрләрен һәм шигырьләрен («Караңгы төннәрдә», «Ачлык патша», «Антым», «Айның нурлары арасында» һ.б.) бастыра.

1920 елда иген уңмау сәбәпле Идел-Җаек буйларында яшәү шартлары кыенлашкач, Такташ 1921 елның язында Ташкент шәһәренә күчә һәм «Белем йорты» исемле журнал редакциясендә жаваплы секретарь булып эшли башлый. Бер ук вакытта Төркестан эшче-диһкан коммунистлар университетында тел-әдәбият укыта. Ташкент чорында (1921 - 1922) Такташ романтик иҗатының иң гүзәл үрнәкләре языла.

1922 елның җәендә берничә ай Мәскәүдә яшәгәннән соң, һ. Такташ Казанга килә һәм гомеренең соңгы көннәренә кадәр шунда төпләнеп кала. Берникадәр вакыт татар театрында суфлер булып эшли, аннары «Чаян» (1923 - 1924), «Октябрь яшьләре» (1925), «Авыл яшьләре» (1926) журналларында һәм 1926 елның октябреннән 1929 елның мартына кадәр «Азат хатын» журналы редакциясендә җаваплы секретарь вазифаларын башкара. 1929 елда ул яңадан «Чаян» журналы редакциясенә кайта. һ. Такташ 1931 елның 8 декабрендә Казанда каты авырудан вафат була.

1916-1922 еллар һ. Такташ иҗатының беренче дәвере буларак аерып чыгарыла. Бу чорда ул символик-романтик әсәрләрен -эчтәлеге белән мифологик легендаларга нигезләнгән һәм мифологик, символик образлар аша кешенең рухи хөрлеген данлаган, аны буып торган явыз көчләргә, гаделсезлеккә каршы ярсулы көрәш, гыйсъянчылык идеясен алга сөргән бер төркем шигырьләрен («Онытылган ант», «Күләгәләр», «Нәләт», «Таң кызы», «Урман кызы») - һәм атаклы «Җир уллары трагедиясе»н иҗат итә. Шуларны күзәтеп, Г. Рәхим «Нәләтләр шагыйре» дигән күләмле мәкалә яза, Такташны, "аермачык күзгә бәрелеп торган бер индивидуалист, «үземче»", дип атый, романтик шагыйрь булуына игътибар итә. Аныңча, Такташ татар әдәбиятына «өр-яңа бер нәрсә» алып килде: ул да булса - үзенчәлекле лирик герой. «Ул көрәшә, ул җиһад игълан кыла - әмма иҗтимагый тигезсезлеккә генә, мәгълүм бер сыйныфка каршы түгел: ул бөтен инсаният галәме, моңарчы табынып килгән кодсияткә, күкләргә, Аллаларга, кануннарга, әхлакка, золымга, вәхшәт вә сугышка, тагын әллә ниләргә, әлхасыйль, инсанның шәхсиятен, аның шәхси иреген изүче никадәр көчләр бар, шуларның барысына бердән сугыш ача, протест ясый, «нәләтләр» яудыра. Менә шул ягы белән ул башка яңа татар шагыйрьләренең һәммәсеннән аерыла, үзенә башка бер «фронт» тәшкил итә» . Шул рәвешле, үз чорында ук Такташның гыйсъянчы лирик герое шагыйрьнең әдәбиятка алып килгән яңалыгы буларак бәяләнә.

Татар әдәбиятында XX гасыр башында формалашкан гыйсъянчылык фәлсәфәсе кешене галәм һәм үз язмышын, башкалар язмышын хәл итәр, үз кулына алыр дәрәҗәдәге көчле, гадәттән тыш итеп күрергә теләү белән аерылып тора. Әсәрләрнең нигезендә яткан «мин - яшәеш» каршылыгында «мин» Аллага тигезләштерелә, яшәеш исә җир тормышын да, күк тормышын да берләштерә. М. Гафуриның күп кенә шигырьләрендә укучыны шәхес буларак үз-үзе белән горурланырга, үз көченә ышанырга чакыру урын ала («...һәр кешенең үз нәфесенә җитсә көче...», 1907). С. Рәмиев кешене үзеннән зуррак көчләргә: Аллалар, шаһлар, кануннарга каршы куя, әлеге көчләрдән дә югарырак күтәрерлек кыйммәтне - кешенең «мин»ен, үземчелеген аерып чыгара. Ш. Бабич иҗатында гыйсъянчы лирик герой - дөньяны аклык эчендә күрергә теләүче, сызланып-янып яшәүче гадәттән тыш кеше - пәйда була, аның дөньяга буйсынып түгел, бәлки аны үзенә буйсындырып яшәргә тиешлеге идея итеп күтәрелә. Думавиның «Син - кеше!» (1916) шигыре гыйсъян фәлсәфәсенең иң югары ноктасы булып тора. Лирик герой өчен гыйсъянчы - «батыр», «нык кеше», «ир кеше», «хөр кеше», яшәештәге кара көчкә каршы торучы, чөнки ул илаһилык чаткысын үзендә йөртә.

