Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Имтихан билетлары..docx
Скачиваний:
7
Добавлен:
01.04.2025
Размер:
50 Кб
Скачать
☆
  1. Күпнокталар урынына тиешле кушымчаларны куеп языгыз.

  1. Мин аның иптәш... еш тыңлыйм, чөнки ул “Күңел” радио... эшли.

  2. Алар синең әбиең... төрле бәйрәмнәргә еш чакыралар.

  3. Миңа синең бүләк... шулкадәр ошады!

  4. Укытучы дәрестә аның эне... бик күп кагыйдәләр сораган.

  5. Сезнең бакча... кыярлар яхшы үсәме?

7 Нче билет.

  1. Яраткан бәйрәмең турында сөйлә.

  2. Текстны укы, тәрҗемә ит, сорауларга җавап бир.

Бай гомер юлы.

Татарстанның халык рәссамы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Бакый Урманче 1897 нче елның 23 нче февралендә укытучы гаиләсендә туган.

Ул укырга - язарга әтисеннән өйрәнә. Әтисе Идрис абый алдынгы карашлы, укымышлы кеше була. Идрис абый газета – журналлар алдырып торган, шулар арасында иллюстрацияләнгән бер рус газетасы да булган. Җәйләрен агачтан, балчыктан кечкенә Бакый төрле фигуралар ясаган, кышларын шул рус газеталарыннан рәсемнәр күчергән. Бигрәк тә ат рәсемнәре ясарга яраткан. Идрис абый улының рәсем белән шөгыльләнүенә шатланган.

Ниһаять, 1919 нчы елның гыйнварендә Урманче үзенең күптәнге хыялын тормышка ашыра: Казан сәнгать мәктәбенә укырга керә. Шул ук елны беренче мәртәбә “Чабатачы карт” скульптура фигурасы белән студентлар күргәзмәсендә катнаша.

  • Бакый Урманче укырга кемнән өйрәнә?

  • Бакыйның әтисе нинди кеше була?

  • Урманче нәрсә рәсеме ясарга яраткан?

  • Бакый Урманченың нинди хыялы була?

  • Ничәнче елда студентлар күргәзмәсендә катнаша?

  1. Түбәндәге бирелгән кереш сүзләр белән җөмләләр төзегез.

Минемчә, әлбәттә, киресенчә, бәхеткә каршы, табигый.

8 Нче билет.

  1. Г.Тукайның бер шигырен яттан сөйләгез.

  2. Укыгыз, тәрҗемә итегез, сораулар төзергә.

Гүзәллек.

Зәңгәрсу күктә соргылт болытлар йөзә. Алар судагы аккошлар кебек. Тып – тын. Әкрен искән җил генә агач яфракларын селкетә, мондый гүзәл минутлар табигатьтә һәрвакыт кабатланып тора. Тик без аларны күрмибез генә. Ә бит ничек рәхәт су буенда кояш баеганны күзәтүе, иртән таңны каршы алуы. Без бит табигать балалары. Аңа мәдхия җырлыйбыз. Шул ук вакытта үзебезнең табигатебезне үз кулларыбыз белән кыерсытабыз да. Елга буйларына төшсәң, урманнарга барсаң, кая карама чүп – чар. Шул урманнарда ял итәбез дә пычратып китәбез. Шул суларда йөзеп ләззәтләнәбез дә зарарлап китәбез. Без утырып ял иткән ярлар елап кала. Шуңадыр да, күп вакытта табигать үзе дә безгә шулай җавап бирә. Хәзер инде табигатьне сакларга гына түгел, коткарырга кирәк.

мәдхия - ода

кыерсытабыз - обижаем

ләззәтләнәбез - получаем удовольствие

  1. Бу очракларда син нинди киңәшләр бирер идең?

а) Урамда бер малай агач сындыра.

б) Бер кыз конфет кәгазен җиргә ташлый.

в) Бер бала клумбадан чәчәкләр өзә.

9 нчы билет.

  1. Татарстан Республикасының символикасы турында сөйләгез.

  2. Текстның эчтәлеген сөйләгез.

Казан - тарихи башкала.

Шәһәрләрнең зурлары, кечкенәләре, яңалары, борынгылары бар.

Башкалабыз Казан - бай тарихлы зур шәһәр. 2005 нче елда Казан шәһәренең меңьеллыгын бәйрәм иттек.

Казан Кремле - иң истәлекле урын. Ул Казансу елгасы буена салынган. Кремльнең төп биналарының берсе - Спас башнясы. Аның биеклеге - 46 метр.

Сөембикә манарасы - борынгы архитектура истәлеге. Ул кызыл кирпечтән җиде катлы итеп төзелгән. Аның биеклеге - 58 метр. Манара очында алтын ай балкый.

Кол Шәриф мәчете - башкалабыз горурлыгы. Аңа сокланмаган кеше юк. Кайсы яктан карасаң да, 4 манарасы балкып тора.

Мәчетнең исеме атаклы шәхес Кол Шәриф белән бәйле. Ул күренекле дин башлыгы, шагыйрь, илче булган.

  1. Сообщите другу о том, что:

  • Татарстан суверенное государство;

  • Татарстан имеет собственную символику;

  • В Татарстане развиты машиностроительная, легкая, химическая и пищевая промышленность.

10 нчы билет.

  1. Үзегезгә ошаган татар язучысының яки шагыйрьнең иҗаты турында сөйләгез.

  2. Текстны тәрҗемә итегез.

Сабантуй.

Сабантуй - самый большой праздник в Татарстане.

В программе праздника очень много народных игр и соревнований, также выступления профессиональных и самодеятельных артистов. Самое главное событие Сабантуя - национальная борьба. Соревнование начинается с борьбы мальчишек. Главный приз Сабантуя получает батыр.

На этом веселом народном празднике бывают и другие состязания. Например, это - бег в мешках, кто воды больше принесет, разбивание горшка и другие.

Сабантуй - радостный и веселый праздник! А ты бываешь на Сабантуе? Тебе нравится этот праздник?