Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Имтихан билетлары..docx
Скачиваний:
0
Добавлен:
01.04.2025
Размер:
49.54 Кб
Скачать

15 Нче билет.

  1. Үзең яшәгән шәһәр (авыл) турында сөйлә.

  2. Тәрҗемә итегез, сорау җөмләләр төзегез.

Умартачылык.

Бал борынгы заманнарда ук дәвалау өчен файдаланылган. Борынгы Грециянең атаклы математигы Пифагор үзенең озын гомерле булуын бал ашаудан күргән. Ә 100 яшьтән артык яшәгән борынгы философ Демокрит болай дигән: сәламәтлекне саклау өчен, “эчке әгъзаларны - бал белән, ә тышкы әгъзаларны май белән тукландырырга кирәк”. Атаклы табиб, шагыйрь Әбүгалисина : “Әгәр яшьлегеңне сакларга теләсәң, бал аша”, - дигән.

Соңгы елларда умартачылык продуктлары фәнни нигездә өйрәнелә, моның өчен продуктларның химик составы, аларның сәламәт һәм авыру кеше организмына тәэсир итү көче тикшерелә. Хәзерге вакытта дәвалау препаратлары - бал, корт агуы, корт анасы сөте катнашкан препаратлар алу технологиясе эшләнде.

Бал составында 60 ка якын матдә бар. Ашамлык буларак та бал бик файдалы, чөнки 100 г бал организмга 335 калория энергия бирә.

Бал кортлары балны кайчан һәм нинди үсемлекләрдән җыялар соң?

Җәй башында баллы үсемлекләр (юкә, карабодай, клевер) чәчәк аткач, умарта кортлары көнгә 4 – 8 килограмм нектар алып кайталар. Бал җыемы 20-30 көн дәвам итә.

Димәк, бал алу өчен, чәчәкләрне, үсемлекләрне, урманнарны сакларга кирәк.

дәвалау өчен – для лечения

эчке әгъзаларны - внутренние органы

корт агуы - пчелиный яд

корт анасы сөте - маточное молоко

  1. Баш җөмләләр өстәп языгыз.

  1. Яңгыр яугач, ...

  2. Дустым килгәндә, ...

  3. Җәй җиткәч, ...

  4. Әби килгәч, ...

  5. Кунаклар киткәч, ...

  6. Караңгы төшкәч, ...

  7. Мин юынган арада, ...

16 нчы билет.

  1. Татар җырчылары. Берсе турында сөйлә.

  2. Текстны укы, тәрҗемә ит, сораулар төзе.

Әбугалисина.

Аның тулы исеме - Әбу Али ибн Абдуллах Ибн Сина. Бохарада, Сәмаркандта, Хорезмда, Нишапурда аны Әбу Али Сина дип, ә Европада Авиценна дип йөртәләр. Татарлар Әбугалисина диләр.

Ул заманда хәтта иң укымышлы кешеләр дә Җир яссы һәм хәрәкәт итми, алтынны “фәлсәфә ташы” ярдәмендә алырга мөмкин, ә “тереклек суы” - кешене бөтен авырудан да дәвалый, картларны яшәртә ала дип ышанганнар. Астрономия, география, физика, химия кебек фәннәр барлыкка гына килә әле.

Әбугалисина 10 яшендә үк алгебраны, геометрияне, хәтта философияне белгән. Бөтен йолдызларны атый һәм күрсәтә алган һәм үзенең сораулары белән укытучыларны кыен хәлгә куя торган була. Бохарада 12 яшьлек малайны законнарны яхшы белә дип сөйлиләр. Аның янына киңәшкә картлар килгән. Ләкин математика, физика, астрономия, философия Әбугалисинага тормыштан ерак торган кебек булып күренгән. Тирә - якта холера һәм чәчәк авырулары киң таралган була, алардан меңнәрчә кешеләр үлә. Әбугалисина кешеләрне дәваларга карар кыла.

яссы – плоский

карар кыла – решает

чәчәк авыруы – ветрянка

  1. Татар телендә нинди теркәгечләр була? (Җөмләләр төзе).