
Ответы на билеты по татарской литературе
Билет №1
1. Татар әдәбияты тарихын дүрт чорга бүлеп ойрэнэлэр:
1. Урта гасыр ( ягъни Борынгы һәм Урта гасыр ) татар әдәбияты.
2. XIX йөз шдшбияты.
3. XX гасыр башы әдәбияты.
4. Октябрь революциясеннән ( инкыйлабыннан ), ягъни 1917 елдан соңгы әдәбият. ( Аны элегрәк “Совет чоры әдәбияты” дип йөртәләр иде. )
Урта гасыр әдәбиятын өйрәнүдә мондый бүленеш киң таралган:
1. Гомумтөрки, ягъни иң борынгы әдәбият. Ул XII – XIII йөзләргә кадәрге чорны үз эченә ала. Бу дәверне татар әдәбиятына кереш дип тә атарга мөмкин.
2. Болгар чоры әдәбияты. Вакыт ягыннан ул гомумтөрки әдәбияты белән шактый керешеп китә.
3. Алтын Урда чоры әдәбияты ( XIII йөз урталарыннан XV гасыр урталарына кадәр ).
4. Казан ханлыгы чоры әдәбияты ( XV йөз урталары – XVI гасыр ).
5. XVII йөз әдәбияты.
6. XVIII гасыр татар әдәбияты.
2. Татар халкы, төрле кабиләләр кушылуыннан барлыкка килеп, озын һәм катлаулы юл үткән. Аның составында төп урынны болгар, хәзәр, кыпчак, татар, угыз һәм кайбер башка этник кавемнәр алып тора. Болар барысы да – чыгышлары белән төрки кабиләләр. Шуңа күрә татар халкының борынгы тарихы борынгы төрки тарихы белән турыдан-туры һәм табигый рәвештә керешеп киткән.
Мәгълүм булганча, XII-XVII йөзләр аралыгында, борынгы төрки кавемнәргә, ягъни этник катламга нигезләнеп, уйгур, төрек, үзбәк, татар, какзакъ, кыргыз, азәрбайҗан, төрекмән, башкорт, каракалпак, нугай, комык, балкар гагауз һәм хәзерге кайбер халыклар формалаша. Шуңа күрә алар арасында кан кардәшлеге, тел якынлыгы, мәдәни уртаклык көчле. Төрки халыклар бер-берсе белән, нигездә, тәрҗемәчесез, турыдан-туры аңлашканнар һәм аңлашалар.
Төркиләрдә язуның яңа эрага кадәр үк гамәлдә булуы мәгълүм. Аларда кулланылган борынгы графиканы туран, кайчак һун язуы дип атыйлар. Бу алфавит әле Аттила дәверендә дә кулланылган. Туран хәрефләре белән язылган истәлекләр бик аз сакланган.
V-VI гасырларда төркиләр, туран графикасына нигезләнеп, янә бер язу системасы уйлап табалар. Рун алфавиты дип йөртелгән бу графика Х гасырларга кадәр гамәлдә йөри. VII-VIII йөзләрдә янә бер алфавит – уйгур графикасы кулланыла башлый. Аның гомере шактый озын була. XIV йөзгә мөнәсәбәтле татар язма истәлекләренең дә кайберләре уйгур хәрефләре белән кәгазъгә теркәлгән. Бу графика төркиләрдән монголларга һәм кайбер башка халыкларга да тарала.
Ислам дине белән берлектә төркиләргә гарәп графикасы да үтеп керә һәм тиз арада төп графикага әверелә. Гарәп алфавиты татарларда һәм мөселмән динендәге күп кенә төрки халыкларда ХХ гасырның 30 нчы елларына кадәр кулланыла. Меңьеллык төрки-татар язма әдәбиятының төп өлеше – гарәп графикасындагы әдәбият ул.
Билет №2
1. Болгарлар һәм хәзәрләр татар халкын барлыкка китерүдә катнашкан төп кавемнәрдән саналалар. Аларның тарихы һәм мәдәнияте үзара тыгыз бәйләнешле.
Хәзәр дәүләте 340 ел тирәсе, ягъни Х гасырның 70 нче елларына кадәр яши. Ул Түбән һәм Урта Идел буйларын, Җаек тирәләрен, Төньяк Кавказны, Азов һәм Дон буйларын, кыскасы, Көнчыгыш Европаның зур өлешен били. Башкаласы Идел тамагында урнашкан Итил шәһәре була.
Хәзәр мәмләкәте күп кенә илләр белән сәүдә, сәяси һәм мәдәни багланышларда тора.
Хәзәр дәүләте 737 елда рәсми рәвештә ислам динен кабул итә.
Тарихтан ике Болгар мәмләкәтенең булуы билгеле: беренчесе – “Бөек Болгар” ( VII йөз ), икенчесе – Болгар ханлыгы ( XI-XIII гасырлар ).
Болгарларның V-VI йөзләрдә Төньяк Кавказда яшәүләре мәгълүм.
“Бөек Болгар” дәүләте озак яшәми: хәзәрләр белән сугышта Кубрат һәлак була. Аның бер улы узенең гаскәре белән Дунай тамакларына күчеп китә, җирле славян кабиләләрен буйсындырып, хәзерге Болгария дәүләтенә нигез сала. Әмма бирегә күчеп килгән болгарлар, төрки телләрен югалтып, славянлашалар!
