Билет №4
1. Сәйф Сараи Урат Иделдеге Камышлы шәһәренһәрендә туа. Алтын Урданың башкаласы Сарай шәхәрендә укый, шагыйрҗ булып таныла. Ткган яисә яшәгән урын исемен кушамат итеп алу – Урта гасырларда киң таралган кһренеш. Сәйф Сараи да кушаматын Алтын Урда мөнәсәбәттә ала.
XIV йөзнең 60 нч ы елларыннан Алтын Урдада төрле сугышлар, канкоюлы көрәшләр көчәеп китә. Аларда Аксак Тимернең җимергеч һөҗүмнәре дә өстәлә. Мондый шартларда илнең күп кенә галим-әдипләре чит мәмләкәтләргә, аеруча кыпчак-татарлар күпләп чшәгән Мисырга күчеп китә. Алар арасында Сәйф Сараи да была. Аның 80 нче елларда мисырда яшәве мәгълүм. Ул биредә дә әдәби эшчәлеген дәвам итә. 1396 елда вафат була.
2. “Идегәй” – татар халык иҗатының таҗы, күләмле фольклор әсәрләренең иң борынгыларыннан берсе. Ул XV гасыр урталарында, ягъни Алтын Урда таркалу – татар мәмләкәтләре төзелү дәверендә барлыкка килгән дип карала.
“Идегәй” – бөтен татар дөньясы өчен уртак хәзинә. Ул аеруча Идел – Җаек, Көнбатыш Себер татарлары арасында киң таралган. Шулай ук бу ядкяр башкорт, казакъ, нугай һәм кайбер башка төрки халыкларга да теге яки бу дәрәҗәдә таныш.
“Идегәй” инде менә биш гасырдан артык татар халкы белән бергә яши. Әсәрдә халыкның идеаллары, тормыш, кешеләр турындагы күзаллаулары, гореф – гадәтләре югары сәнгати дәрәҗәдә билгеле бер күләмдә гәүдәләнеш тапкан.
Башкаласы Сарай булган Идел-йорт, ягъни Алтын Урда белән Туктамыш исемле хан идарә итә.
“Идегәй”,- иң беренче чиратта, халкыбызның Алтын Урда чоры белән тыгыз бәйләнешле ядкяре. Дастанның каһарманнары – Туктамыш, Идегәй, Норадын, Кадыйбирде, Шаһ Тимер һ.б. – болар бар да диярлек XIV йөзнең икенче яртысына – XV гасыр башына мөнәсәбәтле шәхесләр. Әсәрдә билгеле дәрәҗәдә Аксак Тимер белән Алтын Урда арасындагы сугышлар да гәүдәләнеш тапкан.
Билет №5
1. XV гасыр урталарыннан XVII гасырларга кадәрге татар мәмләкәтләрендәге әдәбиятны эченә ала. Аның үзәгендә Казан ханлыгы тора. Чөнки бу дәүләт составына хәзерге татарлар яши торган күп кенә төбәкләр кергән: Ульяновск, Пенза, Тамбов өлкәләре, Чуаш, Мари, Удмурт, Мордва республикалары җирләре, Нижгар, Сарытау, Самара, Вятка, Пермь өлкәләренең бер өлеше. Рус профессоры Михаил Худяков фикеренчә, Иделнең Сура һәм Ветлуга елгалары койган урыннан алып Сарычинга кадәрге җирләр Казан ханлыгы карамагында булган.
2. Мөхәммәдьяр – Казан каласы белән тыгыз бәйләнешле шагыйрь. Ул моннан 500 еллар элек, ягъни XV гасыр азакларында рухани, хаҗи гаиләсендә дөньяга килә. Әсәрләреннән шагыйрьнең шактый укымышлы булуы, гарәп, фарсы, төрки телләрен һәм әдәбиятларын яхшы белүе аңлашыла.
Безгә Мөхәммәдьярның өч әсәре – “Төхфәи мәрдән” (1540), “Нуры содур” (1542) поэмалары һәм “Нәсыйхәт” шигыре мәгълүм.
“Нуры содур” поэмасының бер бүлекчәсе “рәхим-шәфкать сүзләре” турында. Автор фикеренчә, рәхимле һәм шәфкатьле булу кешенең күңелен йомшак, үзен нурлы итә.
“Төхфәи мәрдан” һәм “Нуры содур” иҗат ителгән 30-40 еллар – Казан мәмләкәте өчен авыр, каршылыклы чор. Илнең эчке һәм тышкы хәлен яхшы белгән Мөхәммәдьяр дәүләтнең бөтенлеген, иминлеген саклау турында уйлана, иҗаты белән тормышның зарури ихтыяҗларына җавап бирергә омтыла.
Мөхәммәдьяр әсәрләренә үгет-нәсыйхәт бирү, акыллы сүз әйтү хас.
Автор бозык, начар, мәкерле кешеләрне, халыкка зыян китерүчеләрне эт, елан-чаян белән тиңли. Шагыйрь әсәрләрендә кызыклы гына сурәтләр очрый.
