
- •1Нче билет
- •2Нче билет
- •Бәйлекләр, бәйлек сүзләрне куеп җөмләләрне укыгыз.
- •3Нче билет
- •Текстны тәрҗемә итегез.
- •Җөмләләрне укыгыз, теркәгечләрне табыгыз, төрләрен билгеләгез.
- •4Нче билет
- •Татар милли музыка сәнгате турында сөйләгез.
- •Тәрҗемә итегез.
- •Кушма җөмлә төрләрен әйтегез. Җыючы, каршы куючы, бүлүче теркәгечләр белән өч җөмлә төзегез.
- •5Нче билет
- •Композитор Александр Ключарев турында сөйләгез.
- •Тәрҗемә итегез.
- •Бирелгән җөмләләрдән сыйфат фигыльләрне табыгыз, заманнарын билгеләгез.
- •6Нчы билет
- •Татар театр сәнгате үсеше турында сөйләгез.
- •Тәрҗемә итегез.
- •Җөмләләрне укыгыз, гади һәм кушма җөмләләрне күрсәтегез.
- •7Нче билет
- •Безнең мәктәп һәм яраткан фәннәр турында сөйләгез.
- •Тәрҗемә итегез.
- •Аналитик иярченле кушма җөмләләрдә бәйләүче чараларны аңлатыгыз, мисаллар китерегез.
- •8Нче билет
- •Буш вакыт һәм яраткан шөгыльләрегез турында сөйләгез.
- •Тәрҗемә итегез. Нинди һөнәр сайларга?
- •Синтетик иярченле кушма җөмләләрнең бәйләүче чараларын аңлатыгыз, мисаллар китерегез.
- •9Нчы билет
- •Спорт. Яраткан спорт төрләре турында сөйләгез.
- •2. Тәрҗемә итегез.
- •Школьный сад
- •11Нче билет
- •Кушма җөмләләрне тәрҗемә итегез, төрен билгеләгез:
- •12Нче билет
- •Герой шагыйрь Муса Җәлил турында сөйләгез.
- •Тәрҗемә итегез.
- •Кушма җөмләләрне тәрҗемә итегез, төрен билгеләгез:
- •13Нче билет
- •Тәрҗемә итегез.
- •3. Ситуатив биремнәрне тәрҗемә итегез.
- •14Нче билет
- •Табигатьне саклау проблемасы турында сөйләгез.
- •Сәнгатьле укыгыз һәм тәрҗемә итегез. Авыру урман
- •Кушма җөмләләрне тәрҗемә итегез, төрен билгеләгез:
- •15Нче билет
- •Үзегез турында түбәндәге план буенча сөйләгез.
- •Тәрҗемә итегез. Тугрылыклы дуслык
- •3. Ситуатив биремнәрне тәрҗемә итегез.
- •16Нчы билет
- •17Нче билет
- •3. Ситуатив биремнәрне тәрҗемә итегез.
- •18 Нче билет
- •1. Чит илләрдәге татарлар турында сөйләгез.
- •2.Тәрҗемә итегез. Ничек эндәшсәң, шулай җавап бирерләр
- •Казан – тарихи башкала
- •3. Ситуатив биремнәрне тәрҗемә итегез.
- •20Нче билет
- •Үзегез яраткан татар язучысының яки шагыйрьнең иҗаты турында сөйләгез.
- •Тәрҗемә итегез. Сабантуй
- •3. Ситуатив биремнәрне тәрҗемә итегез.
Аналитик иярченле кушма җөмләләрдә бәйләүче чараларны аңлатыгыз, мисаллар китерегез.
8Нче билет
Буш вакыт һәм яраткан шөгыльләрегез турында сөйләгез.
Тәрҗемә итегез. Нинди һөнәр сайларга?
Безнең сыйныфта 23 укучы укый. “Нинди һөнәр сайларга?” дигән кичә үткәрдек. Кичәгә әтиләр һәм әниләр килде, һәм алар үзләренең һөнәрләре турында сөйләделәр.
