Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
билеты Хайдарова 9кл..doc
Скачиваний:
0
Добавлен:
01.04.2025
Размер:
116.74 Кб
Скачать
  1. Тәрҗемә итегез. Тугрылыклы дуслык

(мәсәл)

Төлке белән Елан дуслаша. Аларга бер зур елга аша йөзеп чыгарга кирәк була.

Төлке Еланнан сорый:

- Мин үзем йөзә беләм, ә син?

- Мин бит бөтенләй йөзә белмим. Әгәр рөхсәт итсәң, синең муенга уралыйм да теге ярга бергәләп чыгыйк, - ди Елан.

Хәйләкәр Төлке Еланның бу сүзләрендә бернинди ялган да күрми. “Ярый”, - ди.

Елан Төлкенең муенына урала һәм судан башын чыгара. Елганың уртасына җиткәч, Елан Төлкене буа башлый.

- Нишләвең бу, дускаем? Кызгана күр, мин бит сиңа яхшылык эшләдем! – ди Төлке.

Әмма Елан Төлкенең бугазын һаман ныграк кыса.

Төлке кинәт аңын югалткан булып кылана башлый һәм берничә мәртәбә салкын суга чумып ала.

Елан Төлкенең муенын ычкындыра. Ә Төлкегә шул гына кирәк тә. Еланны башыннан эләктереп ала да буа, тешли башлый. Рольләр алмашына. Еланны Төлке теге як ярга алып чыгып, җиргә сузып сала. Бөтен буена туп-туры булып сузылсын өчен, аны бик озак тарткалый, типкәли.

Төлке Еланның колагына: “Дуслык дигән нәрсә менә шундый туры булырга тиеш”, - ди.

3. Ситуатив биремнәрне тәрҗемә итегез.

- у тебя есть друг;

- он к тебе внимателен;

- он справедлив;

- твой друг лучше тебя;

- тебе с ним интересно.

16Нчы билет

  1. Схеманы файдаланып, “Минем дустым” темасына сөйләгез.

Минем дустым кайда яши?

Казан шәһәрендә..........

Түке авылында...........

Тукай районында ............

Без кайда таныштык?

Экскурсиядә, мәктәптә, урамда, кинода, тәнәфестә, каникулда, уйнаганда.

Без кайчан дуслаштык?

Авылда, җәйге каникулда, кунакта, урамда, лагерьда.

Минем дустым нинди?

Гадел, игътибарлы, миңа булыша, минем белән бергә уйный, алдашмый, миңа яхшылык эшли, мине авыр хәлдә калдырмый, миңа ышана.

Мин дустымны ни өчен хөрмәт итәм?

Ул чын дус, ярдәмчел, игътибарлы, ышанычлы.

  1. Текстны укыгыз. Күрше апа соравына сез ничек җавап бирерсез?

Эштән кайтканда, мине күрше апа туктатты. Эскәмиядә яшьләр тәмәке тартып утыралар иде. Күрше апа болай диде: “Менә бу малайлар көнозын шушында утыралар, тәмәке тарталар, кычкырып-кычкырып көләләр, тирә-якка төкерәләр. Аларның эшләре юкмы әллә? Күпме вакытлары тәмәке тартып кына уза. “Минемчә, бу бер дә әйбәт түгел, ә синеңчә?”

  1. Кушма җөмләләрне тәрҗемә итегез, төрен билгеләгез:

- Минем фикерем шундый: без татар телен яхшы белергә тиешбез.

- Әйтәсе килгән сүзем шул: үз сүзеңдә торырга кирәк.

17Нче билет

1.Җәйге ял турында сөйләгез.

2.Тәрҗемә итегез.

Кызык... Ни өчен берәүләрне яраталар, берәүләрне юк?

Кайбер малайлар, кызлар белән күпләр дус була ала, ә кайберәүләр белән озак дуслашып булмый. Мәктәптәге дус кызларым малайларның әдәпсез, тупас кыланышларына рәнҗиләр. Ә үзләре оялчан, кызара белә торган яисә артык ябык, я артык таза егетләрдән көләләр.

Кайбер малайларыбыз әдәпле булырга оялалар. Әдәпле булу модада түгел, дип уйлыйлар.

Минем фикеремчә, әдәпле кешеләр түгел, ә тупас, тәрбиясез кешеләр оялырга тиеш.

Ә кайбер кызлар һәм малайлар белән, киресенчә, модалы киенмәсәләр дә, аралашу рәхәт, чөнки алар сине тыңлый беләләр, синнән көлмиләр, кимчелекләреңне гафу итә беләләр. Бәлки, мин искечә фикер йөртәмдер......