Шушы юнәлештә, шушы җирлектә иҗат ителгән «Газраилләр»ендә (1916) һ. Такташ дини мифологиядәге кешенең җанын алучы үлем символы Газраил һәм яхшылык теләүче, аклык-сафлык символы булган фәрештәләр образларын каршы куеп, яшәешне ике чиккә аера: вәхшәт, явызлык һәм җәннәт, гөлбакча. Шагыйрьнең гыйсъянчы герое матурлык һәм мәхәббәт сакчысы фәрештәне җирдән качарга өнди:

Фәрештәкәй, кач бу илдән! Монда вәхшәт,

Монда үлем, монда патша - газраилләр1.

Такташның гыйсъянчы-герое - ниндидер билгесез золымга каршы чыгучы түгел, бәлки максаты ачык билгеләнә торган шәхес. Шигырьнең исеме астына шагыйрь «1914 елгы Европа сугышына каршы» дигән аңлатма бирә. Шушы ачыклау «сугыш - Газраил» янәшәлеген тудыра, Такташның лирик герое үлем алып килүче сугышка каршы, кешеләрнең бер-берсен үтерер өчен сугыш ачып, җир йөзен тәмугка әйләндерүен иң олы явызлык дип бәяли. Җирдәге золымга капма-каршы гүзәл урын - җәннәт хакындагы күзаллау китерелә, ул лирик герой омтылган хыял, идеал булып аңлашыла.

Шушы юнәлештә иҗат ителгән «Караңгы төннәрдә» (1916) әсәрендә гыйсъянчы лирик геройның «йөрәге кылыч, уклар ярасыннан мәңгегә сүнгән», ул җирдәге явызлыктан качып күккә омтыла. Җирне «мәңгегә ләгънәтләп» йөриячәк герой мондагы кан коешка күктәге «пакьлекне» каршы куя.

Гомумән алганда, XX йөз башы татар әдәбиятында ислам мифологиясеннән килгән образларны файдалану гаять активлаша, төрле максатларга хезмәт итә. Шундый максатларның берсе -фәлсәфи фикер белдерү - нәкъ менә гыйсъянчылык агымына хас була. Әйтик, М. Гафуриның «Адәм вә Иблис» (1910) поэмасы кеше яратылу, аның оҗмахтан куылуы хакындагы мифны шәрехли, аның ярдәмендә тормышка һәм кешегә бәя бирә: гөнаһлы, кан коючы, усал кавем сурәте тергезелеп, кешене гөнаһка батырган нәрсә - нәфес, дигән фикер әсәрне үтәли кисеп, лейтмотивка әйләнә. Яки Ш. Бабич «Газазил» (1916) поэмасында Иблиснең оҗмахтан куылуы хакындагы дини мифны файдалана. Поэма яхшылык - явызлык мәсьәләсенең чишелеш-нәтиҗәсен бирә: яхшылык та, явызлык та - мәңгелек, беренчел категорияләр дип белдерә, алар - бербөтен, кем өчендер эшләнгән явызлык башкаларга яхшылык булып әверелергә яки киресенчә булырга мөмкин, һәр кеше күңелендә явызлык утыра, ул, нәфес белән берләшеп, азу-тузуга китерә, дигән автор боларга каршы торырлык көч буларак иман һәм вөҗданны атый.

Һ. Такташның «Күктән сөрелгәннәр» (1918) әсәрендә исә Газраил образы күк Алласына каршы бунт күтәрүче, җирдәге сугыш афәтенә түзә алмыйча, «Бетсен җирдә коллык, күз-яшъ һәм кан” дигән өчен күктән сөрелгән, зинданга ябылган шәфкатьле фәрештәне яклаучы, күк дөньясына каршы сугыш ачучы гыйсъянчы сурәтендә тәкъдим ителә. Лирик геройның җирдәге явызлыкка, кешеләрнең бер-берсенә каршы корал күтәрүенә нәфрәте шулкадәр зур, бу нәфрәтне сурәтләү өчен шагыйрь явызлык һәм үлем символы Газраилне Аллага каршы күтәрелергә мәҗбүр итә. Җирдәге золымга түзә алмаган фәрештә, күктә яклау табудан өмет өзгән лирик герой белән янәшә; бу гаделсезлектән гыйсъян күтәрүче Газраилнең соңгы сүзләре заман таләбенә ярашлы яңгырый:

Китәм хәзер канлы үлем кырларына!

