Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
билеты Хайдарова 9кл..doc
Скачиваний:
0
Добавлен:
01.04.2025
Размер:
116.74 Кб
Скачать

1Нче билет

  1. Татар халкында китап басу тарихы турында сөйләгез.

  1. Текстны тәрҗемә итегез.

Китаплар озак яшәсеннәр.

Китаплар озын гомерле булсын өчен нәрсәләр эшләргә ярамый:

- Китапны урталай бөкләргә ярамый.

- Аның битләрен бөкләп куярга ярамый.

- Китапка язарга һәм рәсем ясарга ярамый.

- Китапны пычрак кул белән тотарга ярамый.

- Ашаганда китап укып утырырга ярамый.

- Китапны теләсә кая куярга ярамый.

- Китапны ачканда бармакларны төкерекләргә ярамый.

  1. Җөмләләрне укыгыз, җөмлә кисәкләрен билгеләгез.

- Әбугалисина һәм Әбелхарис мәгарәдә ел буе яхшы белем алдылар.

- Безнең өйдә маҗаралы китаплар бик күп, ләкин фәлсәфи китаплар аз.

2Нче билет

  1. Казанда беренче китапханәләр оешу турында сөйләгез.

  1. Тексты тәрҗемә итегез.

Шап итеп, ишек ябылды. Мәгарә эче кап-караңгы булып калды. Егетләр чакма белән ут кабыздылар, аннары мәгарә эчен карый башладылар.

Бу мәгарә зур бер куыш икән. Анда рәттән зур-зур бүлмәләр тезелеп киткән.

Бүлмәләргә утыргычлар куелган. Стена буйларында зур-зур шкафлар. Аларның барысында да китаплар. Барлык бүлмәләрдә йөреп, тикшереп, карап чыккач, егетләр укырга утырдылар. Кайбер әйберләрне язып алырга да кирәк иде. Ләкин болай эшләсәләр, аларны тотып, язган кәгазьләрен алып калулары мөмкин. Шуңа күрә үзләре белән суган суы алып кергәннәр иде, шушының белән бик кирәкле белемнәрне язып та алдылар. Мондый “кара” белән язылган язу һичкемгә дә күренми, ә кирәк вакытта аны үзләре укый алалар иде.

  1. Бәйлекләр, бәйлек сүзләрне куеп җөмләләрне укыгыз.

  1. Без Айсылу ... елга ... киттек.

  2. Башта күпер ... чыктык.

  3. Без елга ... бик озак бардык.

  4. Бакча ... чишмә чыга.

  5. Безнең авыл ... зур урман бар.

  6. Урман ... тирән кое бар.

  7. Башта Рәсим ... малайлар кереп йөрделәр.

3Нче билет

  1. Казан – тарихи башкала” текстын сөйләгез.

  1. Текстны тәрҗемә итегез.

Китап – ул халык тарихының елъязмасы. Китапта халыкның азатлык һәм бәхет өчен көрәштәге хыяллары һәм теләкләре, уңышлары һәм тәҗрибәләре, югалту һәм табышлары теркәлгән. Шуның өчен дә китап – халыкның үткәнен, тарихы һәм мәдәниятен, дөньяга карашын һәм әдәбиятын өйрәнүдә алыштыргысыз чыганак. Теге яки бу милләтнең дөньяда тоткан урыны аның үзенең милли китабына булган игътибары, хөрмәте белән билгеләнә. Үткәненә хөрмәте юк икән, халыкның киләчәге өметсез.

  1. Җөмләләрне укыгыз, теркәгечләрне табыгыз, төрләрен билгеләгез.

- Табиб янына авыллардан һәм шәһәрләрдән йөзләрчә кеше килә.

- Авыру бик күп дарулар эчте, ләкин файдасы тимәде.

- Я син хастаханәгә ятасың, я без сине дәвалаудан баш тартабыз.

4Нче билет

  1. Татар милли музыка сәнгате турында сөйләгез.

  1. Тәрҗемә итегез.

София Гобәйдуллина әсәрләре 50 нче еллар ахырында ук чит илләрдә, шулай ук Германиядә дә инде билгеле була. 70 нче елларга ул камера музыкасы остасы булып таныла. София Гобәйдуллинаны тамашачылар кинофильмнарга музыка язган композитор буларак та беләләр. “Маугли”, “Балаган”, “Чучело”, “Вертикаль” фильмнарына музыканы ул иҗат иткән. Шул ук вакытта ул симфоник оркестр өчен әсәрләр иҗат итә. Атаклы скрипкачы Кремер София Гобәйдуллинаның әсәрләре белән бөтен җир шарын әйләнә. Нью-Йорк, Бостон, Париж, Берлин, Франкфурт-на-Майне, Мюнхен, Лондон, Варшава, Австрия, Чехия, Словакия тамашачыларын таң калдыра. Аның музыкасын һәр җирдә аягүрә басып сәламлиләр. Композитор Германиядә яши.