Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Ответы на билеты по татарской литературе.docx
Скачиваний:
0
Добавлен:
01.04.2025
Размер:
46.11 Кб
Скачать

Билет №14

1. XIX йөз – феодализмнан, крепостнойлыктан капитализмга кучу дәвере. 1861 елгы реформалар аны тагын да тизләтте. Сыйнфый катлаулану, соөиалҗ төлелек көчәйде. Дөрес, татарларның күпчелек өлеше крестьян хезмәте белән көн күрүен дәвам итте. Әмма эшчеләр, һөнәрчеләр, сәүдәгәләр катламы, чиновниклар һәм гаскәриләр саны күбәя барды. Бу чорда хәтта полковник, генерал дәрәҗәсенә җиткән татарлар да күзгә ташлана.

XIX йөздә дә патша хакимиятенең мили-колониаль сәясәте дәвам иттерелде. Көчләп чукындырырга, руслаштыруга омтылу, төрле эзәрлекләүләр, хокукларны кысу, гадәттән тыш күп салымнар түләтү, мәҗбүри күчешләр бу чор өчен дә хас.

Бу гасырда Россия империясе яңадан-яңа җирләр яулады. Урта Азия Басып алынды, Кавказ Буйсындырылды. Патша хөкүмәтенең милли-колониалҗ һәм соөиалҗ изүенә каршы төрле кузгалышлар, баш күтәрүләр булып торды. Әмма алар элеккечә ут һәм кылыч алдау һәм сатып алу юл белән бастырылып килде.

2. Гаяз Исхакый 1878 елның 22 февралендә Казан губернасының Чистай өязе Яуширмә авылындагы мулла гаиләсендә туа. Малай башта әтисе Гыйлаҗетдин мәдрәсәсенә белем ала, аннары Чистайда укый. Шуннан соң Казанга килә һәм анда “Күл буе” мәдрәсәсен тәмамлый.

Гаяз Исхакый 1898-1902 елларда Казандагы Татар укытучылар мәктәбендә укый, милли-мәдәни эшләрдә актив катнаша. Бу уку йортын төгәлләгәч, ул Оренбургтагы “Хөсәения” мәдрәсәсендә укытучы булып эшли.

1913-1917 елларда Г.Исхакый Петербургта, Мәскәүдә яши. “Ил”, “Сүз” һәм башка гәзитләр чыгара.

Мәдәниятебезнең титаны Г.Исхакый 1954 елның 22 июлендә Анкарада вафат була һәм үзенең васыяте буенча Истанбулда күмелә.

Билет №15

1. XIX йөз – феодализмнан, крепостнойлыктан капитализмга кучу дәвере. 1861 елгы реформалар аны тагын да тизләтте. Сыйнфый катлаулану, соөиалҗ төлелек көчәйде. Дөрес, татарларның күпчелек өлеше крестьян хезмәте белән көн күрүен дәвам итте. Әмма эшчеләр, һөнәрчеләр, сәүдәгәләр катламы, чиновниклар һәм гаскәриләр саны күбәя барды. Бу чорда хәтта полковник, генерал дәрәҗәсенә җиткән татарлар да күзгә ташлана.

XIX йөздә дә патша хакимиятенең мили-колониаль сәясәте дәвам иттерелде. Көчләп чукындырырга, руслаштыруга омтылу, төрле эзәрлекләүләр, хокукларны кысу, гадәттән тыш күп салымнар түләтү, мәҗбүри күчешләр бу чор өчен дә хас.

Бу гасырда Россия империясе яңадан-яңа җирләр яулады. Урта Азия Басып алынды, Кавказ Буйсындырылды. Патша хөкүмәтенең милли-колониалҗ һәм соөиалҗ изүенә каршы төрле кузгалышлар, баш күтәрүләр булып торды. Әмма алар элеккечә ут һәм кылыч алдау һәм сатып алу юл белән бастырылып килде.

2. Дөнья әдәбиятында авыр язмышлы шәхесләр санаулыдыр. Шагыйрь нибарысы дистә елга якын гына иҗат иткән. Шушы вакыт эчендә ул татар халкының иң сөекле җырчысына әверелә.

1905 елгы революөия дулкыннары Җаекка да килеп җитә, азатлык , демократик хәрәкәт монда да активлаша. Тукай шушы типографиягә хәреф җыючы булып эшкә урнаша. Торабара тынгысыз ңурнаист булып таныла.

Җаек – Г. Тукайның ңурналист һәм шагыйрҗ буларак ныгыган урыны. Бу юлда беренче адымыннан ук шагыйрь үзенең урыны халык, халык мәнфәгатьләре өчен көрәш һәм дөреслекне чагалдыру булырга тиеш, дигән карашта торды.

1905 елның ноябрендә Җаекта чыга башланган “Фикер” газетасының беренче санында ук Тукай үзенең әсәрләрен бастыра. “әлгасрел-җәдит” һәм “Уклар” кебек журналларда күпләгән шигырь, мәкалә һәм фельетоннар белән чыгыш ясый.

1910 елның башында журналист Әхмәт Урманчиев мөхәррирлегендә сатирик журнал “Ялт-йолт” чыга башлый. Бу журналда эшләп, Г.Тукай татар ирекле матбугатының традицияләрен дәвам иттерә, үзенең кыю әсәрләре белән замананың иң әһәмиятле сорауларына җавап һәм бәя бирә.

15 апрельдә бөек шагыйрьнең гомере өзелә.