Сөйлим хаклык мәзлум адәм улларына!

Биреп канлы кызыл байрак кулларына,

Ачам сугыш, салам киртә юлларыңа!

Такташ явызлыктан котылу юлы итеп инкыйлабны күрсәтә. «Мәзлум адәм уллары», «кызыл байрак» гыйбарәләре моңа дәлил булып килә. Шул ук елда иҗат ителгән «Үтерелгән пәйгамбәр» шигырендә Такташ инкыйлаби идеяләрне үзендә йөрткән кешене «пәйгамбәр» дип атый. Инкыйлабны тормышны камилләштерү өчен кануннарга каршы чыккан азатлык өчен көрәш белән тиңләштерә.

Әлеге тенденция «Антым» (1920) шигырендә тагын да көчәя, Такташ инкыйлабның «мәхәббәт байрагы» астында башкарылуын җырлый. Шигырьдә кайбер акцентлар үзгәргәне күзгә ташлана: лирик герой гомумән җирне бәхетле, тыныч тормышка чыгаруны түгел, бәлки «эшчеләр халкын» коткаруны максат дип белдерә. Чор әдәбиятында лейтмотив булган кызыл байрак образы Такташның беренче әсәрләренә инкыйлаби көрәш символы булып керә. Шуның белән янәшә, 1921 елда шагыйрьнең иҗат кредосын билгеләүче «...Җил сөйли, үкерә миңа...» шигыре языла. Гыйсъянчы лирик герой дөньяның явызлыгын кире кагуның да, аңа каршы күтәрелүнең дә бернинди нәтиҗәгә китермәгәнен сөйли. Шигырьнең «юану» дип аталган өлеше «мәңге-мәңге ялгыз» лирик геройның бу газаплардан чыгу өчен инкыйлаби көрәшне түгел, бәлки үзгә юл сайлавын билгели:

Мин яралдым серле моңнарым белән бар дөньяны

Еглатырга. Әйе, миндә көчле Байроннар җаны.

Көн килер, күз яшьләрем тормыш күгендә ялтырар...

Дәртле җырларым моңыннан ил елар...

Әйе, минем көчле рухымнан җир вә күкләр калтырар1.

Шул рәвешле, иҗатны шагыйрь җирне һәм күкне үзгәртерлек иң олы көч итеп күтәрә, дөньяны үз артыннан ияртер пәйгамбәр-шагыйрь, көрәшче-шагыйрь образы тудыра. XX йөз башы символистларының әсәрләренә аваздаш иҗаты белән Такташ тормышның камил түгеллеген раслый, шуны үзгәртүне үзенең бурычы дип санаган көрәшченең максатын тормышка ашыру юллары эзләвен күрсәтә. Бу юллар арасында күкләргә мөрәҗәгать итү дә, инкыйлабый җимерүләргә чакыру да бар. Ләкин кешене көчле рухы һәм тормышны үзгәртәчәгенә ышаныч әйдәп бара. Шагыйрь камил булмаган тормышка үзе уйлап тапкан дөньяны каршы куя.

1923 елда Такташның «Җир уллары трагедиясе» һәм башка шигырьләр» исеме белән беренче җыентыгы басылып чыга. «Җир уллары трагедиясе» шул ук елда сәхнәгә дә менә.

Трагедия 1921 елда языла, ул Такташның беренче чор иҗатында күренгән идеяләрне үзенә туплаган. XX гасыр буе бу әсәр күп бәхәсләр уята. Асылда әсәр геройлары - дини мифологиядән билгеле «җир уллары»: Кабил, Хабил, Әкълимә, Хәүва. Сюжет та таныла торган. Канун кешеләрне рухи коллыкта тота. Буйсынмас холыклы Кабил Әкълимәне ярата, ләкин канун аны Хабилнең кәләше дип игълан итә. Бу карар белән килешмичә, Кабил үз туганын үтерә. Моның өчен башбирмәс егеткә каршы гаскәр җибәрелә, канун Әкълимәне күкләргә ала. Трагедия Кабилнең, туганы канын коюын күтәрә алмыйча, үз-үзен үтерүе, Идеянең Кабил гәүдәсе янында «Бетмәс канлы көрәш Кабилнең үлүе белән»1 дигән сүзләре белән тәмамлана. Бу үлем көрәшнең дәвам итәчәген белдерә, «үлеме белән Кабил югары Идеянең хаклыгын раслый» .

