- •1 Нче билет.
- •Үзең турында сөйлә.
- •Текстны укы, тәрҗемә ит, сорауларга җавап бир.
- •2 Нче билет.
- •Дустың турында сөйлә.
- •Мәктәбең турында сөйлә.
- •Текстны укы, тәрҗемә ит, сорауларга җавап бир.
- •Сообщите другу о том, что:
- •3 Нче билет.
- •Уку һәм киләчәккә планнар, һөнәр сайлау турында сөйләгез.
- •Укыгыз, тәрҗемә итегез.
- •4 Нче билет.
- •5 Нче билет.
- •Үзеңнең классың турында сөйлә.
- •Шигырьнең эчтәлеген сөйләгез.
- •Күпнокталар урынына тиешле кушымчаларны куеп языгыз.
- •7 Нче билет.
- •Яраткан бәйрәмең турында сөйлә.
- •Текстны укы, тәрҗемә ит, сорауларга җавап бир.
- •Түбәндәге бирелгән кереш сүзләр белән җөмләләр төзегез.
- •8 Нче билет.
- •Г.Тукайның бер шигырен яттан сөйләгез.
- •Укыгыз, тәрҗемә итегез, сораулар төзергә.
- •Спроси у друга:
- •11 Нче билет.
- •Гаиләгез турында сөйлә.
- •Текстны укы, тәрҗемә ит, сораулар төзе.
- •Татарчага тәрҗемә ит һәм 3 җөмлә төзе.
- •12 Нче билет.
- •Татар композиторлары. Берсе турында сөйләгез.
- •Текстны укыгыз, тәрҗемә итегез, сорауларга җавап бирегез.
- •Посоветуй одноклассникам:
- •13 Нче билет.
- •Укучы үзе теләгән монологны сөйли.
- •Текстны укы, тәрҗемә ит, сорауларга җавап бир.
- •Тәрҗемә итегез, 4 – 5 җөмлә төзегез.
- •14 Нче билет.
- •Татар рәссамнары. Берсе турында сөйләргә.
- •Текстны укыгыз, тәрҗемә итегез.
- •Сүзләрнең антоним парларын әйтегез, 4 – 5 җөмлә төзегез.
- •15 Нче билет.
- •Үзең яшәгән шәһәр (авыл) турында сөйлә.
- •Тәрҗемә итегез, сорау җөмләләр төзегез.
- •17 Нче билет.
- •Җәйге ялың турында сөйлә.
- •Текстны укы, тәрҗемә ит, сорауларга җавап бир.
- •Алмашлык төркемчәләрен сана, мисаллар китер, җөмләләр төзе.
- •18 Нче билет.
- •Спорт – сәламәтлек чыганагы. Шул турыда сөйләгез.
- •Текстны укы, тәрҗемә ит.
- •Калын хәрефләр белән бирелгән сүзләрне тиешле формага куегыз.
- •19 Нчы билет.
- •Татарстанның табигате турында сөйлә.
- •Текстны укы, тәрҗемә ит, сорау җөмләләр төзе.
- •Как скажете о том, что, возможно, завтра:
- •20 Нче билет.
- •Казан – фәнни һәм мәдәни үзәк.
- •Текстның эчтәлеген сөйлә.
- •Как скажете в следующих ситуациях?
3 Нче билет.
Уку һәм киләчәккә планнар, һөнәр сайлау турында сөйләгез.
Укыгыз, тәрҗемә итегез.
Исемең ничек?
Сез фирма оештырдыгыз. Хезмәткәрләрегез дә яхшы, эшләп чыгара торган товарыгыз да кешегә бик – бик кирәкле. Шулай да товар сатылмый. Ни өчен? Сәбәпләр күп.
Фирмагызның исеме ничек? Безнең ил эшкуарларының күбесе моңа игътибар итми. Бөтенләй мәгънәсез исемнәр еш очрый. Ә менә чит илдә фирма оештыручылар иң отышлы исемгә конкурс оештыралар һәм җиңүчегә күп акча түлиләр.
Отышлы исем сайлауның берничә кагыйдәсе бар.
Исем эзләгәндә, истә тотарга кирәк: фирманың исеме аның эшчәнлегенә яки товарына бәйле булса әйбәт. Әгәр фирма исеме, аның эшчәнлегенә бәйле булмыйча, ялгызлык исеме булса, ул исемне конкретлаштырырга, аңлатма язуы язарга кирәк.
Исем кыска, эстетик таләпләргә җавап бирергә тиеш.
Тормышыбызда чит ил сүзләре көннән – көн күбрәк керә. Аларны уйлап кулланырга кирәк. Әгәр рус яки татар телләрендә эквиваленты булмаса гына, чит телдәге исемне кулланырга ярый.
отышлы – удачный
ялгызлык (исем) - собственное (имя)
эшкуар - бизнесмен
мәгънәсез - безсмысленный
Тәрҗемә итегез.
Выбор профессии, желание, возможность, нужный, полезный, популярный, работает продавцом, Он - врач, специалист, историк, научный работник, ответственная работа, нефтяник, кем ты хочешь быть, окончил школу.
4 Нче билет.
Мәктәбең турында сөйлә.
Текстны укы, тәрҗемә ит, сорауларга җавап бир.
Китапханәләр.
Китапның берничә мең еллык тарихы бар. Вавилонлылар һәм башка халыклар китапны балчыктан ясаганнар. Кытайда беренче китапларны - бамбук пластинкаларга, ә Мисырда таш плитәләргә язганнар. Урта гасырларда пергаментка язганнар һәм пергаментларны дәфтәр кебек теккәннәр.
Китапларны китапханәләргә урнаштыралар. Китапханәләрнең зурлары да, кечкенәләре дә бар. Дөньяда иң зур китапханәләрнең берсе - Мәскәүдә дәүләт китапханәсе. Ул берничә бинадан тора. Безнең илебездә басылып чыккан һәр китап, һәр газет – журнал шушы китапханәгә килә. Чит илләрдән дә китап, газет, журналлар күп килә. Казан университеты китапханәсендә 5 миллионнан артык китап саклана. Татарстанда 4 меңнән артык китапханә исәпләнә, ә Милли китапханә Россиядә иң бай китапханәләрдән санала.
балчыктан – из глины
урта гасыр - средневековье
Китапның ничә еллык тарихы бар?
Китапларны нәрсәләрдән ясаганнар?
Мәскәүдә нинди китапханә бар?
Татарстанда ничә китапханә исәпләнә?
Татарстандагы иң зур, иң бай китапханә ничек атала?
Сообщите другу о том, что:
вы сегодня идете в библиотеку;
вам нужна книга об истории Казани для написания реферата;
вы любите читать исторические книги;
вы не нашли книгу об истории вашего города;
вы потеряли книгу.
