Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
билеты Хайдарова 9кл..doc
Скачиваний:
2
Добавлен:
01.04.2025
Размер:
116.74 Кб
Скачать
  1. Кушма җөмлә төрләрен әйтегез. Җыючы, каршы куючы, бүлүче теркәгечләр белән өч җөмлә төзегез.

5Нче билет

  1. Композитор Александр Ключарев турында сөйләгез.

  1. Тәрҗемә итегез.

Зилә Сөнгатуллина – бөек шәхес.

Зилә Сөнгатуллина – татар халкының бөек талантлы шәхесе. Ул – опера җырчысы, ул – эстрада җырчысы, ул – җыр профессоры. Ул татар сәхнәсендә генә түгел, башка илләрдә дә тамашачы ихтирамын казанды.

Зилә Сөнгатуллина Европа илләрендә, Америка Кушма Штатларында классик опера арияләрен башкара. Гастрольләрдә Зилә Сөнгатуллина татар операсын, татар халык җырларын онытмый. Швейцариядә ул алты телдә җырлый. Төп җырлар, әлбәттә, татарныкы.

Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында Зилә режиссёр Нияз Даутов белән эшли. Бу Зилә өчен бәхетле еллар. Нияз Даутов җитәкчелегендә ул 25 партия җырлый. Зилә Сөнгатуллина җырлаган төп партияләрне санап чыгу мөмкин түгел: “Отелло”да – Дездемона, “Травиата”да – Виолетта рольләрен башкара.

  1. Бирелгән җөмләләрдән сыйфат фигыльләрне табыгыз, заманнарын билгеләгез.

1) Карбыз бушатучы малай бик көчле иде.

2) Үзе эшләп тапкан акча Надирга бик кадерле булды.

3) Ул җырлаячак романс тамашачыга таныш түгел.

6Нчы билет

  1. Татар театр сәнгате үсеше турында сөйләгез.

  1. Тәрҗемә итегез.

Сара Садыйкова 1906 нчы елда Казан шәһәрендә туа. Аның әнисе гармунда уйнаган, Сараның күңеле музыкага тартылган. Ул Мәскәү консерваториясен тәмамлый. Башта “Сәйяр” труппасында җырлый, соңрак Казанда театрда эшли. “Сания”, “Эшче”, “Наемщик” операларында төп партияләрне башкара. Сара Садыйкова – Татарстанның халык артисты. Ул өч йөздән артык җыр, ике комедиягә музыка, романслар, вальслар иҗат итә. Аның җырларын профессиональ артистлар да, халык та бик яратып җырлый. Яр Чаллы шәһәренең концертлар залы Сара Садыйкова исемен йөртә.

Сара Садыйкова бик күпләрнең якын дусты, ышанычлы сердәше, фикердәше, сәнгать юлына аяк баскан яшь шагыйрьләрнең һәм җырчыларның тәҗрибәле остазы, ярдәмчесе дә иде.

  1. Җөмләләрне укыгыз, гади һәм кушма җөмләләрне күрсәтегез.

  1. Кич белән мин саф һавага чыгам.

  2. Кич җитү белән, мин урамга йөрергә чыгам.

  3. Балалар төрле сыйныфларга таралдылар.

  4. Еллар үткәч, балалар төрле якларга таралалар.

7Нче билет

  1. Безнең мәктәп һәм яраткан фәннәр турында сөйләгез.

  1. Тәрҗемә итегез.

Җир йөзендә нинди генә һөнәрләр юк: укытучы, табиб, эшче, сатучы, официант, юрист, бухгалтер, очучы һәм башкалар. Хәзер яңа һөнәрләр барлыкка килде: брокер, эшмәкәр, банкир, секретарь-референт, менеджер...

Һөнәр сайлау – бик җаваплы эш, шуңа күрә мин бу турыда күп уйлыйм.

Минем әти-әниләрнең дә һөнәрләре начар түгел. Әнием балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Ул балаларны ярата. Аңа эше бик ошый, ләкин тәрбиячеләргә акчаны бик әз түлиләр. Ә хәзерге заманда акчасыз яшәү бик авыр. Әтием – инженер. Ул Кама политехника институтын тәмамлаган. Хәзер КамАЗда эшли. Ул үз эшен ярата.

Һөнәрләрнең барысы да яхшы. Ләкин һәр кеше үзе яраткан һөнәрне сайлый.