Бер-берсен яратучы Кабил белән Әкълимәнең коллыкка, канунга каршы баш күтәрүе җирдә акыл, мәхәббәт, иман уянганлыкны хәбәр итә. Бу көрәш мәхәббәт өчен тартыш белән чикләнми, ул кешеләрнең карарларны мөстәкыйль кабул итеп, ирекле яшәве өчен көрәш булып аңлашыла. Үз чиратында, ата-анасыннан һәм туганнарыннан яхшы мөгамәлә күрмәгән Кабил мәхәббәттә җылылык, таяныч эзли. Туганнарының салкыннан һәм ачлыктан тилмереп яшәүләрен аңлау аны көрәшкә этәрә. Кабилнең фикерен тынгысызлаган Идея (акыл символы) пәйда була, ул «шатлык һәм ирек» хөкем сөргән очракта, тигезлектә, бәхеттә яшәү мөмкин икәнлеккә ышандыра. Шул рәвешле, трагедиядә һ. Такташның беренче шигырьләреннән килгән кеше рухының бөеклегенә дан җырлау мотивы әйдәп бара. Аның өчен тормышны, яшәешне үзгәртер көч - кеше акылы, кеше рухы. Тормышның караңгылыгы, күңелсезлеге, андагы гаделсезлек һәм явызлык исә коллыктан килә. Кабилнең ни өчен явызлык белән ризалашып, килешеп яшәгәнлекләренең сәбәбе хакындагы соравына Идея: «Чөнки сез коллар»3, - дип җавап бирә. Коллыкны автор кешеләр трагедиясенең - фаҗигасенең - асылы буларак аңлата. Коллыкны җимерерлек акылны һәм рухны уяткан хис – мәхәббәт хисе. Ләкин аның артыннан барыр өчен куркуны җиңәргә кирәк. Шул рәвешле, моңа кадәр иҗатында мөһим урын тоткан җәннәт төзү өчен көрәшүче күк кешесе образы урынына, бу әсәрендә Такташ җир улы -көрәшче Кабилне тудыра, җир кешеләренең ирек өчен көрәшкә әзер икәнлекләрен, көрәш идеясен кабул иткәнлекләрен ассызыклый.

Трагедиядә төп мотивларның берсе буларак күренгән мәхәббәт хисен кешенең фикерен, акылын уятучы итеп карау шагыйрьнең мәхәббәт лирикасында - «Таң кызы» (1921), «Урман кызы» (1922), «Зәңгәр күзләр» (1923) кебек шигырьләрендә үзәктә тора. Әйтик, «Таң кызы»ның герое - «бәхет эзләп илдән илгә» юлга чыккан яшь көрәшче. Чибәр кыз белән очрашу аның тормышын үзгәрткән. Сер томанына уралган урман кызы Әминәгә («Урман кызы») карата шагыйрь яңа тормыш белән бәйле әсәрләрендә кабатлана килгән «хәят» гыйбарәсен куллана: «син бер хәят үзең», аны «күктә, гарештә дә» тиңе булмаган фәрештә дип атый. Шул рәвешле, лирик герой яңа матур, ирекле тормышны мәхәббәттә табу мөмкин икәнлекне белдерә:

Тирән сахра минем барыр юллар,

Күчә алмаслык ерак, караңгы...

Беләм, анда мине кара көннәр,

Ул килер дип, анда караулый;

Беләм, мине көткән кайгы-хәсрәт

Тау-тау булып анда өелгән;

Беләм, шул тауларның асларында

Мин эзләгән җәүһәр күмелгән1.

Мәхәббәт «гөл түгелгән серле сахра» рәвешендә «Онытылган ант» (1921) шигырендә урын таба. «Зәңгәр күзләр»дә, «зур бакчамны нәфис итеп бизәдем», диюче лирик герой шулай ук яңа яшәешне мәхәббәт хакына булдыра. М. Хабетдинова бу әсәрләрдә Такташның «рухи башлангыч, үз идеяләренә тугрылык символы булган хатын-кыз образы тудыруын»2 билгели.

Ләкин әкренләп Такташ үз иҗатында әйдәп барган серле-символик язу стиленнән читләшә бара. Хисләр бер чиктән икенчесенә ташланып торган экспрессивлык сакланса да, чор идеологиясендәмәгълүм гыйбарәләр, образлар әсәрләрдә калку күренә башлый. Әйтик, «Нәләт» (1922) шигырендә илдәге янгын, золым, вәхшәт, аннан барлык фәрештәләрнең качып бетүе, үлекләр һәм каннар тулы тормыш картинасы тудырыла. Шуның белән бергә шагыйрь өр-яңа сурәт иҗат итә:

Тау башында күп халык һәм канлы дар,

Нинди корбан? Кемне китергән алар?