Ленаның әтисе – инженер, әнисе – укытучы, ул инглиз теле укыта.
Сашаның әнисе компьютерда эшли, ә әтисе – поездда машинист.
Маринаның әнисе – хат ташучы. Әтисе – трамвай йөртүче.
Коляның әтисе заводта тимерче булып эшләгәнлектән, хезмәте бик авыр. Әнисе – шәфкать туташы.
Валяның әнисе ашханәдә официант булып эшли. Бу ашханәдә татар халкының милли ашларын бик тәмле пешерәләр икән. Әтисе – елга портында эшли, ул – капитан.
Костяның әнисе балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Әтисе – спортчы.
Раяның әнисе генә бар. Ул институтта химия фәнен укыта.
Катяның әтисе – профессор. Ул университетта биология укыта.
Безгә әтиләр, әниләр үз һөнәрләре турында сөйләделәр. Һөнәрне дөрес сайлау бик җаваплы, бик әһәмиятле икән. Һөнәр сайлаганда, һәр кеше үз мөмкинлекләрен яхшы белергә тиеш.
Синтетик иярченле кушма җөмләләрнең бәйләүче чараларын аңлатыгыз, мисаллар китерегез.
9Нчы билет
Спорт. Яраткан спорт төрләре турында сөйләгез.
2. Тәрҗемә итегез.
Җир йөзендә нинди генә һөнәрләр юк: укытучы, табиб, эшче, сатучы, официант, юрист, бухгалтер, очучы һәм башкалар. Хәзер яңа һөнәрләр барлыкка килде: брокер, эшмәкәр, банкир, секретарь-референт, менеджер...
Һөнәр сайлау – бик җаваплы эш, шуңа күрә мин бу турыда күп уйлыйм.
Минем әти-әниләрнең дә һөнәрләре начар түгел. Әнием балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Ул балаларны ярата. Аңа эше бик ошый, ләкин тәрбиячеләргә акчаны бик әз түлиләр. Ә хәзерге заманда акчасыз яшәү бик авыр. Әтием – инженер. Ул Кама политехника институтын тәмамлаган. Хәзер КамАЗда эшли. Ул үз эшен ярата.
Һөнәрләрнең барысы да яхшы. Ләкин һәр кеше үзе яраткан һөнәрне сайлый.
.
3. Кушма җөмләләрне тәрҗемә итегез, төрен билгеләгез:
- Когда я пришел домой, мама сидела у окна.
- Имтиханнар беткәч, безгә аттестатлар тапшырдылар.
10нчы билет
Татарстан шәһәрләре турында сөйләгез.
Тәрҗемә итегез.
Школьный сад
В этом году мы перешли в новую школу. Возле школы мы разбили сад. Чтобы все правильно расположить, мы сначала составили план сада. Обозначили место под плодово-ягодные деревья, под овощи, под цветы. Чтобы было красиво, цветник мы расположили прямо у школы. У бордюров решили посадить цветы.
Кушма җөмләләрне тәрҗемә итегез, төрен билгеләгез:
- Чтобы не слышать эти слова, он вышел на улицу.
- Югары уку йортына керү өчен, бердәм дәүләт имтиханнарын яхшы тапшырырга кирәк.
11Нче билет
“Мин һәм минем гаиләм” темасына сөйләгез.
Тәрҗемә итегез.
Күңелләрдә гөл үсә
Янәшә күршебез ул безнең. Көр күңелле, таза карчык. Аның беркайчан да авырганын, хәлсезләнгәнен күргәнебез юк, җир җимертеп эшләп йөри. Яңа йортка күчкәч, көрәк-тырма тотып, ишегалдына иң беренче ул чыкты. Бер көн эчендә тәрәзә турысында җир казылган, түтәлләр ясалган, чәчәкләр утыртылган иде.
Матур булып үсте бакча. Бигрәк тә чәчәкләре. Бакчасына карап, карчык сөенә, аннан да бигрәк без, минем улларым. Үзебез эшкә киткәч, малайлар әби белән гел шул бакча тирәсендә чуалалар иде.