Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Ответы на билеты по татарской литературе.docx
Скачиваний:
0
Добавлен:
01.04.2025
Размер:
46.11 Кб
Скачать

Билет №6

  • Татар халкының төп өлеше яшәгән Казан, Әстерхан, Себер ханлыклары XVI гасырның икенче яртысында Мәскәү хакимияте тарафыннан яулап алына. Явыз Иванынң агрессив сәясәте гаять рәхимсез рәвештә ут һәм кылыч ярдәмендә гамәлгә ашырыла. Үзенең туган җире, газиз Ватаны өчен көрәшкән татарларның яртысы диярлек юк ителә, шактые Урта Азия һәм Казакъстан, Кавказ, Кырым, Төркия якларына күченә.

Мәскәү хакимиятенең колониаль сәясәтеннән зур зыян күрәләр.

  • “Мәүла Колый” – әдипнең кушаматы. Кайчак ул үзен “Меллагол” дип тә атый. Кайбер галимнәр Мәүла Колыйның чын исеме Бәйрәмгали Колыев булуын, аның Казан артында торуын, XVII йөзнең 70 нче елларында Биләр, Болгар якларына күчеп китүен дә искәртәләр.

Мәула Колый үз әсәрләрен “хикмәт” дип атаган. Гадәттә, хикмәт дип фәлсәфи-дидактик эчтәлектәге афористик яңгырашлы лирик әсәрләргә әйтәләр. Бу жанрдагы ядкярләрнең күпчелеге шигъри формада була. Төрки-татар әдәбиятында хикмәт иҗат итү күптәннән килә.

Мәула Колыйның йөздән артык хикмәте билгеле. Аларның күпчелеге дүртьюллык строфалар белән язылган. Уртача күләмнәре 9 строфадан гыйбарәт. Шагыйрь үз хикмәтләрендә нинди мәсьәлә хакында язса, шуны үтәүне үзе өчен мәҗбүри саный. Аның шигырьләренең күпчелеге авторның үз-үзенә мөрәҗәгате, эндәше белән төгәлләнә.

Билет №7

1. XVII гасыр кебек үк XVIII йөз дә – татар тарихының катлаулы һәм каршылвклы чоры. Россия хакимиятленең яңадан-яңа җирләр басып алуы, халыкларны буйсындыруы дәвам итә. Казан, Әстерхан, Себер ханлыкларын яулап влудан башланган Россия империясе чын мәгнәсендә халыклар төрмәсенә әверелә. Петр I реформалары, капиталистик мөнәсәбәтләрнең әкренләп урнаша баруы империядәге милли-соөиалҗ изүне тагын да көчәйтеп җибәрә.

Бу чорда татарларның төрле мәҗбүри эшләргә тарту көчәя.

Петр I нең әмере белән 1718 елда Казанда кораблар төзү өчен махсус верфҗ – Адмиралтейство оеша. Аның агач белән таэмин итә татарларга йөкләнә. Авларны икенче төрле лашманчылыкта 112,3 мең татарның эшләве мәглүм.

1740 елда патша хөкүмәте әмере белән Казанда “Чукыдыру контрасы” төзелә.

1773 - 1775 еллардагы халык хәрәкәте канга батырыла. Әмма ул патша хакимиятен татар-башкортларга карата билгеле бер ташламалар ясарга мәҗбүр итә.

XVIII йөздә татарлар арасында төрле соөиалҗ катламнарның яшәве мәглүм.

2. Габдерәхимнең балачагы билгеле бер дәрәҗәдә Тукайның сабый чагын хәтерләтә. Чөнки алар икесе дә бик яшьли ата-анасыз калалар.

Габдерәхимнең әтисе – Госман бине Сәрмәки – тумышы белән элеккеге Бөгелмә өязенең Тимәш авылы кешесе була. Ул булачак шагыйрь дөньяга килгәнче үк үлеп китә. Шуннан соң Габдерәхимнең әнисе үзенең туган авылы Утыз Имәнгә кайтып яши башлый. Әмма улы туып ике-өч ел да үтми, ул да вафат була.

Габдерәхим, туган төбәгендә укыганнан соң, белем алырга Оренбург янындагы атаклы Каргалы мәдрәсәсенә килә.

1788-1798 Утыз Имәни гаиләсе белән Урта Азия, Әфганстан, Иран якларында яши: укый, эшли, күп галимнәр, күренекле кешеләр белән аралаша.

Чит җирләрдә ун еллап гомерен уздыргач, ул туган якларына әйләнеп кайта. Исләй, Сарабиккол, Куакбаш, Тимәш һәм башка авылларда укыту, тәрбия эшләре белән шөгыльләнә. Аның күп санлы шәкертләре булуы мәгълүм. Шагыйрь үз гомеренең ахырын Тимәштә уздыра.

Утыз Имәни үз дәверенең гаять укымышлы кешесе була. Ул, туган теленнән тыш, гарәп, фарсы, таҗик, үзбәк, төре телләрен камил белә. Русча да аңлаша. Аерым хезмәтләрен һәм шигырь юлларын гарәп, фарсы телләрендә яза.