Кем елый?.. Кем яшь түгә? Кем?..

-Эшче ул...

Шунда ук Гайсә пәйгамбәрне телгә алып, шагыйрь эшченең халык бәхете өчен үзен корбан иткән «яңа заман пәйгамбәре» булуы хакындагы фикерне ныгыта. Алтын сарайларга каршы, эшчене яклап, көрәшкә күтәрелергә өндәүче лирик герой яңа тормыш - «мәңге шатлык һәм ирек шаһлык сөрер» зур сарай - төзеләчәгенә ышана. «Бакчачылар» (1922) шигырендә гыйсъянчы герой тынлык, караңгылык, төн, ялгызлык, кайгы эчендә үзгәрешләр көтә. Бу үзгәрешләрне ул яңа тормыш төзүчеләр - бакчачылар - белән бәйли:

Тукта! Мин дә җырлыйм: «Бу төн мәңге булмас;

Кояш чыгар, дөнья ямьләнер,

Сары каберлекләр яшелләнер,

Кара гөлләр утка әйләнер; Әйләнер дә –

Килер бакчачылар,

Каберләрне ватар, сүтәрләр;

Гүрләр өстен бизәп гөлләр белән,

Илаһи бер бакча итәрләр».

XX йөз башы татар әдәбиятында «бакча» символының шәрык әдәбиятыннан, суфичыл эстетикадан килә торган тотрыклы мәгънәсе бар: ул - яшәеш, җир тормышын да, күк илаһиятен дә белдерә. Әлеге символга мөрәҗәгать итеп, инкыйлаби үзгәрешләрне шагыйрь «яңа яшәеш кору» буларак беркетә. Шул ук вакытта шигырьнең икенче кисәге әле бакчачыларның килмәгәнлеген хәбәр итә. Әсәр 1922 елда язылган булса да, Такташ яңа тормыш төзүчеләрнең әле булмавын, алар хакында хәбәрләр генә йөргәнлекне билгели. Димәк, яңа тормыш төзүчеләр - киләчәк кешеләре булып аңлашыла. Боларның гади кешеләр булмыйча, яңа яшәеш коручы Аллага тиң булачагын «бакчачылар» гыйбарәсе ныгыта.

«Эшлиләр» (1922) шигырендә исә Такташ шулай ук традицион мифологик образларга мөрәҗәгать итә, ләкин биредә яңа тормыш -җәннәт - төзүчеләр эшчеләр белән тәңгәлләштерелә:

«Яңа җәннәт җирдә төзелде!» - дип,

Җибрил күккә хәбәр китерде.

Мәгърур патша - көчле күк Алласы,

Әүвәл көлде, Соңыннан -Тилерде...

Шул рәвешле, шагыйрь яңа тормыш (җәннәт) төзүчеләрнең -эшчеләрнең - Аллага тиң булуын ачыктан-ачык әйтә. Алланың һәм кешенең бер сыйфаты - яңа яшәеш булдыра алу көче - шагыйрьгә шәхесне югары күтәрергә мөмкинлек бирә. Язу стилендә үзгәрешләрне шагыйрь үзе «Такташ үлде» (1923) шигыре белән билгеләп куя, анда:

Көрәшчеләр!

Сезнең арагызга бер яшь егет килә,

Аның да

һичбер нәрсәсе юк... -

диюче лирик герой инкыйлаби үзгәрешләрне, яңа тормыш төзелешен иске тормышка каршы куя.

Шушы каршылык күп кенә әсәрләрнең үзәгендә ята. Аларда тудырылган сурәт урын һәм вакыт ягыннан төгәлләшә, ләкин яңа төр образлылык - имажинистик сурәт пәйда була. 1923 елда язылган шигырьләрендә, заман картинасын тергезү өчен, шагыйрь күп кенә типлар иҗат итә. Такташта имажинистик, катлы-катлы сурәт тышкы дөньяныкы булып чыга һәм ул гыйсъянчы лирик геройга каршы куела. Әйтик, «Мәңгелек әкият» (1923) шигыре XX йөз башы татар әдәбиятындагы лейтмотивка аваздаш «әкият» - миф тудыра: «Адәм кайдан килгән? Кайда китәр?» кебек сорауларга җавап эзләп, яшь егет ахыр чиктә мәңгелеккә дәшә. Аннан да җавап ала алмыйча, бар нәрсәгә нәләт яудыра, ахыр чиктә, максатына җитәр юл теге дөньяда дип уйлап, үзен-үзе һәлак итә: «кабер казып җиргә күмелгән». Шигырьнең лирик герое да - шул ук сорауларга җавап эзләүче. Кешедән сер яшергән яшәеш образы (имажинистик образ) исә «урманнар, кырлар, далалар, мәңге телсез ташка әйләнгән җирләр, күкләр, фәннәр, Аллалар» булып төгәлләшә.