Болгар дәүләте Ука, Нократ, Агыйдел тамакларыннан алып Җаекка, Җигулига кадәрге җирләрне биләп тора.
Уртаклык, шәһәр тормышының алга китүе, Шәрык дөньясы белән тыгыз бәйләнеш Болгарда мәгариф, фән һәм мәдәният үсешенә уңай йогынты ясый.
2. Мең елдан артык тарихы булган татар әдәбиятында күренекле әсәрләр гаять күп. Әмма алар арасында “Кыйссаи Йосыф” кебек озак гасырлар буе укылып, халыкның рухи юлдашы, сердәше булып килгән әсәрләр, мөгаен, юктыр.
“Кыйссаи Йосыф” әүвәл кулъязмаларда тарала. Аның хәзерге вакытта 200 дән артык күчермәсе билгеле. Беренче мәртәбә әсәр 1839 елда Казан университеты типографиясендә нәшер ителә. Күләме 120 бит. Октябрь инкыйлабына кадәр поэма ел саен диярлек басылып тора. Соңгы елларда “Кыйссаи Йосыф” берничә мәртәбә дөнья күрде. Аның рус һәм хәзерге татар теленә дә тәрҗемәләре бар.
Кол Галинең тормыш юлы хакында мәгълүматлар сакланмаган диярлек. Ул үзен “Кол Гали”дә, “Гали” дә дип атый. Шагыйрьнең туган елы якынча 1183 елга нисбәт ителә.
Кол Гали, төрки әдипләрдән беренчеләрдән булып, Йосыф турындагы билгеле сюжетка мөрәҗәгать итә һәм оригиналь яңгырашлы, мөстәкыйль идея-эстетик кыйммәткә ия булган әсәр тудыра. Ул үз поэмасына нигез итеп “Коръән”дәге Йосыф сүрәсен ала.
Әсәрнең төп өлеше 18 “фасыл”дан, ягъни бүлектән тора. Аларның һәммәсе исемләнгән:
I – Йосыфның төше;
II – Йосыф коесының сыйфатлары;
V – Зөләйха турында хикәят;
XVIII – Йосыфның вафаты.
“Кыйссаи Йосыф” төрек, үзбәк, башкорт, казакъ һәм башка төрки әдәбиятларга да билгеле бер дәрәҗәдә йогынты ясаган.
Билет №3
Алтын Урда – татар тарихы һәм әдәбиятының мөһим чоры. Бу дәвердә татарлар халык буларак формалаша, аларның мәдәниятләре зур үсешкә ирешә. Монголлар һөҗүме нәтиҗәсендә барлыкка килгән Алтын Урда мәмләкәте XIII гасырның 40 нчы елларыннан XV йөзнең урталарына кадәр, ягъни ике гасыр буена яши. Аның башка исемнәр белән йөртелүе дә мәгълүм: Дәшти-Кыпчак, Ңучи улусы, Бәркә улусы, Үзбәк улусы, “Татар патшалыгы” һ.б.
Алтын Урданың төп халкын элек-электән Евразиядә яшәгән төркиләр, угро-финнар, Кавказ халыклары, славяннар алып торган. Болар арасында хәзерге татарларның төп әби-бабалары – кыпчаклар һәм болгарлар күпчелекне тәшкил иткән.
Алтын Урдада уртак тормышның өстенлек итүе, шәһәрләрнең гаять күп булуы мәгълүм. Хаҗитархан, Сарытау, Азак, Кафа, Болгар, Казан, Үргәнеч, Сарайчык, Гөлестән һәм башка калаларда иҗтимагый, мәдәни тормыш кайнап торган. Илнең башкаласы Сарай дөньянең иң зур шәһәрләреннән берсе исәпләнгән.
Алтын Урда чорында күп санлы талант ияләренең иҗат эше белән шөгыльләнүләре мәгълүм.
Аларның берничәсенә кыскача тукталып китик.
Рабгузый, ягъни Борһанеддин углы Насреддин. Ул XIII гасырның икенче яртысында – XIV йөзнең беренче чирегендә яши һәм иҗат итә. Аның “Кыйссасел-әнбия”, ягъни “Пәйгамбәрләр тарихы” исемле зур күләмле әсәре (1310) билгеле.
Котб ( якынча 1297 елда туа ) – XIV гасыр урталарына иҗат иткән шагыйрь. Ул 1342 елда Сарай шәһәрендә үзенең атаклы “Хөсрәү вә Ширин” исемле шигъри романын төгәлли.
Котбның чордашы Харәзми, барыннан да элек, “Мәхәббәтнамә”, ягъни “Мәхәббәт поэмасы” белән мәшһүр.
Болгарда туып, Сарайда вафат булган Мәхмүд Болгари әдәбият тарихына “Нәһҗел-фәрадис” исемле әсәре (1358) белән мәгълүм.
XIV йөздә Хисам Кятиб исемле шагыйрь дә иҗат итә.
Алтын Урда чорында Әхмәд Үргәнчи, Әхмәд Хуҗа Сараи, Бәркә Фәкыйһ, Габделмәҗид, Мәхмүд Сараи Гөлестаный һәм башка күп санлы әдипләрнең дә иҗат итүе мәгълүм. Бу дәвер әдәбиятының югары ноктасын – кульминациясен Сәйф Сараи иҗаты тәшкил итә.