Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
билеты Хайдарова 9кл..doc
Скачиваний:
1
Добавлен:
01.04.2025
Размер:
116.74 Кб
Скачать
  1. Кушма җөмләләрне тәрҗемә итегез, төрен билгеләгез:

- Сабантуй кайда була, без шунда барабыз.

- Откуда дует ветер, оттуда идет дождь.

12Нче билет

  1. Герой шагыйрь Муса Җәлил турында сөйләгез.

  1. Тәрҗемә итегез.

... Бер ярты сәгатьтән соң инде ул бу палатада ята торган яралыларга аналары кебек якын, сөекле иде. Эчәргә теләгәннәренә дә, теләмәгәннәренә дә кыстый-кыстый, чәй өләшеп чыкты, урыннарын төзәтте, мендәрләрен уңайлады, һәркайсына берәр җылы сүз әйтергә өлгерде һәм бүлмә эчен җиңел, җылы ана мәхәббәте белән тутырды.

Шәфкать туташы тагын бер чәйнек чәй кертеп бирде һәм ананы кочып, үбеп чыгып китте.

  1. Кушма җөмләләрне тәрҗемә итегез, төрен билгеләгез:

- Оля дискотекага барса, дәрес әзерләргә вакыты аз кала.

- Если осень будет долгой, долгой будет и весна.

13Нче билет

  1. Табигатьне саклау”дигән темага текстны сөйләгез.

  1. Тәрҗемә итегез.

Табигать бай, ләкин аны сакларга кирәк. Кешеләр киләчәк турында, алдагы буыннар турында кайгыртырга тиешләр. Җир шарында барлык кешеләр дә гасырлар буе уртак бер максат белән яшиләр: ул – табигатьне саклау!

Кызганычка каршы, бүген кешелек зур куркыныч алдында тора. Табигать төрле зарарлы радиоактив матдәләр белән агулана, суларыбыз пычрана, үсемлекләр, җәнлекләр кимегеннән-кими. Табигатьне пычрату – гасыр чире ул. Табигатьне пычратучыларга каршы көрәшү – һәркемнең изге бурычы.

3. Ситуатив биремнәрне тәрҗемә итегез.

- нужно бережно относиться к природе;

- нельзя ломать деревья;

- после отдыха в лесу нельзя оставлять мусор;

- нельзя срывать цветы;

- нельзя загрязнять реки ядовитыми веществами.

14Нче билет

  1. Табигатьне саклау проблемасы турында сөйләгез.

  1. Сәнгатьле укыгыз һәм тәрҗемә итегез. Авыру урман

- Кермәгез, дип, урманга! –

Үрмәкүчләр агачка

Пәрәвез дә суздылар,

Ә кешеләр аларны

Өзеп кенә уздылар.

Яфрак астына гөмбә

Качып-качып карады,

Ә кешеләр таптап кына

Китеп барды аларны.

Бүреләр дә сукмакка

Чыгып басканнар икән,

Кешеләрне күрүгә,

Куркып качканнар икән.

Әллә миңа ышанмыйсыз?

Сез узегез килегез,

Килегез дә күрерсез:

Җиләксез һәм чәчәксез,

Гөмбәсез һәм бүресез

Моңаеп тора урман.

Ә сез, бәлки, якында

Көлешеп йөрисездер?

Мин менә елап торам.

Рәшит Бәшәр

  1. Кушма җөмләләрне тәрҗемә итегез, төрен билгеләгез:

- Дима татар телен бик яхшы өйрәнде, шуңа күрә олимпиадада беренче урын алды.

- Мин татар теле дәресләренә яхшы әзерләнәм, чөнки имтихан бирәсе бар.

15Нче билет

  1. Үзегез турында түбәндәге план буенча сөйләгез.

План:

1. Миңа ничә яшь?

2. Минем кыяфәтем: буем, авырлыгым, матурлыгым – чәчләрем, күзләрем һ.б.

3. Мин ничек киенергә яратам?

4. Минем яраткан ашларым.

5. Минем яраткан музыкам.

6. Минем яраткан, яратмаган фәннәрем. Ни өчен шулай?

7. Минем яраткан шөгыльләрем.

8. Мин буш вакытымны ничек үткәрәм?

9. Минем дусларым.