«Урамда» (1923) шигырендә ялгыз лирик герой чарасызлыкта. Бу халәт К. Нәҗминең имажинистик шигырьләрендә дә әйдәп бара. Аңа каршы булган дошмани тирәлек образы геройның үлгән әтисен, үтерелгән анасын, шул ананы үтермәде микән, дигән шик төшкән дустын, йортсызлыкны, салкын-ачлыкны һәм ипсезлекне берләштерә. Шул рәвешле җыйналган сурәт геройның чарасызлыгын ассызыклый.

Таныла торган исем белән «Гыйсъян» (1923) дип аталган шигырендәге буржуаз тормышны белдерүче кара йорт образының билгеләре дә имажинистик сурәт таләпләренә җавап бирә: исерекләрне җыйган кабак, фәхешханә, мәйданында муллалар, поплар, түрендә - зур пот, канлы бәйрәм ясаучы патшалар, лордлар, бәйрәм итүче мадемуазель, джентельменнар, «дин, әхлак, сәнгать» дип сөйләнүче философлар һәм әдипләр. Гыйсъянчы герой шушы йортка ут җибәрә, яңа корыч гасырны каршыларга әзерләнә. Шушы ук схемада шагыйрь имажинистик искелек («Пасха чаңнары», 1923, «Такташ үлде», 1923), иске татар җәмгыяте («Тилеләр», 1923), Казан («Казан», 1923) образларын иҗат итә.

Бу чорда Такташ тагын бер модернистик агым - футуризм белән мавыгып ала. «Нота» (1923) шигырендә сугышны дөрес юл итеп сайлаган лирик герой таныла торган футуристик лозунглар белән сөйли:

Күрәсезме?! -

Сезгә нәфрәт итеп,

Көлә-көлә кылыч сайлыйбыз!

Яки безгә үлем, яки сезгә,

Ишетегез!

Илчебезнең канын даулыйбыз!!

«Янар таулар» (1923) шигырендә бу тенденция тагын да үстерелә. Шигырьнең герое ялгызак бунтарь түгел. Ул - күмәк көрәшкә күтәрелүче «гыйсъянчы атомнарның», «янар тауларның» берсе. Кояшка омтылучыларга, «бөек үч» белән кайнаучыларга дан җырлаучы лирик герой үз гыйсъяны турында түгел, бәлки меңнәр-миллионнар гыйсъяны турында сөйли. «Октябрь төне» (1923) шигырендә исә күмәк күтәрелешнең нәтиҗәсе - Октябрь инкыйлабының җиңү рәсеме футуристик сурәт итеп тасвирлана. Бу сурәт аңлау өчен катлаулы формада: беренче тапкыр шагыйрь лирик героен гыйсъянчылардан аерып куя һәм гыйсъян хакындагы хәбәрнең иҗат шәмен сүндерүен әйтә, бу хәбәрне «аҗдаһа» китерүе, гыйсъянның «үчле зур» итеп бәяләнүе, хәбәрнең өч тапкыр кабатлана торган «набат» гыйбарәсе белән бергә бирелүе укучыда каршылыклы эмоцияләр тудыра. Ләкин гомумән алганда шигырь Октябрь инкыйлабының яңа тормышка чыгаруына өмет белән сугарылган:

Без яңа юл башлыйбыз

Мәңге утларга, кояшларга табан!

Шулай итеп, Һ. Такташның чор идеологиясенә аваздаш иҗат ителгән шигырьләрендә дә тормышның традицион символик картинасы тудырылу, катлаулы имажинистик яки футуристик сурәт­ләр, ритм хасил итүче кабатлаулар аларны гомумән 1920 - 1930 еллар татар шигъриятендәге примитивлыктан, лозунглар белән сөйләүдән, агитация рухыннан коткара. Инкыйлабын көрәш тема буларак шигырьләрнең үзәгенә куелганда да, Такташ романтик дөнья сурәте тудыра. Бу күренешкә игътибар итеп, Гали Халит билгеләгәнчә, революцион-тарихи перспективаны идеаллаштыру шул рухта чорның образлы ниндидер бер синтезын тудыру омтылышына китерә2. Алга таба иҗат ителгән зур әсәрләрендә дә Такташ шушы табылган стильгә тугрылыклы кала. Шундыйларның берсе - В.И. Ленинның вакытсыз үлеме тәэсирендә туып, тирән кичереш һәм фәлсәфи уйланулар рухында язылган «Гасырлар һәм минутлар» (1924) поэмасы. Әсәрнең фәлсәфи тирәнлеге нәкъ менә имажинистик образлар аша хасил була:

Төн карасын яндырып таңнар туа;

Таңны көн,

Көнне

Гасыр, еллар куа.

Бер минут - үлде,

Шулай ук туктамый,

Картаеп, эштән чыгып көннәр үлә,

Ак сакаллы канлы еллар тын гына

Җан бирә.

Туа,

Тагын да җимерелә...1

Кешеләштерелгән минутның, көннең, елның, гасырның үлүе, кабат туу сурәте аерым кешеләрнең гасырларны үтереп, яңа гасыр тудырырга сәләтле булуы хакындагы поэманың үзәк фикерләреннән берсен ассызыклый, Ленинның бөеклеген раслауга хезмәт итә. Поэмадагы реалистик образлар исә юлбашчы үлеме кайгысының бөтен дөнья кайгысы булуын җиткерергә ярдәм итә. Кабатлаулар шушы кайгы хисен үстерәләр. Канлы кыр, ирекле сарай кебек Такташ өчен традицион образлар, чор таләпләренә җавап биреп, тормышны инкыйлабка кадәр һәм аннан соң булган вакытка аерырга ярдәм итә.

Охшаш хәл «Давылдан соң» (1924) поэмасында да күзәтелә. Аның исеме вакытның үткән белән киләчәк арасында - иске тормыш җимерелеп, яңа тормыш төзү - булуын белдерә: «Без туачак тормыш сызыгында». Шагыйрь шушы чорга хас бер төркем типлар тәкъдим итә, алар арасында Байрак илтүче, Комиссар, Бывший офицер, Балага исем кушучылар бар. Мәгънәви йөкләмә шушы образларга салынган. Иске яки яңа тормыш кешеләре булу ягыннан алар кискен икегә аерылалар. Поэмада санап китү юлы белән тудырылган реалистик образлар үзәктә тора. «Ә урамда кояш чәчәк аткан; / Нурдан туфан мәйданнарга ташланган» кебек имажинистта образлар эмоциональ тәэсир көчен арттыру өчен генә файдаланылганнар. X. Хәйри хезмәтендә һ. Такташның 1928 елда яшь язучыларга адресланган хатыннан өзек китерелә: «Сез тикшереп укысагыз, минем символизмнан неореализмга күчүемне «Давылдан соң» әсәремнән бик яхшы күрерсез. Миндә символизмның кайберкүләгәләре генә калды. Ләкин алар күзгә бәрелеп торырлык һәм эзләп табарлык ачык бер төстә түгелләр»1.

Такташның үз иҗатында матурлык эзләү лейтмотивы сакланып кала, хәтта 1920 еллар ахырында шагыйрь иҗатының төп темасын хасил итә. Матурлыкны шагыйрь мәхәббәткә тугрылыкта («Мәхәббәт тәүбәсе» поэмасы, 1927), яшьлектә («Алсу», 1929), туган җирдә («Пи-би-бип...», 1926), «Үтеп барышлый», 1928), дуслыкта («Мокамай», 1929), зур максатка хезмәт итүче көрәштә («Бүгенге матурлык», 1927) таба. Әйтик, «Мәхәббәт тәүбәсе» поэмасы мәхәббәт һәм гаилә алдында җаваплылык мәсьәләләренә кагыла. Шагыйрь гаиләдә яңа буын тәрбияләп үстерүне кешелекнең иң әһәмиятле бурычлары дәрәҗәсенә куя:

Ана-

Бөек исем,

Нәрсә җитә ана булуга;

Хатыннарның бөтен матурлыгы,

Бөтен күрке ана булуда...3

Шушы фикер Такташның «Югалган матурлык» (1928) драмасында да үзәктә. Яратып кавышкан Газиз белән Галия гаиләсендә, Галиянең иҗтимагый эшләрне беренче урынга куюы сәбәпле, «матурлыкның» - ана булу бәхетенең - югалуы турында сөйләүче бу әсәр чор алып килгән стереотипларның ялгыш булуын ассызыклый. Ләкин аңа җавап рәвешендә Г. Кутуй иҗат иткән Галия («Тапшырылмаган хатлар») яңа тормыш төзүнең алгы сафларында булу белән бергә балалар тәрбияләүгә дә өлгерә.

Бигрәк тә 1926 елдан башлап иҗат ителгән шигырьләрендә һ. Такташ көрәшкә чакыру идеясе белән янәшә самими һәм матур авыл картинасын тудыра, шуның белән шигырьләргә җылы юмор килеп керә («Нәни разбойник» (1926), «Әйдә, энем!» (1926), «Картайдым шул» (1926). «Үтеп барышлый» (1928) Һ.6.). Әсәрләрнең лирик герое - яшьлеге үтеп баручы җырчы, шагыйрь, гомерен яңа тормыш төзүгә багышлаган кеше: «Мин җир өстен артык сөйдем бугай», «Мин гомрем буе шул кешеләрнең йөрәк тавышларын тыңладым, каныма манып язган нәр җырымны алар теле белән җырладым», «Давыллы елларда, киң кырларда алар белән бергә яшәдем». Яңа тормыш төзелеше анда зур канәгатьләнү уята. Ул яңа статуста - халык җырчысы буларак тәкъдим ителә.

1930 - 1931 еллар дәвамында Һ. Такташ «Киләчәккә хатлар» исемле шигъри әсәре өстендә эшли. Ун хат итеп уйланылган һәм авторның чор турында, аның катлаулы иҗтимагый һәм әхлакый проблемалары, буыннар язмышы турында фәлсәфи фикерләрен гәүдәләндерергә тиешле бу киң колачлы лиро-эпик әсәр, кызганычка каршы, тәмамланмый кала: шагыйрь хатларның өчесен генә язып бетерә. Беренче хат яңа тормышның җиңәчәгенә һәм яңа буынның яңа кешеләр булачагына ышаныч хисе белән язылган, бу өлештә:

Без беләбез сезнең киләчәкне,

Без беләбез сезнең киләсен,

Без беләбез алгы көрәшләрнең

Безгә җиңү алып киләсен

юллары кабатлана һәм лейтмотив хасил итә. Икенче хат чор кешесенең үз эчендәге каршылыкны, эчке каршылыкны проблема буларак күтәрә, һәр гаиләдә ике карашның бәрелешүе, һәр кешедә ике карашның көрәше закончалыклы:

Чөнки канга сеңеп калган иске гадәт,

Иске караш, иске йолалар

Яңа кешенең туып үсүенә

Киртә булып чыгып торалар...

Өченче хат эшчеләрнең тормышны үз кулларына алуын, әйдәп баручы урынны яулавын ассызыклап язылган. Киләчәк кешесенә мөрәҗәгать итеп, аның бабасы - яңа тормыш төзүгә кушылган гади эшче - турында сөйләүче шагыйрь анда яңа кеше сыйфатлары булуны билгели. Шул рәвешле, үз чорының катлаулы мәсьәләләренә кагылып, лирик герой киләчәккә, аның идеалдагыча матур булачагына ышанычын белдерә.

Һ. Такташ барыннан да элек шагыйрь буларак таныла, ләкин аның бай мирасында башка төр әсәрләр дә зур урын били. «Күмелгән кораллар» (1927), «Югалган матурлык» (1928) һәм «Камил» (1930) исемле драма әсәрләре үз вакытында татар сәхнәсендә куелалар һәм уңыш казаналар. Әйтик, «Күмелгән кораллар» авылда барган сыйнфый каршылыкларны 1920 - 1921 елларда Тамбов өлкәсендә Антонов җитәкчелегендә җәелгән фетнә материалында ача. Инкыйлаби көрәшкә бөтен күңелләре белән бирелгән Мансур, Сәгыйдә кебек көрәшчеләр, Мокамай, Габдулла кебек ярлылар аклар отрядын җитәкләгән Солтаннарга каршы куела. «Камил» исә иҗтимагый драма төренә карый, сыйнфый каршылыкларның гаиләдәге чагылышын сурәтли.

Газета-журнал редакцияләрендә озак эшләгән әдип заманның күп төрле актуаль темаларына багышлап дистәләрчә публицистик мәкалә, очерк һәм фельетоннар язып бастыра. Хикәя жанрында, әдәби тәнкыйть өлкәсендә дә көчен сынап карый.

Һ. Такташ татар шигъриятенең гасырлардан килгән традицияләрен, идеологик тыюлар шартларында да югалтмыйча, киләчәк буыннарга тапшыручы булып кала. Мифологик образлылык, символлар белән уйнау, шәркый шигърият өчен үз булган катлаулы имажинистик сурәт тудыру Такташ шигъриятен XX йөз башы татар әдәбиятының иң күренекле казанышлары дәвамчысына әйләндерә.